Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Талпан хайваннарны да аяктан ега

    Табигать белән бергә талпаннар да, төрле канечкеч бөҗәкләр дә уяна. Аларның кайберләре кеше һәм хайваннар сәламәтлеге өчен аеруча куркыныч. Урман бете шундыйлардан.

     Рокки – спаниель, ул хуҗалы эт. Аны көненә ике тапкыр урманда яисә паркта йөртеп керәләр. Әлбәттә инде, аның тәненә бет кунуы бик тә ихтимал. Бөҗәкләрнең иң актив вакыты май аена туры килә. Урман бетенең энцифалит дигән куркыныч авыруга сәбәпче икәнлеген һәркем белә. Хайваннар бореллиоз, пироплазмоз кебек авырулар  эләктерергә мөмкин.

    “Роккиебызның сәламәт булуын телибез. Яз җитү белән ике айга бер тапкыр без аның тиресен  бетләрдән саклый торган махсус препаратлар белән эшкәртәбез”, - ди Нелли Ильдарова.

    Элегрәк йорт хайваннары урман бетләре кадалудан әллә ни интекми иде. Әмма соңгы елларда этләр, мәчеләр урман бете китереп чыгара торган төрле авырулар корбанына әверелә бара. Шул сәбәпле үзенең яраткан этенә яисә песиенә сәламәтлек теләгән хуҗалар аларны даими рәвештә ветеринарга күрсәтеп торырга тиеш.  

    Әгәр этләр, мәчеләр ашаудан калса, кәефләре булмаса, уйнарга теләмәсә,  димәк аның сәламәтлегенә зыян килгән дигән сүз. Мондый очракны игътибарсыз калдырырга ярамый. Пироплазмоз дигән авыру бет кадалгач та үзен 6-8 сәгатьтән үк сиздерә башлый. Шуңа да карамастан, инкубацион вакыт 10 көнгә кадәр барырга мөмкин. Беренче билгеләр сизелә башлагач та үзенең яраткан хайванын саклап калу өчен хуҗалар нинди чаралар күрә башларга тиеш соң?

    “Әгәр сез этегезнең яисә мәчегезнең тиресендә  урман бетен күрәсез икән, кичекмәстән ветеринария табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый мөмкинлек юк икән, көн дәвамында хайванның тән температурасын үлчәп тору мөһим. Температура 39 градустан да югары булырга тиеш түгел. Әлбәттә инде, дүрт аяклы дустыгызның хәлен даими күзәтеп торырга кирәк”, - ди Биектау районы ветеринария берләшмәсе табибы Лилия Локманова..

    Реклама

    Лилия Әнәсовна сүзләренә караганда, бүгенге көндә этләрне, мәчеләрне саклауның күп төрле ысуллары бар. Сыек һәм төймәле дарулар, тирегә сөртә торган сыекчалар, махсус муенчаклар – болар барысы да йорт хайваннарын бет кадалудан саклый торган чаралар. Алар төрле бәядән, әмма мөмкинлегеңә карап һәрвакыт кулай вариант табарга мөмкин.  Рокки өчен аның хуҗасы тамчылап эчерә торган дару сатып алды. Эт саклану чараларын бик төгәл үтәде һәм ул ике ай дәвамында бетләрдән, бөҗәкләрдән курыкмыйча иркенләп йөри ала.

    “Яз көне кешеләр үзләренең этләрен күтәреп үк килергә мәҗбүр булалар. Чөнки авыру үзенең корбанын бик тиз аяктан ега.  Көнгә 3-4 бик авыр хәлдәге дүрт аяклы пациент килә. Көчекләрне кайвакыт саклап та калып  булмый”, - дип өстәде  Лилия Локманова.

    Язгы-җәйге чорда  ветеринар бет кадалудан интеккән илледән артык хайванны дәвалый. “Әмма хуҗалар үзләренең дүрт аяклы дусларын авыр хәлгә төшкәнче үк саклау чарасын күрсеннәр иде”, - ди Лилия Әнәсовна.

    Галия Ильдарова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: