Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Әйбәтләп ашланган җир уңышны мул бирә

    2022 елгы кыр эшләренә районның тагын бер лидеры - “Бөреле” хуҗалыгы да әзерләнә. Анда авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куялар һәм көзге-кышкы ремонт эшләрен башкаралар.

    - Минем хезмәт эшчәнлегем авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау цехыннан башланып китте. Эшли-эшли акрынлап җитәкче дәрәҗәсенә дә күтәрелдем. Бу цехны миннән дә яхшырак белүче юктыр да, мөгаен, - диде “Бөреле” хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Әхмәтгалиев.

    Моннан 15 ел элек Ирек Әхмәтгалиев хуҗалыкка слесарь булып урнашкан булган. Агымдагы ремонт белән шөгыльләнгән, авыл хуҗалыгы техникасын нәкъ менә шулай эшкә әзерләгән. Бүген биредә 200ләп кеше хезмәт куя. Үз хуҗалыгыңа тугры булып калу “Бөреле”дә күркәм гадәткә әверелгән.

    Госман Вәлиуллин бирегә 1986 нчы елны тракторчы булып килгән. Моннан өч ел элек пенсия яшенә җиткән, әмма бөтен күңелен биреп башкара торган эшен, яраткан цехын ташлап китмәгән. Хәзерге вакытта ул тырма тешләрен әзерләү белән мәшгуль.

    - Мин техника ремонтлыйм. Тырма тешләре барысы да әзер инде, көненә мин андый детальләрне 300-400ләп ясап куя алам, - дип сөйләде “Бөреле” хуҗалыгының тимерчелек цехы мастеры Госман Вәлиуллин.

    Госман Вәлиуллин тырма тешләрен яндырып чыныктыра һәм очларын стандартка туры килерлек - 20 миллиметрлы итә. Аннары шушы тешләрдән җирне йомшарта, тырмалый торган җайланма килеп чыга.

    Зур предприятиеләрдә тимерчелек цехына ихтыяҗ гаять зур. Техникасы күп булган хуҗалыклар өчен бигрәк тә. “Бөреле”дә иң куәтле дип санала торган дүрт трактор бар. Ватылган урыннарны осталар үзләре сирәк ремонтлыйлар, әлбәттә. Нигездә алар профилактик карау уздыралар.

    Реклама

    Хәзерге вакытта “Бөреле”нең авыл хуҗалыгы җирләрендә эш кайный - анда органик ашламалар тараталар. Осиново кошчылык фабрикасы аларга бушлай кош тизәге җибәрә. “Бөреле”дә культуралар 14 мең гектарда игелә. Шуларның мең ярым гектарына ашлама таратылачак.

    - Без 10 тонна органик ашлама кертәбез, алар чама белән 2 тонна минераль ашламаны алыштыра. Минераль ашламаларның бәяләре бик югары булганлыктан, отышлы килеп чыга, - диде “Бөреле” хуҗалыгының баш агрономы Илнар Шәмсетдинов.

    Илнар мондый карарга килүнең уңышка зур йогынты ясавын билгеләп үтте. Хуҗалыкның барлык чыгымнары аклана. Районның авыл хуҗалыгы рейтингында “Бөреле”нең лидер булуы да нәкъ шуны раслый. Предприятие белән лидерлыкта “Соватех” предприятиесе дә янәшә тора. Аларда да хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау белән мәшгульләр. Аграрийлар акчаны янга калдырырга тырышалар. Бәяләр артып тора, әле техника гына ремонтлыйсы түгел, орлык һәм ашлама да сатып аласы бар бит.

    - Сабан культуралары чәчүлекләрендә файдаланылачак катлаулы ашламаларны без әлегә кайтартмыйбыз, отышлырак вариантлар булмасмы, дип эзләнәбез. Мондый минераль ашламаны әлегә табып булмый - дип өстәде әйтелгәннәргә “Соватех” хуҗалыгы җитәкчесе Искәндәр Хәкимуллин.

    Хәзерге вакытта хуҗалыкта бюджет өстендә эшлиләр, аны яңадан барлыйлар. Бу гамәл чынбарлыкта нәрсәләрдә акчаны янга калдырырга мөмкин булуына төшенү өчен кирәк, чөнки акча минераль ашлама алырга да җитәргә тиеш. Ни дисәң дә, мул уңышны бары ашланган җирдән генә көтәргә була.

    Энҗе ГАРӘФИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: