Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Тимер юл кичүе - иң куркыныч урыннарның берсе

    Тимер юлчылар Биектау районы хакимияте белән берлектә акция оештырдылар һәм аның барышында руль артында утыручыларга, шулай ук җәяүлеләргә тимер юл кичүләрендә сак һәм уяу булу, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрчак истә тоту зарурлыгы турында искәрттеләр.

    2021 нче елда Татарстанда тимер юлда өч юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Бәхеткә, үлем очраклары булмады. Әмма бу тынычланырга сәбәп түгел. Киресенчә, мондый очраклар профилактик эшне көчәйтергә кирәклеге турында уйландыра.

    - Юлларда транспорт катнашында булган фаҗигаләр буенча Татарстанны әледән-әле тәнкыйтьләп торалар. Шунлыктан без елына 3-4 тапкыр шушындый акцияләр уздырабыз. Мәктәпләргә барабыз, балаларны тимер юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштырабыз, тимер юлларның иң куркыныч урыннарның берсе булуын аңлатабыз. Бүгенге укучылар кайчандыр үсеп җитәчәк, руль артына утырачак, ә без аларны алдан ук тимер юл кичүләрендә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында кисәтеп куябыз, - диде тимер юлларның Казан дистанциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Шмарин.

    Мондый акцияләр нигездә тимер юлга якын урнашкан авылларда һәм төбәкләрдә уздырыла. Шоферларга һәм җәяүлеләргә куркыныч зонада үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында тәфсилләп аңлатылган белешмәлекләр бирәләр. Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә тимер юлда үтә дә игътибарлы һәм уяу булырга өндәгән хатларны балалар үзләре язганнар.

    Реклама

    - Мин мондый акцияләрне бик кирәкле эш дип саныйм. Район үзәге белән Биектау авылы арасында тимер юл өстеннән юл үткәргеч салсалар, яхшырак булыриде. Шул чакта кешеләр тимер юл кичүендә шлагбаум ачылганны көтеп вакыт уздырмаслар иде. Кайвакыт биредә сәгатьләр буе интегеп көтәргә туры килә, - дип әлеге вазгыятькә карата үз фикерен белдерде Илдар Шәрипов.

    Кайберәүләрнең сабырлыгы төкәнә башлады. 2020 ел белән чагыштырганда узган елда тимер юлдагы юлтранспорт фаҗигаләре саны 10 процентка артты. Ярый да 2021 елгы саннарда үлем очраклары юк. Әмма шунысын беркайчан да истән чыгармагыз - поездны тиз генә туктатып булмый, аның өчен күпмедер вакыт кирәк. Ә менә тормышны туктату өчен - нибары бер мизгел.

    Галия ИЛДАРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: