Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Тырышкан кешегә дәүләт тә ярдәм итә

    Республикада авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү буенча максатчан муниципаль программалар актив тормышка ашырылып килә. Дәүләт шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга сөт юнәлешендә мини фермалар төзү буенча чыгымнарның бер өлешен каплауда ярдәм итә.

    Бүгенге көндә Биектау районы Башкарма комитеты тарафыннан 3 максатчан  программа расланды.

    Лилия һәм Ринат  Закировларның һәр көне бер үк төрле мәшәкатьләрдән башлана. Алар таңнан торалар, терлекләрен ашаталар, сыерларын савалар, аннан соң юлга әзерләнәләр. Чөнки пар бөркелеп торган сөтне кайда да яратып алалар. Сөте янында каймагы, эремчеге була. Әнә шулай, таңнан алып шәфәкъ вакытына кадәр Лилия белән Ринат эш белән генә мәшгуль. Кайчандыр, терлекләр асрый башлаган чорда, алар да  дәүләт ярдәменнән файдаланган иде.

    “Без ул ярдәмгә бик тә рәхмәтле, - ди Лилия Закирова. – Терлекләргә ферма төзү өчен безгә 200 мең сум субсидия бирделәр. Эшләребез уңайга таба бара башлагач  без үзебез тагын бер ферма төзеп куйдык. Анысы элеккегесеннән зуррак та булды”.

    Фермерларга  ярдәм  ел саен күрсәтелә. Чөнки савым сыерлар асрау бүгенге көндә кыйммәткә төшә. Хуҗабикә терлек азыгына бәяләр артуына көенә. Узган ел дәүләт тарафыннан бирелгән акчага терлекләргә кышка ашатырга 120 төргәк печән сатып алганнар. Закировларның 12 баш сыеры бар. Шуларны асрау өчен елына уртача 200 мең сум акча тотыла.

    “Без фермада ирем белән икәү генә эшлибез. Иң мөһиме, шушындый авыр вакытта терлекләрнең баш санын саклап калу. Дәүләт ярдәменнән башка бик авырга туры киләчәк”, - ди Лилия Закирова.

    Реклама

    Мөгезле эре терлектән кала хуҗалыкта кош-корт та бар. Аларны карарга уллары Булат ярдәм итә. Җәй башында Лилия белән Ринат үрдәкләр сатып алу турында хыяллана. Көз көне алардан да шактый гына керем алырга була. Кош-корт итен гаилә кышка үзе ашар өчен дә калдыра.

    Тырышсаң, тормыш итәрлек кенә акча табып булганына ныклап инанганнар инде Закировлар. “Тырышмасаң, алдыңа максат куеп эшләмәсәң -  бернинди нәтиҗәгә ирешеп булмый”, - диләр алар.

    2022 ел башыннан алып, районда 700 гә якын кеше шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерү өчен дәүләттән матди ярдәм алган. Ярдәм алга таба да күрсәтеләчәк. Субсидия терлек санын арттырырга ниятләгән һәм  сөт савуны арттырган  шәхси хуҗалыкларга товарлыклы, нәселле таналар, шулай ук,  сөт саву аппаратлары сатып алу өчен бирелә.  Финанс ярдәме алырга теләүчеләр гариза язарга тиеш. Гаризалар 1 июльдән 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

     

    Галия Ильдарова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: