Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ул үз тормышына үзе ямь бирә торганнардан

    Һөнәреңне яратып башкарганда һәм тормышыңны аннан башка күз алдына да китерә алмаганда дөньяның гаҗәеп матур икәнлегенә төшенәсең. Туасы көнне көтеп түгел, Һәр мизгелнең, бүгенге көннең кадерен белеп яшәү - үзе бәхет.

    Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе укытучысы Гүзәл Гыйльманова тормышында нәкъ менә шушы кануннарга таянып яши. Көне минутлап алдан уйланып куелган булуга карамастан, ул барысына да вакыт таба.

    Гүзәл Зәбировнаны безнең районда белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр, мөгаен. Аның җитәкчелегендә йөзләгән бала музыка һәм җыр белән шөгыльләнде һәм шөгыльләнә. Мисалга “Дуслык” вокальхореография хорын алу гына да җитә. 1985 нче елда оештырылган вакытта ул озын гомерле һәм уңышлы эшләүче хор булыр дип, уйлап та карамаганнардыр. Әлеге иҗади коллективның үзенчәлеге аның составының һәрдаим үзгәреп торуында. Берәүләр үсеп җитәләр һәм хордан китәләр, алар урынына тагын музыкага һәм җырга өйрәтергә кирәкле башкалар килә.

    - “Дуслык” хоры - республика, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурсларда катнашучы хор. Балалар белән бергә без Болгариягә бардык һәм анда үзебезнең лаеклы көндәш булуыбызны расладык. Пандемиягә кадәр барлык иҗади чараларны һәм район Сабан туен нәкъ менә безнең вокаль-хореография коллективы ача иде, - дип сөйләде Гүзәл Гыйльманова.

    Биектау җирендә балаларның хор һәм иҗади коллективларының, җыр башкаручыларның “Балачак төсмерләре” дип аталган Халыкара конкурсын оештыру турындагы фикерен Гүзәл Зәбировна 2008 нче елда гамәлгә ашыра. Әлеге проектның уникальлеге шунда, балалар, җыр сәләтеннән тыш, үзләренең рәсем сәнгатенә кагылышлы хезмәтләрен тәкъдим итәләр, шигырьләр сөйлиләр. Шул вакыттан алып фестиваль ел да уздырыла башлый. Район мәдәният йорты сәхнәсендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск, Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртиянең иҗат коллективлары, шулай ук Израильдән килгән кунаклар чыгыш ясый. Әлеге конкурста җиңү яулаучыларның күбесе язмышларын музыка белән бәйлиләр.

    Гүзәл Зәбировна үзенең һәр укучысы турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Әгәр дә ул балада сәләт очкыны күрә икән, шул очкыннан ялкын кабызу өчен көчен дә, вакытын да кызганмый эшли.

    - Минем яраткан йолдызчыкларымның берсе - Арина Хөсниярова. 2018 нче елда ул, Халыкара конкурста җиңүче буларак, НьюЙоркта Карнеги-Холлның концерт залында чыгыш ясады. Аның таланты игътибар үзәгеннән читтә калмады. Хәзерге вакытта ул Нью-Йорк консерваториясендә белем ала, өч музыка коралында - фортепианода, скрипкада һәм саксофонда бердәй яхшы уйный, - дип дәвам итте сүзен Гүзәл Зәбировна.

    Педагог үзенең укучыларының уңышларына сөенә. “Дуслык” хорына йөргән һәм “фортепиано” классы буенча музыка мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлаган Камилла Шакирова үзенең хыялын тормышка ашыру өчен ГИТИСка джаз бүлегенә укырга кергән. Студент кыз читтән торып укый һәм көйләр дә иҗат итә, шәхси концертлары белән дә чыгыш ясый, танылган продюсер белән эшли.

    Укытучының башка укучылары да матур нәтиҗәләргә ирешәләр. Биектау пианисты Полина Гаврильчева 2019 нчы елда Италиядә узган “Италиан Брик” Халыкара фестивалендә икенче урынны яулаган. Беренче урын өчен 14 илдән килгән музыкантлар көч сынаша. Сигез яшьлек Полина Биектау районыннан гына түгел, бөтен Татарстан Республикасыннан бердәнбер катнашучы була. Жюри хөкеменә Полина Рәшит Кәлимуллин әсәрләрен тәкъдим итә һәм бу бик урынлы булып чыга. Бер елдан Полина Гаврильчева “Морозко-2020” Ачык Бөтенроссия фестиваль-конкурсында “Уен коралында башкару” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат исемен алуга ирешә.

    Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе укытучысы Гүзәл Зәбировнаның күңеле фантазиягә бик бай һәм ул гаҗәеп зур рухи көчкә, сәләткә ия. Аның укучылары ел саен пианистлар һәм вокалистларның 10-15 конкурсында катнашалар. Болар - “Светозарная Казань”, “Хрустальное сердце мира”, “Детство цвета апельсина” бәйгеләре. Педагог Гыйльманова укучылары, Россиянең академик музыка мәктәбе вәкилләре буларак, югары һөнәри осталыклары белән аерылып торалар.

    Реклама

    Чыгышларның берсенә генә әзерләнүнең дә күпме вакыт алуы турында уйлансаң, сәгатьләр буена ару-талуны белми шөгыльләнмичә көтелгән нәтиҗәгә ирешеп булмаячагы аңлашыла. Узган ел Айрат Сахбиев белән Полина Гаврильчева “Сочинская волна” балалар һәм үсмерләр иҗатының Халыкара фестивале лауреатлары булдылар. Алар быел да катнашырга теләк белдергәннәр.

    - Минем җитәкчелектә фортепианода уйнарга өйрәнгәннәрнең барысы да, нинди генә һөнәр сайласалар да, кайда гына эшләсәләр дә, музыка коралларында уйнауларын дәвам иттерәләр, сәхнәдә чыгыш ясыйлар, көйләр язалар. Укучыларым Аида Шәйдуллина, Юлия Чирина, Марина Костюнина, Татьяна Гулякова һәм башка бик күпләрнең уңышларына сөенеп туя алмыйм, - диде Гүзәл Зәбировна.

    Гүзәл Зәбировна фәнни эшчәнлеген дә туктатмый. Аның методик эшләнмәләре Казанда, Мәскәүдә генә түгел, хәтта Америка Кушма Штатларында, Венгриядә дә нәшер ителделәр.

    Аның тырыш хезмәте игътибар үзәгеннән читтә калмаган. Гүзәл Гыйльманова - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “”Россия Федерациясенең гомуми белем бирүдәге мактаулы хезмәткәре”, “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Ә инде республика һәм федераль дәрәҗәдәге төрле министрлыклар, ведомстволар тарафыннан аңа тапшырылган Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары санап бетергесез.

    Гүзәл Зәбировнаның музыкадан тыш та бик күп мавыгулары бар. Ул биергә, сәяхәт итәргә ярата, рәсем сәнгате белән мавыга. Моңарчы күрмәгәннәрне күрү теләге аны һәрчак юлга дәшә. Ул Татарстан белән Россияне генә иңләп узмаган, чит илләрдә дә булырга өлгергән. Байкал аның күңелендә аеруча көчле тойгылар калдырган. Аны кеше үзенә энергия туплый, көче-куәте арта, рухлану ала торган территорияләр җәлеп итә. Сәяхәтләреннән кайткач, ул урындагы табигать гүзәллекләре хәтереннән юылганга кадәр пумала һәм буяуларын кулына ала.  Аның шәхси күргәзмәләре рәсем сәнгатен яратучылар һәм аңлаучыларны һәрчак үзенә җәлеп итә. Аның картиналары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Башкортостанда, Яңа Зеландиядәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

    Гүзәл Гыйльманова рәссам Константин Васильев музее һәм ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы гамәли сәнгать Үзәге белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Әле шушы көннәрдә генә Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе, П.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе, Казанның 10 нчы балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары К.Васильев исемендәге музейда уздырылган “Широка страна моя родная” чарасында катнаштылар. Пианистлар, аккордианистлар, думбрачылар, Россия халыкларының милли көйләрен уйнап, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

    Ә биергә өйрәнергә хыяллануын ул өченче буын Университетында оештырылган “Новые леди” төркеменә кушылгач гамәлгә ашыра. Репетицияләрдә гүзәл затлар халык, латин биюләрен, рок-н-ролл һәм башка бию композицияләрен өйрәнәләр. “Новые леди” төркеменә йөрүчеләрнең казанышларына теләге булган һәркем соклана ала, моның өчен пәнҗешәмбе көнне иҗат коллективы чыгыш ясый торган Кремль яр буена гына килү дә җитә.

    Тормыш сөючән һәм шат күңелле, эшләргә ашкынып торучы Гүзәл Зәбировнага карагач, тормышыңны үзлегеңнән кирәкле кешеләр, вакыйгалар һәм хис-тойгылар белән тулыландырырга, гадәтләнгән тәртипне үзгәртергә кирәклеген аңлыйсың. Менә шул чакта яшәешкә ямь дә кереп китәр, аның мәгънәсе дә артыр.

    Елена МАРТЫНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: