Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Алар безгә җиңү бүләк итте

    Әйе, Бөек Ватан сугышы китергән афәт – бар кешенең дә күңелендә тирән эз калдырды. Без, хәзерге буын вәкилләре, бу канкойгыч сугыш турында тарих китапларыннан, әби – бабайларыбыз сөйләгәннәрдән генә ишетеп беләбез. Аларның күргәннәрен дусларыңа түгел, дошманнарыңа да теләп булмый. Шәхсән үземә, үткән тарихыбыз турында күбрәк мәгълүмат белү бик кызыклы. Быел Бөек Ватан сугышы беткәнгә 75 ел уңаеннан бу теләгем тагын да артты.

     Минем дәү әтием, Насыбуллин Рифкать Али улы да, 1942 нче елның 22 нче мартынннан башлап, Бөек Ватан сугышында катнашкан. Исән чагында ул еллар турында бик озаклап сөйли торган иде. Ә быел кызым белән проект эше эшләгәндә, мин тагын да яңа мәгълүматлар белеп булмас микән дигән ният белән, “Память народа”, “Подвиг” сайтларыннан файдаландым. Үземнең кызларыма, дәү әтиләре турында горурланып сөйләрлек итеп, аның нинди юллар үткәнен сеңдереп калдырасым килде. Һәм шушы проект эшен эшләгәндә, без аның белән янәдән бер кат Рифкать Али улының тормыш юлларын карап чыктык. Менә аның кайбер истәлекләре белән Сезне дә таныштырасым килгән иде.

    Минем дәү әтием - Насыбуллин Рифкать Али улы 1924 нче елда элекке Дөбъяз районының Шыпшыйк авылында алтынчы бала булып дөньяга аваз сала.

    Башлангыч һәм җиде еллык белемне ул авыл мәктәбендә ала. Урта белем алу өчен Дөбъязга юнәлә. Унынчы класста укып ятканда, сугыш башлана. Фаҗига үсмер егеткә дә өлеш чыгара. Аны 1942 нче елның 22 нче мартында солдатка алалар. Шулай итеп, мыек төртеп чыгарга да өлгермәгән егеткә солдат шулпасын бик күп чүмерергә туры килә. Башта Смоленскида кыска вакыт эчендэ кече командирлар хәзерләу мәктәбендә укып, сержант исеме ала. Бу Сталинград өчен булган иң каты сугыш вакытына туры килэ. Бу авыр вакытларны яшь сержант тыныч кына кичерә алмый. “Ватансыз кеше, бакчасыз сандугач”,- дип уйлана егет һәм үз иреге белән Сталинград трактор заводы өчен барган сугышта катнаша. Тик аңа биредә дары исен куп иснәргә туры килми. Аны Иваново өлкәсенең Ковров шәһәрендәге артиллериянең оптик разведка мәктәбенә укырга җибәрәләр. Биредә алган төпле белеменә таянып, аңа өлкән сержант дигән исем бирәләр. Менә шуннан соң башлана инде дәү әтинең утлы көрәш юллары. Ул шушы вакыттан алып, сугыш беткәнче артиллериянең 627 нче оптик разведка дивизионы составында бик күп сугышларда катнаша. Шуларның иң дәһшәтлесе Курск дугасы була.

    1943 нче елның яз һәм җәй айларында Курск дугасында авыр сугышлар бара. 149 нчы җәяүле гаскәр дивизиясе сугышчылары өчен бернәрсә белән дә исәпләшмичә ут эченә керәләр. Шушы дивизиягә артиллерия уты белән булышып торган кыю разведчик, взвод командиры ярдәмчесе дәу әтием дә баһадирларча сугыша. Курск дугасын фашистлардан азат итүдә күп өлеш кертә. Биредә күрсәткән батырлыклары өчен “ Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.

    Сугыш сугыш инде ул, корбансыз булмый. Бервакыт авыр көрәш барган көннәрнең берсендә, дөресрәге, 1943 нче елның 27 нче май иртәсендә, артиллерия батареялары, блиндаш һәм землянкалар урнашкан Елец узловой станциясен фашистлар бомбага тоталар. Бомба туп-туры блиндаш – землянкаларга төшү аркасында, шушы һөҗүм вакытында гына да дивизионнан 47 сугышчы һәлак була. Алар арасында дәү әтием Рифкатьнең якын дуслары, отделение командиры Илсин, Скукалов, өлкән лейтинант Татаринов, элемтә командиры Панкратов та булды дип сөйләгәне әле дә исемдә. Бу һәлакәттә дәү әтием дэ өлешсез калмый, җиңелчә контузия ала, тик ул дивизионнан китми, көрәшне дәвам итә.

    “Безнең командование өчен дошман турындагы мәгълүматлар бәя биреп бетергесез зур әһәмияткә ия иде,” – дип язган ул хәтер көндәлегендә. Һәр яңа һөҗүм алдыннан аңа дошман оборонасының иң кызу участокларын белергә, дошманның ут нокталарын белеп, картага төшерегә туры килә.

    Сталинград астында да шулай була. Дәү әтинең разведсхемалары буенча Курск дугасында, Белоруссиядә, Польшада, Одер елгасын кичкәндә артиллерия төгәл ут ача.

    Оста, тәвәккәл, куркусыз, сугышларга өйрәнгән, күп авыр сугышларда чыныккан гвардия өлкән сержанты Рифкать Насыйбуллин шушы дивизион составында дошманны Польша җиреннән куганда, Варшаваны азат иткәндә катнаша. Прага бистәләрендә фашистларны дөмбәсләгәндә дә аның өлеше зур була. Ниһаять, 1945 нче елның 2 нче маенда Берлинны алуда да катнашып, үзенең булдыклыгын таныта. Бу сугышларда күрсәткән кыюлыгы һәм осталыгы өчен ике мәртәбә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә икән, бу мәгълүматны без “Подвиг” сайтыннан укып белдек. Моңа кадәр мин аны берәү генә дип белә идем. Анда аның бөтен приказ номерларына кадәр күрсәтелгән. Шулай ук “Сталинградны саклаган өчен”, “Варшаваны алган өчен”, “Берлинны алган өчен”, “1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен” дигән сугышчан медальләр, “Беренче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены аның күкрәген бизәгән.

    Сугышлар бетсә дә, әле тиз генә өйгә кайтырга туры килми аңа. Ул 1947нче елның ноябрь аена кадәр Германиядә “особый отдел”да тәрҗемәче булып хезмәт итә. Ул урта мәктәптә укыган вакытта немец теле дәресләрен һәрвакыт югары билгеләргә үзләштергән була. Шуның өстенә “особый отдел”да эшләү өчен 3 айлык курста укый. Шуннан соң тәрҗемәче хезмәтенә керешә. Власовчылар, бендеровчыларның җинаять эшләрен тикшерү вакытында аның тәрҗемә хезмәте бик кирәк була.

    Дәү әтием тарихи истәлекнең дә бер шаһиты икән. Берлинны алып, берничә көн үткәч, Эльба аша чыгып, союзниклар гаскәре Америка солдатлары белән очрашу бәхетенә дә ирешә. Шулай ук өч бөек держава – Англия, Америка һәм Советлар Союзы башлыкларының Потсдам килешүе вакытында шәһәр иминлеген саклауда да катнаша. Черчилль, Рузвельт һәм Сталин Потсдам килешүенә кул куялар.

    1947 нче елның ноябрь аенда дәу әти солдат тормышына зур нокта куеп, туган авылына кайта. Хәрби училищеда укыган кәгазьләргә нигезләнеп, озак еллар солдат хезмәтен искә алып, аңа Дөбьяз хәрби комиссариатында лейтенант дигән хәрби исем бирелә һәм запастагы офицер исемлегенә теркәп куялар.

    Тыныч хезмәт тансыклаган егет туган авылына кайту белән, яшьлек елларында хыялланган эшкә керешә, укытучы булып эшли башлый. Дәү әтиемне туган авылындагы Шыпшыйк җидеелык мәктәбенә география, физкультура укытучысы итеп билгелиләр.

    Дәү әти мәктәпкә эшкә килгәч бер туташка күзе төшә. Ул Менделеев районыннан икән. Казан педагогия институтын тәмамлап, бирегә татар теле һәм әдәбиятын укытырга килгән. Исеме Нурлыхөдә. Эшне солдатча кызу тотарга яраткан егет гашыйк-мыйшык белән озак мавыкмаска була, кыз да ризалаша. Табигатькә яз хуҗалык иткән март аенда гашыйклар кавышып та куялар. Шулай итеп, 1949 нчы ел ике истәлекле вакыйгасы белән егетнең күңеленә уелып керә: беренчесе- өйләнү, икенчесе, Казан укытучылар хәзерләнү институтына читтән торып укырга керү.

    Шушы ук елны Шыпшыйк җидееллык мәктәбе Солабашка күчерелә. Мәктәп белән яшь гаиләгә дә күченергә туры килә. Дәү әтине шушы мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире итеп билгелиләр. “Хәерле юл сезгә, яңа мәктәптә эшләрегез уң булсын”- дип кала ата- анасы.

    Бу елларда район мәгариф бүлегендә укытучыларны әледән – әле бер мәктәптән икенчесенә күчереп йөртү гадәткә кергән иде. Шуның җимеше буларак, дәү әтине 1957 – 1958 нче уку елы башында Зур Кавал җидеелык мәктәбенә күчерәләр. Ул бирегә дә уку – укыту бүлеге мөдире булып килә. Дәү әнием дә үз профессиясе буенча эшли. Ике ел эшләгәч, дәү әтием директорлык эшен кабул итә.

    Ул елларда класслар кышын утын ягып җылытыла. Шунлыктан һәр җәйне киләсе кыш өчен 200 кубометрдан артык утын хәзеләргә кирәк була. Моны хәзерләү, мәктәпкә китерү өчен шактый күп акча кирәк. Шуның аркасында башка чыгымнарга акча калмый. Бу бәладән котылу җаен таба яшь директор. Ул «Кызыл Октябрь» урман хуҗалыгыннан делянка ала. Утын хәзерләү, делянканы чистартуны мәктәптәге ир – ат укытучылар һәм техник хезмәткәрләр көче белән башкаралар. Бу эштә катнашучыларга утын бирелә, шуңа күрә хәзерләү өчен акча тотылмый. Моңа тотыласы акчага уку кирәк – яраклары, техник җиһазлар, күргәзмә материаллар булдырыла.

    Бу эш шулай ун еллар буена дәвам итә. Һәм ул үзенең гүзәл нәтиҗәләрен дә бирә. Мәсәлән, фильмоскоп, эндиоскоп, тарих, география, химия- биология, рус теле һәм әдәбияты өчен күп кенә диафильмнар, ниһаять, “Киев” маркалы киноаппарат, телевизорны райондагы сигезьеллык мәктәпләр арасында беренче буларак, Зур Кавал мәктәбе булдырды.

    Мәктәп заманында махсус мәктәп итеп эшләнгән булса да, класс бүлмәләре җитешми. Пионерлар бүлмәсе бөтенләй булмый. Класс бүлмәләре җитешмәү аркасында озак еллар ике сменада эшләргә туры килә.

    Директор буларак, дәү әтием мәктәп салдыру турында хыяллана. Үзенең фикерен район җитәкчеләренә дә белдерә. Һәм йөри торгач, яңа мәктәпнең проектын да эшләтеп ала. Башланга эш, беткән эш дигәндәй, 1973-1974 нче еллар дәвамында кирпечтән салынган мәктәп калкып та чыга. Мәктәпнең проектын эшләткәндә ук урта мәктәп итәргә яраклы булуын күз алдынада тотып заказ бирүгә ирешә. Аның бу фикерен район мәгариф бүлеге дә, финанс бүлеге дә бик үк хуплап бетермиләр. Төрле сәбәпләр табып, кечерәк күләмдә эшләтү ягын алга сөрәләр. Әмма максатка ирешүчән директор буларак, дәү әтием, барыбер үзенекен итә, проектын урта мәктәпкә яраклы булырлык итеп эшләтә. Мәктәп проект нигезендә 22 бүлмәле итеп, спорт залы белән салына. Аның алдан күрә белүчәнлеге ярап куя. Зур Кавал сигезьеллык мәктәбе 1987 нче елда урта мәктәпкә әйләнә.

    38 ел педагогик хезмәт юлын үтеп, 1985 нче елда, дәү әтием лаеклы ялга чыга. Аның тыныч ял итәрлек ышанычы – балалары була. Хезмәт буенча да, уртак тормыш буенча да гомерлек юлдашы Нурия дәү әнием белән биш малай тудырып үстергәннәр.

    1951 нче елда туган олы уллары Зөфәр, ягъни минем әтием, шофер булуны үз итеп, туган авылында төпләнеп кала. Башта 20 елга якын мәктәп автомашинасын йөртә. Әнием Наилә белән гаилә корып, әти-әниләре белән бер түбә астында гомер итәләр. 2000 нче елның август аенда ул вафат була.

    Сугыш беткәнгә күп гомер узды. Ә безнең хәтердә һәлак булган туганнар, полкташ дуслар истәлеге яңгырый. Җиңү юлы авыр була. Әмма солдат аңа геройларча бара. Бу юлда да күпләрне югалталар. Бүген дә без беренче булып фронттан кайтмаучылар, әтиләрен, җирен, илен яклап һәлак булучылар турында уйлыйбыз,”- дип язып калдырган ул истәлекләренең берсендә. Нинди хак һәм эчкерсез сүзләр!

    Вакыт, сугыш елларын бездән ераклаштырып тормыш хакына, ирек хакына, Ватаныбызның бәйсезлеге хакына һәлак булган сугышчыларның үлемсез батырлыгын тирәнрәк һәм тулырак бәяләргә мөмкинлек бирә. Алар безнең белән, безнең йөрәкләрдә һәм эшләрдә булдылар һәм булачаклар. Сугыш ветераннары ил алдында, тарих алдында, үлгәннәр алдында үзләренең бурычларын намус белән үтәделәр. Сезнең исемнәрегез совет халкының героик казанышлары елъязмасына мәңгегә язылды.

    Бүгенге көндә сугыш ветераннары санаулы гына калып бара. Безнең Биектау районы буенча да алар нибары унау гына калды бугай. Әгәр исән булса, минем дәү әтиемә дә 96 яшь булган булыр иде...Кызганыч... Шуңа күрә без алар турында мөмкин кадәр күбрәк белеп, үзебез артыннан килгән буынга дәү әтиләре турында горурланып сөйләрлек итеп сеңдереп калдырырга тиеш. Туган җиребезнең, Ватаныбызның тарихын белгән очракта гына татар халкы мәңге онытылмаячак.

    Олы Кавал мәктәбенең тарих укытучысы Насыбуллин Зөлфәт Зөфәр улы.

     

     

     

     

     

     

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: