Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Мәктәптә эшләү - бәхет ул”

    Биектау районы 3 нче урта мәктәбендә ​ тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы ​ ​ Нурия Галләмова бәхетне эшендә тапкан. Укытучылык таланты аңа тумыштан бирелгән. Бүгенге героебызны ​ кыска гына ​ әнә шулай характерлап булыр иде. Нурия Галләмова 30 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Шул еллар эчендә әлеге һөнәрне сайлаганына  һич кенә дә үкенмәгән.

    Профессиональ бәйрәмнәре көнендә һәр укытучы чәчәк бәйләмнәре һәм эчкерсез котлау сүзләре кабул итә. Нурия Галләмова андый котлауларны бүгенге укучыларыннан гына түгел, моннан берничә дистә еллар элек олы тормыш юлына озаткан укучыларыннан да ала. Менә шундый минутларда Нурия Әмировна кайчандыр үзе сайлаган ​ һөнәренә шатланып туя алмый.

    “Укытучылар көнендә генә түгел, һәр бәйрәм саен элеккеге укучыларымнан котлаулар алам. Алар рәхмәт сүзләре белән шалтыраталар, мин үткәргән дәресләрне бүген дә сагынып яшәүләре турында әйтәләр. Мондый минутларда күңел шатлана, эшкә дәрт арта, үзеңне яшь буынга бик кирәкле кеше итеп тоясың”, - ди ​ Нурия Галләмова.

    Нурия Әмировна моннан 30 ел элек Арча педагогия училищесын тәмамлый. 15 яшендә үк сайлаган укытучы һөнәренә ​ ​ беркайчан да хыянәт итми ул. Шул еллар эчендә уку-укыту системасы да күп үзгәрешләр кичерде. Укытучы кеше ​ үзгәрешләрдән бер адым алда барырга тиеш. Әгәр синең белемең заман таләбенә җавап бирми икән, замана баласы ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый икән, димәк син артта калган дигән сүз. ​ Нурия Әмировна 30 ел дәвамында белемен күтәрү өстендә эшли. Икътисадның югары мәктәбендә уку да Нурия Галләмовага яңа офыклар ача. Һәр эшкә иҗади караш белән карый, үз фәнен укытканда ​ яңадан-яңа методикалар куллана. Балаларда тарих фәненә кызыксыну уятыр өчен ул ​ интеллектуаль уеннар ​ оештыра, коллегаларына ачык дәресләр бирә.

    “Мин Нурия Әмировна дәресләренә бик теләп йөрим. Ул материалны дәреслектән генә түгел, күп чыганаклардан алынган мәгълүмат белән баетып бирә, кызыклы фактлар китерә, мавыктыргыч итеп сөйли белә. Ул миндә тарих фәненә мәхәббәт уятты. Фәнгә мәхәббәт укытучы аша килә, дип юкка гына әйтмиләр”, - ди 3 нче урта мәктәпнең 7 нче ​ сыйныф укучысы Гүзәл Ибраһимова.

    Реклама

    Нурия Әмировна сыйныфында тарих һәм җәмгыять белеме фәнен өйрәнүче чыгарылыш сыйныф укучылары ​ еш кына әлеге фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнары тапшыралар. Нурия Галләмовада белем алган ​ бер укучы хәзер инде укытучысы белән бергә мәктәптә тарих фәнен укыта. Талантлы укытучыны ​ мәктәп җитәкчелеге дә бары тик яхшы яктан гына сыйфатлый.

    “Нурия Әмировна белән без 5 ел дәвамында бергә эшлибез. Анда оештыру осталыгы көчле. Нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә, Нурия Әмировна аны зур җаваплылык белән башкарып чыга, йөзгә беркайчан да кызыллык китерми. Ул сыйныф җитәкчесе буларак та балаларга тәрбия бирү, аларны мәктәптән тыш үткәрелә торган чараларга тарту буенча ​ күп эшли”, - дип билгеләп үтте мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Мөстәкыймова.

    Нурия Әмировна Галләмова быел “Татарстанның иң яхшы укытучысы” бәйгесендә катнашты. Бәйгедә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов укытучылар көне уңаеннан уздырылган ​ тантаналы чарага чакырды.

    Эрнест АБДУЛАЕВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: