Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

    Петр 1 нең 1722 елның 12 гынйварында расланган Бөек Указы нигезендә Россия прокуратурасы барлыкка килгән. Агымдагы елда Россия прокуратурасының 300 еллыгы билгеләп үтелә.

    Биектау районында 50 меңнән артык кеше яши. Район прокуратурасы хезмәткәрләре районның һәр кешесенең хокуклары һәм ирекләре сагында торалар. Күзәтү органында барлыгы 6 кеше эшли. Коллектив зур булмаса да, алар районны тулысынча контрольдә тоталар. Прокуратурадагы һәр хезмәткәрнең үз эш юнәлеше билгеләнгән. Берәүләр җирдән файдалану мәсьәләләре белән шөгыльләнәләр, икенчеләр төрле тармакларда гражданнарның хокуклары бозылган очракта, аларны торгызуга йөз тоталар.

    - Район прокуратурасы җитәкчелеге шәхсән үзе 190 кешене кабул итте һәм аларның гаризалары нигезендә җентекле тикшерүләр уздырылды, прокурор тикшерүе чаралары күрелде. Ятим балаларның торакка булган хокукларын яклау буенча да мәгълүм эш уздырыла. Ятим балаларның хокукларын яклау буенча суд органнарына 7 дәгъва гаризасы юлланды, алар карап тикшерелде һәм канәгатьләндерелде. Бүгенге көндә 4 ятим бала барлык уңайлыклары булган торакка ия булды. Әлеге юнәлештәге актив эшчәнлекне район прокуратурасы агымдагы елда да дәвам иттерәчәк, - диде ТРның Биектау районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Раил Шәймәрданов.

    Закон сагында торучылар шәхси, шулай ук гомуми мәнфәгатьләрне дә яклыйлар. Мәсәлән, узган елның көзендә прокуратура күргән чаралар нигезендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга мәктәпләрдә ике тапкыр кайнар ризыклар бирелә башлады. Ике гаилә, күп балалы гаиләләргә тиеш булганча, җир участокларына ия булдылар. Биектау авылында яшәүче берәү прокуратура ярдәме белән яшел зонаны төзелештән коткарып калды. Узган елда гына район прокуратурасына гражданнардан меңнән артык мөрәҗәгать килеп иреште. Алар һәммәсе дә тикшерелде. Район прокуратурасының нәтиҗәле эшләве югарыдагы җитәкчеләрнең дә игътибар үзәгеннән читтә калмаган. Узган елның декабрь аенда хәзер инде Биектау районының элеккеге прокуроры Илнур Ибраһимов яңа вазифага билгеләнгән.

    - Биектау районы прокуратурасында 6 кеше эшли. Район прокуроры 2021 елның декабрендә Россия Федерациясенең генераль прокуроры боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары итеп билгеләнде. Прокуратураның күзәтү эшчәнлегенең төп юнәлешләре - алдан тикшерү органнарының процессуаль эшчәнлеген күзәтү һәм федераль законнарның үтәлешен игътибар үзәгендә тоту, - дип аңлатып үтте Биектау районы прокуроры вазифаларын башкаручы Антон Васютин.

    Реклама

    Прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бурычларын үтәү белән генә чикләнмиләр. Ел саен алар прокуратура хезмәткәрләре арасында уздырыла торган республика спартакиадасында катнашалар һәм еш кына призлы урыннар да яулыйлар. Моның нәкъ менә шулай икәнлеген кубоклар һәм медальләр куелган стенд та дәлилләп тора. Моннан тыш, район прокуратурасы хезмәткәрләре көче белән “Казан арты” паркында Прокурорлар аллеясы барлыкка килде һәм анда ел саен яңа агачлар пәйда була. Бу чараларның һәммәсе дә коллективта уңай атмосфера тудыруга юнәлтелгән. Мондый шартларда эшләү яңа килгән кешеләргә дә уңайлы була.

    - Район прокуратурасы коллективы мине ихлас күңелдән җылы каршылады. Һәркем дә хезмәттәшенә ярдәм итәргә ашкынып тора, шуңа күрә Биектау районы прокуратурасы минем өчен икенче гаилә дип ышанып әйтә алам, - диде ТРның Биектау районы прокуроры ярдәмчесе Ринат Сафиуллин.

    Биектау районы прокуратурасы хезмәткәрләре әле алдынгы карашлы булулары белән дә аерылып торалар. Элекке прокурор Илнур Ибраһимов инициативасы белән алар Россия прокуратурасына нигез салынуга 300 ел тулуга карата видеоролик та әзерләгәннәр.

    Эрнест АБДУЛАЕВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: