Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Пионерда үтте балачагым, отряд йөрткән байрак астында”

    ”Биектау районы мәктәпләре укучылары хәзер үзләрен чын мәгънәсендә пионерлар дип йөртә алалар. Пионерлар хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган чараны Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә уздырдылар. Педагоглар тырышлыгы белән балалар совет чорына хас рухи күтәренкелекне күңелләре белән тоя алдылар, пионерлар галстугын бәйләргә өйрәнделәр, ул заманның җырларын һәм шигарьләрен исләрендә калдырдылар. Малайлар һәм кызлар рәсемнәр ясадылар, үз отрядларын оештырдылар һәм яшьтәшләре белән бергәләп эш итә белү серләренә төшенделәр.

    Һәр пионер да көнне иртәнге сәгать 6 да торып, зарядка ясаудан һәм галстук бәйләүдән башлаган. Пионерлар өчен ул хөрмәт билгесе һәм дәрәҗәлелек гәүдәләнеше булып саналган. Бер генә укучы да, сыйныфташларының шелтәле карашларын тоймас өчен, мәктәпкә галстуксыз килмәгән. Галстукны үзенчәлекле итеп бәйләп кенә калмыйлар, аны бик пөхтәләп үтүклиләр дә.

    Совет чоры балалары киеп йөргән пионерлар формасының төп үрнәге итеп скаутлар киемен алалар, галстукларны кызылга буйыйлар, ә күлмәкләрне ак төстәгесенә алыштыралар. Ул заманның тәэсире әле бүгенге көннәрдә дә сизелә, тик атлас галстукны флаглар төсендәге өчпочмак кына алыштырган. Аларны икенче сыйныфтан алып Татарстан мирасчылары Союзында торучылар һәм укучыларның Россия хәрәкәтенә кушылучылар бәйли. Элек пионер дигән горур исемне бары тик уку алдынгылары гына йөртә алган. Үзләрен начар тотучы балаларны башта тәрбиялиләр, тәртипләре яхшырганнан соң гына пионерга кабул итәләр. Бу юлы Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенә бары тик яхшы укучылар гына җыелды.

    Укучылар пионерларның шигарьләре, җырлары белән таныштылар, стена газеталары чыгардылар һәм командада эшләргә өйрәнделәр. Малайлар һәм кызлар пионерлар оешмасының моңа кадәр бер гасыр элек булган тормышын яңадан күзалладылар һәм үзләрендә сынап карадылар.

    - Без укучыларны районыбыздагы пионерлар оешмасының тарихы белән якыннан таныштырырга тырыштык. Әлеге оешма 1923 нче елда Дөбьяз мәктәбендә барлыкка килгән. Тормышның менә шушы мизгелләрен без балалар, педагоглар белән бергә сәхнәдә күңелебез аша уздырдык, - диде “Тулпар” мәктәптән тыш эш үзәге директоры Наталья Кутенина.

    Реклама

    Ә бу вакытта коридорда моннан йөз ел элек пионерлар дружина слеты дип йөрткән очрашу-аралашу булды. Хәзер бу күренеш тимбилдинг дип атала. Балалар үзләренә кандидат сайлыйлар - тик танылган пионерлар исемнәре урынына җәнлекләр була. Алар өчен пиар-кампания әзерләнә. Әйтик, беренче карашка иң куркак саналган куянда алар җитезлек һәм үткенлек кебек әйбәт сыйфатлар тапканнар. Андый лидер команданы еракка алып китәчәк. Ә икенче отряд узган заман атрибутикасын ясады. Пионерлар көне балаларның күңелләренә бик тә хуш килде.

    - Күп мәгълүмат бирде безгә бу көн. Иң истә калганы - пионерларның “Взвейтесь кострами, синие ночи” җыры. Мин аны ятлап та өлгердем һәм хәзер өйдә җырлап йөриячәкмен, - диде Биектауның 4 нче урта мәктәбе укучысы Әдилә Фәйзрахманова.

    Үзгәртеп корудагы катлаулылыклар Советлар Союзы таркалуга китерә, ә аның белән бергә пионерлар хәрәкәте дә туктала. Хәзерге вакытта бу заманнар бары тик өлкән буын хәтерендә генә калды. Хәер, Кремльдә пионерларны безнең тормышыбызга кире кайтару турындагы мәсьәлә тикшерелә дә инде. Әмма ул заманлаштырылачак һәм гамәлдәге җәмгыятьләргә комачауламаячак, бары тик үсмерләр өчен гамәлдә булган шөгыльләргә генә өстәләчәк.

    Энҗе ГАРӘФИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: