Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
яналыклар

Алар – безнең киләчәгебез.

Әлеге  яшь якташыбыз  белән без   тулырак  “Биектау  Fm  йолдызы” сәхифәсен әзерләгәндә таныштык. 

Инде күпләрегез хәбәрдар,   һәр көн саен Биектау радиосы үз эшчәнлеге кысаларында   яңа йолдыз кабыза. Тәртибе исә болайрак:  “Вконтакте”   социаль   челтәрендә теркәлгән дусларыбызның   яшәеше, фикерләре безнең өчен кызыклы  табылса, без  аның хакында радио аша сөйлибез.  Эмилия белән дә тарих шулайрак кабатланды. Ләкин  шул  яшь  кызчык хакында күбрәк белгән саен , аңа булган  соклануыбыз арта барды . “Биектау җирлеге бүген шундый  актив яңа буын тәрбияли бит “дип, эчтән горурлык хисе уянды.

Реклама

Эмилия Каюмова бүгенге көндә Биектау районының 1 санлы мәктәбендә укый . Кече яшьтән яңалыкка омтылган кыз баланы белем йорты иң беренче көннән җылы каршы ала. Үзе дә ул  туган мәктәбен, хөрмәтле укытучыларын   бик ярата.  Эмилиянең тырышлыгы , максатчанлыгы бүген   һәр фәннән дә югары билгеләр белән   дәлилләнә. Уку , киләчәккә белем туплау белән беррәттән , якташыбыз чын мәгънәсендә  биюгә гашыйк.  Биектавыбызның “Казан арты” бию төркеменең матур чыгышлары инде бик күп сәхнә түрләрен бизәде. Эмилия дә шул төркемнең аерылгысыз бер өлеше. Бүгенге көндә дә яшь кызларыбыз ,   Луиза Биккузина  җитәкчелегендә Бөек Җиңү көненә  сугыш ветераннарын яңа чыгышлары белән сөендерергә әзерләнә.  “ Булганнан бар да була” дип, юкка гына әйтми, халкыбыз. Кече яшьтән бик актив, тырыш Эмилия өстәвенә, бик сөйкемле, якты йөзле дә. Әлеге чибәр якташыбыз  инде күп төрле матурлык конкурсларында да  үзен сынарга өлгергән. Яңа елыбыз башында гына да Эмилия Каюмова “Top Kids” журналы фикеренчә, “ Елның 150 иң матур балалары” исемлегендә үзенең лаеклы урынын таба. Күп тә үтми ,  бихисап конкурсантлардан өстен булып ,  фотосы“Diamond Photo”  журналының алгы битен бизи. Сабыйларны гадәттә, нәфис гөлгә тиңлиләр. Гөл дә бит ныклы тамыр җәйсен, кояшка таба үрелсен, шау чәчәккә күмелсен өчен  аңа тәрбия, наз кирәк. Эмилиянең әти-әнисе Марат белән Ләйсән дә гөлгә тиң кызларының киләчәге матур булсын өчен көчен дә, тырышлыгын да кызганмый. Ә Эмилия исә, аларны көннән-көн яңа уңышлары белән сөендерә. Теләк бер:  алдагы үрләр тагын да якты, югарырак булсын. Бу көннәрдә яшь якташыбыз  үзенең иң күңелле бәйрәмен, туган көнен каршылый. Эмилия!Туган көнең белән! Киләчәк елларда да шулай әти-әниеңнең, гаиләңнең, укытучыларыңнын горурлыгы булып, сеңлең Әмирәгә  якты үрнәктә  бәхетле гомер итсәң иде. Шунысы сөендерә: бүгенге көндә Биектау районында Эмилия кебек талантлы  кыз-егетләребез бихисап. Үз вакытында шуларның һәрберсенә игътибар булсын иде!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев