Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Төш юрыйбыз: җиләк ашау - үлемгә, чи ит күрү - начарга, балык - байлыкка

    Күңелгә шом кертә торган төшләр була. Кайвакыт бик куркып яки дулкынланып уянасың да, әле атналар буе шуның турында уйлап йөрисең. Киресенчә, бик якты төшләр дә була, алары да бик озак вакыт баштан чыкмаска мөмкин. Нәрсәгә керде икән дип юрый да башлыйбыз әле... Ә юрарга ярыймы икән соң?

    Сүз артыннан сүз китеп, хезмәттәшләр белән төшләр турында сөйләшеп киттек. «Мин гел бер төрле төш күрәм. Аның сценарие башка булырга мөмкин, әмма мәгънәсе шул бер үк кала», — ди бер хезмәттәшем. Баш мие арый да, башкасын уйлап чыгарырга хәле калмый», — дип елмайдык. Тагын бер хезмәттәшем яңа гына бакыйлыкка күчкән кешеләрне төшендә күрә икән. «Белгән кеше, туганнар яки дуслар үлсә, минем төшемә беренче булып керәчәген белеп торам. Күп тапкыр алар мине зиратка чакырдылар, мин гел баш тартам, бармый калам. Өйгә зират аша кайтырга чакырдылар, анда да бармадым», — ди ул.

    Әлбәттә, андый сәер төшләр уйландыра. Бер тапкыр гына кереп тетрәндергәннәре дә була әле. Бу төш нәрсәне аңлата, нигә шулай күрдем, нишләргә, дигән сораулар туа. Шуннан үзебез дә сизмәстән юрый башлыйбыз. Аннан шуның тормышка ашканын көтәбез...

    «Авыл халкы бабамны төштә күрүдән курка»
    Журналист Лилия Гәрәевага күпләр төш юрауны сорап мөрәҗәгать итә. Аның сүзләренчә, төштә мәетләр күрү куркыныч түгел. Мәеткә әйбер бирергә ярамый, гомерең кыскара, диләр икән. Лилия апа үзе сынап караган төшләр турында сөйләде.

    -Иртәгә минем бертуган сеңлемнең туе дигән көнне алты яшьлек улымны җәяүлеләр кичүендә машина бәрдерде. Улым аңын югалтты, без аны хастаханәгә алып бардык. Машинаның алгы ягы нык җимерелгән иде. Ул минем күз алдында булды, машина чөеп атты да, балам асфальтка килеп төште. Курткасы ертылган, аяк киемнәре очып киткән, носкилары ертылган. Тышкы яктан караганда машинага да, балага да шактый зыян килгән кебек иде. Хастаханәдә баланы тикшергәч, бер генә сыдырылган урын да тапмадылар, Аллага шөкер.

    Бу хәл алдыннан мин төш күрдем. Юыну бүлмәсенә керсәм, ванна кып-кызыл ит белән тулган. Каны агып тора торган чи ит иде ул. Төштә чи ит, кан күрү — начар. Ул чир, кайгы-хәсрәт, үлем-китемгә. Төшемдә: «Төштә ит күрү начар бит, куркыныч хәл булырга мөмкин», — дип уйлыйм үзем. Шул итләргә карап дога укый башладым. «Фатиха», «Ихлас» сүрәләрен укыйм да өрәм, тагын укыйм, тагын өрәм. Бер читтән итләр агара башлады. Кып-кызыл кан тамып торган ит агарды да пешкән иткә әйләнде, шулай итеп бер ванна пешкән ит булды. Пешкән ит ризыкка, ул начарга түгел. Уянгач та бу төшне онытмадым, Аллаһы Тәгалә миңа ниндидер сынау әзерли дип уйлап куйдым.

    Ул вакытта да намазлар укырга тырыша идем, әмма төрле сәбәпләр белән укымый калган вакытлар да була иде. Шуннан намазларны торгыздым. Аллаһы Тәгалә бер савап бәрабәренә авырлыкны бирмәскә мөмкин. Сәдака бирдем, догалар укыдым. Берәр атнадан соң улымны машина бәрдерде. Тышкы яктан караганда шундый зур зыян килергә тиеш иде, фәрештә ике арага канатын тыккан. Теге төш мине кисәтү булган. Табиблар да гаҗәпкә калган иде.

    Кызыл җиләкләр күрү дә үлем-китемгә. Мин үзем җиләк ашамыйм. Төшемдә минем белән җиләккә барган кеше тау битендә җиләк ашый икән — үлә. Бик күп тапкыр шулай булды, куркам да инде андый төш күрүдән. Ул инде бүген-иртәгә үлә дигән сүз түгел, әмма күпмедер вакыттан хәбәре килә. Минем бабай да шундый булган. Авылда кемнеңдер төшенә минем бабай керә икән — үлемгә. Ул кемнеңдер капка төбенә килеп утыра яки кереп бара кебек күрәләр. Минем бабай үлгәнгә кырык елдан артык вакыт узган инде, Бакый исемле иде. Бакый абый алырга кайткан, ди халык. Бабайны төштә күрүдән бик куркалар, — ди Лилия Гәрәева.


    «Начар төш күрсәң, агым суга сөйләргә кирәк»
    Лилия Гәрәева үзе кияүгә чыгар алдыннан төшендә ике тәрәзә арасында эленеп торган көзге алдында шәл ябынып торган.

    -Кияүгә чыккан яки бәби көткән хатын аякларын йонлы итеп күрә икән — ир бала таба. Беренче улымны табар алдыннан шундый төш күрдем. Аякларым бик йонлы икән, үзем оялам, нишләп алай икән дип уйлыйм. Әгәр алкалар, бизәнү әйберләре күрсәң — авырлы хатын кыз бала таба. Анысын кайнанам күргән иде: «Синең ботинка эченә бер алка салып куйганнар», — диде. Ул кызым булган инде.

    Төштә үзеңне ялангач итеп күрү — чиргә. Анысын да сынап караганым бар. Төшкән тешеңне югалтсаң да начар була. Төшләрне кешегә сөйләргә ярамый, бик якын күргән кешегә генә сөйләргә була. «Төш күрдем, пәйгамбәремне хуш күрдем», — дип әйтергә кирәк. Төшне ничек юрасаң, ул шулай булып та чыга. Миңа да төшләрне сөйлиләр, ул хәвефле әйбер күрсә дә, бик әйбәт була дип, яхшыга юрыйм.

    Шайтан саташтырып кергән төшләр дә була. Истә калмый торган, буталчык, әллә нинди төшләр күп вакытта шайтан саташтыру гына була. Кыш көне язны, чәчәк аткан алмагачларны күрү, җәй көне буран күрү начар дип санала. Тормышта катлаулы хәлләр булырга мөмкин. Төштә елау әйбәт диләр, тик сынап караганым юк. Балык күрү байлыкка, сыер күрү иман нык булуны аңлата. Сыер — игелекле хайван.

    Начар төш күрсәң, агым суга сөйләргә кирәк. Чишмәгә яки елгага, шәһәрдә краннан аккан суга сөйләргә була, — ди Лилия Гәрәева.

    «Җеннәрдән килгән төш керсә, төкереп куярга кирәк»
    Остабикә Гүзәл Шәйдуллина сүзләренчә, пәйгамбәрләр генә төшне юрый ала. «Без аны белмибез, барлык очракта да яхшыга булсын дияргә кирәк. Төшләрне сөйләү дә әйбәт түгел. „Төшнең муены бик нечкә“, — дип әйтә иде әбием», — ди ул. Аның сүзләренчә, кияүгә чыкмаган кыз бала төшендә аксыл, күксел яки алмачуар ат күрә икән, димәк, егеттән тәкъдим көтәргә. Көзгегә карап шәл ябынсаң, беләзек кисәң, аяк киеме күрсәң — барысы да кияүгә чыгуга.

    Казанда яшәүче Гөлсинә апа Сабированың кайбер төшләре берничә елдан соң чынга ашкан. Дин юлына басуы да төшенә кергән булган.

    -Элек туганнар арасында төш юрау дип сөйли идек. Аллаһы Тәгаләдән килгән төшләр була. Төш берничә елдан соң тормышка ашарга мөмкин. Мин аны үзем белән булган хәлләрдән чыгып әйтәм. Төштә ниндидер кисәтү булырга мөмкин. Бөек көчнең булуына ышанам. Төшләрне сөйләргә ярамый, әмма бик истә калган ике хәлне сөйли алам. 

    Реклама

    Чаллыда яшәгәндә бер төшне берничә тапкыр күрдем. Бик матур тәрәзәле яңа фатир күрәм, мин фатирга керергә телим, әмма каршылык барлыкка килә. Алда текә яр, чокыр яки такталар барлыкка килә. Мин фатирыма керә алмыйм. Казанга фатир алгач, мин анда бик озак вакыт керә алмадым. Бер ел диярлек җәфаланырга туры килде. Безнең подъездны озак вакыт куллануга тапшырмый тордылар. Фатирга керә алмыйча тилмереп йөрү бик озакка сузылды. Шундый сынаулар узарга туры килде.

    Бик күптәннән төшемдә оҗмах бакчасын күрдем. Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән сөйлим инде. Урманда киң алан бар икән, анда бер метр саен төрле төстәге чәчәкләр тезелеп киткән. Кырыйдан ике хатын-кыз килә, мин икесен дә беләм. Берсе — үлгән, берсе әле дә исән. Исән булганы — абыстай. «Кырыйлап киләләр, чәчәкләрне таптап йөрмиләр», — дип уйладым. Мин алардан бер бәйләм чәчәк сорадым. «Бирмибез, моннан бирергә ярамый», — диделәр һәм бер уч суганча бирделәр. Үзең үстерергә тиеш, дингә үзең килергә тиеш, дигән мәгънә салынган булган анда. Мин икенче елга ук мәчеткә барып кермәдем. Берничә елдан соң гына Аллаһы Тәгалә мине мәчеткә алып килде. 

    Болар инде Аллаһтан бирелгән төшләр булган. Җеннәрдән булганнарын сөйләргә ярамый, төкереп кенә куярга кирәк, — диде ул.

    «Сине озакламый үлем көтә...»
    Казанның «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов сүзләренчә, төшләрне бөтен кеше дә юрый алмый. Аллаһы Тәгаләгә бик якын булган кешеләр генә дөрес юрый ала.

    -Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрнең берсендә, кыямәт көне алдыннан кешеләр бик күп төш күрер, дигән. Пәйгамбәребез бу дөньядан киткән вакыттан пәйгамбәрлек ишекләре ябылыр, пәйгамбәрлекнең кырыктан бер өлеше төшләр аша булачак, диелгән. Ягъни изге төшләр — пәйгамбәрлекнең кырыктан бер өлеше, диелә хәдистә.

    Пәйгамбәребез сүзләренчә, төшләр өч төркемгә бүленә. Бер төркем төшләр — Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, алар бүләк, сөенеч буларак килә. Икенче төркем — шайтани төшләр, алар куркыта торган булырга мөмкин. Өченче төркем — кешенең тормышында булган төрле вакыйгалар төштә проекцияләнә.

    Гади генә кешеләр төшләрне юрый алмас. Зур гыйлемле булу турында гына да сүз бармый, ул Аллаһы Тәгаләгә якын бәндә булырга тиеш, — ди ул.

    Хәзрәт сүзләренчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) шәкертләре арасында да төшләрне юрый алмаучылар булган. Хәтта бик гыйлемле дини хәлифләр дә башкаларга мөрәҗәгать иткән. Бер хәлиф төшендә әтәч чукыганны күргәч, башка юраучыга мөрәҗәгать итә. Ул Әбү Бакр (радиаллаху анху) хатынына кеше җибәрә. Аның хатыны: «Сине озакламый үлем көтә, сиңа һөҗүм итүче башка халык вәкиле булыр, син шәһит булып китәчәксең», — дип юрап бирә.

    «Иң хәерлесе - яхшыга юрау»
    Солтан хәзрәт сүзләренчә, бөтен төшне дә, беренчедән, яхшыга юрарга кирәк.

    -Төшләрне кешегә сөйләмәү хәерлерәк, диелгән. Бик сөенечле төшне дә, бик куркынычын да сөйләмәү хәерлерәк булыр. Йосыф галәйһиссәлам сөенечле төшен әтисенә сөйли, ул шунда ук башкаларга сөйләмәскә куша. Сөенечле төшне сөйләсәң, башкаларда хөсетлек, көнләшү сыйфаты булырга мөмкин, дип аңлата. Начар төшләр кошның тәпиендә булыр, диелгән. Кеше аны башкаларга сөйләгәч, кош мәгълүматны җибәрер һәм ул чынга ашарга мөмкин, диелгән хәдистә. Бик куркыныч төш булса, тәһарәт алып ике рәкәгать намаз уку хәерле булып саналыр. Сөенечле төш кергәч тә намаз укып, шөкерана итү хәерле булыр.

    Ибн Сирин исемле галим булган, ул төшләрне юраган. Берсе аңа төшен сөйләгәч, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән сөенечле хәбәр булыр, дип әйтеп куя. Шул ук көнне икенче кеше килә, ул шул ук төшне күргән була. Ибн Сирин шул ук мәгълүматтагы төшне ишетә һәм яманлык булачак дип юрый. Шәкертләре: «Нигә бер үк төшне ике кешегә төрлечә юрадыгыз?» — дип сорый.

    Ибн Сирин аңлата. «Беренче кеше үз төшен сөйләгәч, сөенеч турындагы аять исемә төште. Икенче кеше килгәч, Аллаһы Тәгалә кайгы белән бәйле булган аятьне күңелемә салды», — ди. Шулай итеп бер үк мәгълүмат төрле кешегә карата төрлечә аңлатыла. Бары тик Аллаһы Тәгаләгә һәм аңа якын булган бәндәләр генә кайсы төшнең нинди мәгълүмат белән килгәнен белә. Андый кешеләр бик сирәк була. Иң хәерлесе — яхшыга юрау. Андый сораулар белән бик күп киләләр, әле сезгә аңлаткан кебек аңлатырга тырышам. Юраучылар бар, әмма ничек тормышка ашасын Аллаһы Тәгалә генә белә, — ди Солтан хәзрәт.

     

     Тулырак: https://intertat.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: