Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Россия армиясенә көзге чакырылыш башланды

     Биектау районында 1 октябрьдә 2021 елгы​ көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2021 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.​ Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына быел районнан 220 гә якын егетне җибәрү күздә тотыла. Көзге чакырылыш кампаниясендә хәрби хезмәт үтәү өчен Россия гаскәрләренә 60 ​ егетне җибәрү планлаштырыла.

     ​ Хәрби хезмәт вакыты 1 ел булып кала. Егетләр өчен альтернатив хезмәт итү варианты да тәкъдим ителә. Бүгенге көндә армия сафларына китәсе егетләр хәрби комиссариатка чакыру алалар, медицина күзәтүе узалар, психологик тест үтәләр. Күзәтү нәтиҗәләре буенча егетләрнең хәрби хезмәткә яраклымы-юкмы икәнлеге ачыклана. Элек кабул ителгән кичектереп торулар барысы да гамәлдә.

    Әлеге көзге чакырылышның үзенчәлекле яклары бар. Коронавирус таралу белән бәйле булган пандемия шартларында хәрби хезмәткә алынган егетләрнең иминлеген, сәламәтлеген саклау буенча моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә саклык чаралары күреләчәк.

    Реклама

    Егетләрне армиядә хезмәт итүгә ДОСААФның ​ Биектау районы оешмасы әзерли. Быел 10 егет “хәрби машина йөртүче” таныклыгын алып чыккан. Армия сафларында хезмәт итүгә сәламәтлеге яхшы һәм интеллектуаль яктан камил булган егетләр генә алына. Биектаулылар коры җир һәм стратегик әһәмияткә ия булган ​ ракета гаскәрләрендә, хәрби-диңгез флотында, һава десанты гаскәрләрендә, милли гвардия һәм башка бүлекләрдә хезмәт итәчәк. Яңа чакырылган егетләрнең беренче отряды ​ Россия армиясе сафларына 25 октябрьдә озатыла. ​

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: