Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Рәдиф Бариев: “Районыбыз гражданнарына социаль пакеттан баш тартмаска киңәш итәбез”

    Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга​ ташламалар,​ төрле социаль түләүләр федераль һәм Россия субъектлары дәрәҗәсендә оештырыла. Федераль дәрәҗәдә бирелә торган өлешендә, пенсия һәм башка​ ​ социаль пособиеләрдән тыш, пенсионерларга, инвалидларга ​ социаль хезмәтләр пакеты каралган. Пакетка югарыда әйтеп ​ үтелгән гражданнарны ​ медикаментлар белән тәэмин итү, аларга шифаханәләргә юлламалар бирү һәм ​ шифаханәләргә барганда, кайтканда бушлай транспорт белән тәэмин итү кебек хезмәтләр кертелгән.

    Гөлбахар Хөснетдинованың пенсиягә чыгуына ​ ​ 25 елдан артык вакыт узган. Ул социаль хезмәтләр пакетыннан даими рәвештә файдалана. Аерым бер хезмәт төреннән генә түгел, социаль хезмәтләр пакетына кергән һәр ташламадан файдалана ул.

    “Яшьрәк вакытта ​ социаль пакеттан баш тарта идем, - ди ветеран Гөлбахар Хөснетдинова. - Пенсиям аз булганлыктан, социаль хезмәтне еш кына акчага алмаштырып килдем. ​ ​ Бүген инде яшем дә бара, авырулар да ешрак сиздерә. Шул сәбәпле социаль пакетка кергән һәр хезмәттән файдалана башладым. Электричкада бушлай йөрим, ​ даруларны да бушлай алам. Барысын да акчага күчерсәң, файдасы да сизелерлек. Шифаханәләрдә бушлай ял итәм, юлына да акча түләмим. Социаль пакеттан баш тартырга кирәкми, дип уйлыйм”.

    Әлбәттә, социаль хезмәттән баш тарткан очракта аена 1200 сум компенсация түләнә. Әмма пакетка кергән бушлай хезмәтләр белән ​ 1200 сум акча арасында бернинди тәңгәллек юк. Шифаханәдә бушлай ял итеп кайту гына да әлеге сумманы 50 тапкыр каплый.

    Биектау районында да дәүләттән бушлай социаль ярдәм алырга теләүчеләр саны ​ кимеми.

    «Кешеләр аңласын иде: социаль хезмәттән баш тартырга кирәкми. Бүгенге көндә иң арзан дип санала торган дарулар да 400-500 сум тора. Аннан очсызракларын беркайда да табып булмый. 1200 сум компенсация акчасына нәрсә генә алып була? Районыбыз гражданнарына ​ социаль пакеттан баш тартмаска киңәш итәбез”, - ди Биектау районы үзәк хастаханәсенең клиник-эксперт эшләре буенча баш табиб урынбасары Рәдиф Бариев.

    Реклама

    ​Шунысын да истән чыгармаска кирәк, социаль пакет ​ табиб рецепты буенча бушлай даруларны гына күздә тотмый, ә кыйммәтле операцияләрне ясау, бушлай дәвалануны да үз эченә ала. Җитди авыруларны дәвалауга матди чыгымнар,​ кагыйдә буларак, дистәләрчә, йөзләрчә мең сумнар белән исәпләнә.

    Ә акчалата түләү хисабына медикаментлардан ​ баш тарткан гражданнарга нибары 900 сум акча бирелә.

    Каты авыруларга дучар булып, ​ кыйммәтле ​ дәвалану курсы таләп ителгәнлектән, ​ гражданнар кабат программага кайтырга тели. Әмма югалткан хокукны бер ел дәвамында кире кайтарып булмый, киләсе елга социаль хезмәтләр җыелмасы алу өчен һәр елның 1 октябренә кадәр Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Эрнест АБДУЛАЕВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: