Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Уңышка ирешүдә һәркемнең үз юлы, үз алымы

    Узган җәй авыл хуҗалыгы өчен бик катлаулы ел булды. Иртә яздан ук корылык башланды, җәй көнендә дә яңгырлар сөендермәде. Игенчелек кенә түгел, терлекчелек тә зыян күрде. Шул сәбәпле ел башыннан игенчеләр һәм терлекчеләр киләсе ел уңышын мулдан итү хәстәрен күрәләр. Бу атнада «Битаман» хуҗалыгында район күләмендә күчмә семинаркиңәшмә узды. Аның эшендә хуҗалыкларның баш зоотехниклары һәм агрономнары, авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе вәкилләре, Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов катнашты.

    Семинарда катнашучылар авыл хуҗалыгы техникасы ремонтының барышы белән таныштылар. Чөнки уңыш күп очракта һава торышына гына түгел, техниканың төзеклегенә дә бәйле. «Битаман» хуҗалыгында бүгенге көндә барлык техника да язгы кыр эшләренә әзер. Ремонтны механизаторлар үз көчләре белән үткәрә. Ремонт мастерскоенда үзенең тимерчелек цехы да бар. Шунда ук ремонттан чыккан техниканы сынап карау пункты да булдырылган. Хуҗалыкта техника җитәрлек күләмдә, әмма кадрлар кытлыгы сизелә. «Битаман» берләшмәсе җитәкчесе Шәүкәт Вахитов бу мәсьәләне иң четерекле мәсьәләләрнең берсе дип билгеләп үтте.

    “Элек Усадта авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесы бар иде. Ни өчендер аны яптылар. Бүгенгә кадәр бездә шул училищены тәмамлаган механизаторлар эшли. Анда бик яхшы белем бирәләр иде. Хәтта училищены 3 ле билгесенә бетергән егетләр дә гамәлдә бик яхшы белгеч булып җитлегә иде. Ә бүген безгә кадрлар җитешми. Бездә генә түгел, республикакүләм дәрәҗәдәге проблема бу”, - ди Шәүкәт Вахитов.

    Семинарда катнашучылар товарлыклы сөтчелек фермасында да булдылар. Шәүкәт Вахитов сөт җитештерүнең узган елдан башлап кимрәк була баруын яшермәде, әмма бүгенге көндә вазгыятьне уңай якка үзгәртү өстендә көне-төне эш бара. Бүген хуҗалыкта 635 мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 480- е савым сыерлар. Бер сыердан елына уртача 11 тонна сөт савыла.

    Сөтнең артуы яхшы нәселле сыерлар асрауга гына бәйле түгел. Монда кеше факторы да төп роль уйный. Сыерларга яхшы азык кына ашатырга тырышалар. Сыйфатлы азыкны терлек калдырмыйча ашап бетерә. Азык күбрәк кергән саен сөт тә күбрәк алына. Маститны һәм башка авыруларны дәвалауның заманча ысулларын кулланалар.

    Реклама

    - Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Фәритович киңәшмәдә катнашучылар алдына җитди таләп куйды - районда сөт җитештерү һәм сату күләмен 100 тоннадан арттырырга. Куйган максатларга ирешү өчен безнең көчләр дә, потенциаль мөмкинлекләр дә бар, - диде Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфар Әхмәтгалиев. Киңәшмә барышында мөмкинлекләрне к у л д а н ы ч к ы н д ы р г а н хуҗалыкларга таләпләрне арттырып, нинди алымнарга басым ясарга кирәклеге турында әйтелде.

    Техниканы язгы чәчүгә әзерләү проблемасына килгәндә, район буенча 75% техника әзерлек сызыгына куелган. Әмма артта калган Садыйков КФХсы, «Ватан», «Березка» хуҗалыкларына куып җитәр өчен шактый гына тырышлык куярга туры киләчәк.

    Галия ИЛДАРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: