Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Нишләп һаман алданабыз икән?

    Биектау районы полиция хезмәткәрләре халыкны мошенниклык очракларыннан сак булырга чакыра.

    Караклар кеше талауның яңа ысулларын, схемаларын бик оста уйлап чыгаралар. Соңгы вакытларда телефон аша алдау очраклары ешайды. Явыз уйлы бәндәләр теләсә нинди телефон номерын җыеп, кәрәзле, шулай ук стационар телефонга шалтыратырга мөмкин. Үзен туган тиешле яки таныш кеше итеп таныштыра. Дулкынланган, борчылган тавыш белән бик якын кешегезнең юл-транспорт һәлакәтенә юлыгуын, аның хастаханәгә озатылуы һәм бик тиз арада кыйммәтле операция кирәклеге турында хәбәр итә. Акча биреп, мәсьәләне хәл итәргә була, ди ул. Шок хәлендә калган корбан туганын бәладән коткарам дип ризалашса, аңа ничек итеп акча күчерергә кирәклеге аңлатыла. Гадәттә, акчаны банк яки терминал һәм мобиль кушымта аша күчерергә кушалар, шулай ук арадашчылар да кулланыла. Бу очракта такси йөртүчеләр дә булырга мөмкин.

    Соңгы вакытларда мошенниклар еш кына үзенең корбанына “Сезнең банк картагыз ябылган (заблокирован)” дип шалтырата.

    Кешенең мобиль телефонына картасының ябылуы яисә картасына акча килүе, яки кредитны вакытында түләмәгән өчен комиссия акчасын алулары турында СМС килә. Килеп туган вазгыятьне хәл итү өчен караклар СМСта күрсәтелгән телефон номерына шалтыратуны сорыйлар. Безнең халык ышанучан бит ул. Тиз генә күрсәтелгән телефон номерын җыя. Ә теге башта сезнең белән мошенник сөйләшә башлый. Аның төп максаты - корбанын куркыту һәм, ул аңга килгәнче, тиз генә акчаны кулга төшерүгә ирешү. Аферистлар мондый очракларда төрле сценарийлар кулланалар. Мәсәлән, банк сезнең картаны ябып куйды, кредит өчен штраф билгеләде, сезнең банк картасы белән шикле операцияләр ясала. Имеш, боларны булдырмый калу өчен тиз генә сезнең банк картасының номеры һәм арткы ягындагы 3 саннан торган код номеры кирәк булачак. Корбан әлеге саннарны әйтү белән аның телефонына код номеры күрсәтелгән СМС килә. Телефонның икенче башында торган җинаятьче корбанына тиз генә яңа гына килгән кодның номерын әйтергә куша. Әлбәттә, мондый операцияләрдән соң корбанның банк картасында бер тиен дә акча калмый.

    Кайбер очракларда караклар банк номерына охшаган телефоннан шалтыраталар. Мәсәлән, 900. Бу очракта шалтыратучы үзен банкның куркынычсызлыкны тәэмин итү бүлеге хезмәткәре дип таныштыра.

    Мошенник гражданинның банк картасыннан акча күчерү турында шикле операция барганын әйтә яисә системага зыян килде, дип хәбәр итә. 

    Җинаятьче үзенең корбаныннан банк картасыннан акча алынуны раславын сорый. Корбан, әлбәттә, банк картасында акча элеккеге суммада булуын, акчаның беркая да күчерелмәве турында хәбәр итә. Монда инде мошенник тиз генә, имеш, моңа кадәр банк картасында ясалган операцияне туктату өчен, корбаныннан картасының номерын, кодын һәм СМС белән килгән код номерын сорый. Шикләнмичә, мошенникның барлык таләпләрен үтәгән кеше бер тиен акчасыз кала. Аның акчасы мошенниклар кесәсенә күчә.

    Реклама

    Соңгы вакытларда полиция хезмәте телендә “кибер-мошенниклар” дигән яңа термин да пәйда була башлады. Анысы нидән гыйбарәт соң? Сезнең электрон почтагызга банктан, онлайн-кибеттән, яисә түләүләр системасыннан хат килеп төшә. Сылтама буенча күчкән очракта сез ясалма сайтка килеп керәсез. Ясалма сайт әлеге компанияләрнең рәсми, чын сайтыннан әллә ни аерылып тормый. Игътибарсыз кеше аны чын сайт дип аңларга мөмкин. Ялган сайтка кергәннән соң сездән паспортыгызның сериясен, номерын, банк картагызның номерын һәм кодын, банктагы исәп-хисап счетларыгызны, реквизитларыгызны, түләү системасына керә торган паролегезне, социаль челтәрләрдәге аккаунтыгызны, электрон почта адресын соратып алалар. Сезнең яшерен сакланырга тиешле барлык номерларыгыз мошенниклар кулында булу белән, алар банктагы шәхси кабинет аша кешенең бар булган акчасын үз счетларына бик тиз генә күчереп куя.

    Алданмагыз! Электрон почтагызга килгән шикле хатлардагы сылтамага кергәч сайтның чынмы, ялганмы икәнлеген тикшерү кыен түгел. Еш кына аерма бер символда гына булырга мөмкин. Мошенниклар бер үк символны төрле телләрдәге хәрефләр белән күрсәтергә мөмкин һәм ялган сайтны оригиналыннан аерып та булмый. Беркайчан да шәхси документларыгызның һәм банк картасы номерларын шикле кешеләргә бирмәгез. Банк беркайчан да сездән андый белешмәләр сорамый һәм беркайчан да үзенең клиентларына шалтыратмый.

    Сайтлар белән эш иткәндә дә сак булырга кирәк. Мәсәлән, сез интернет аша нәрсә дә булса сатарга ниятләдегез һәм үзегезнең игъланны махсус сайтта калдырдыгыз ди. Сезгә сатып алучылар шалтырата яисә яза башлый. Сатып алучы товарны карап тормыйча гына күпмедер суммасын алдан күчереп куярга теләвен әйтә һәм сезнең банк картасы номерларын, кодын һәм СМС белән килгән кодны сорап ала. Монда да сезнең белән мошенник элемтәгә кергән була. Шуны да истән чыгармаска кирәк, хәвеф категориясендә беренче чиратта, пенсионерлар тора.

    Мошенниклар тырнагына эләкмәс өчен игътибарлы булырга, килгән хәбәрләргә сак карарга, тикшерергә, шик туган очракта, шалтыратып белешергә кирәк. Әгәр сез алданганыгызны аңлап аласыз икән, кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк. Җинаятьчене кайнар эзләр буенча табу күпкә җиңелрәк.

    Эрнест АБДУЛАЕВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: