Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Минем күршем Covid-19”

    2020 елның май аенда районның үзәк хастаханәсен коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен госпиталь итеп үзгәрткәннәр иде. Агымдагы елның октябрь аенда аны яңадан ачулары берәүне дә гаҗәпкә калдырмады. Аның шулай буласы билгеле иде инде. Авыручылар саны һаман арта барганда башка вариант мөмкин дә түгел. Ярый әле “катлаулы” пациентлар саны кимегән. Табиблар моны вакцина ясаткан биектаулыларның чирне җиңелрәк кичерүләре һәм өйләрендә дәваланулары белән аңлаталар. Бүгенге көндә госпитальдәге 72 урынның 50сендә диярлек авырулар ята. Пациентларның 95 проценты прививка ясатмаган. Сәбәпләре төрле: кемдер белә торып нидер көтә, ә кемдер инфекциянең барлыгына ышанып бетми. Бүген андыйларның фикере үзгәргәнме соң? Үз хәбәрчебез Биектау районының үзәк хастаханәсендәге “кызыл зонада” булып кайтты.

    Районның үзәк хастаханәсендәге госпиталь 2 нче октябрьдә ачылган иде. Ике айда “кызыл зона”да 419 кеше дәваланып чыккан. Ә без монда беренче тапкыр.

    Бирегә тиз генә керермен димә. Башта саклагыч киемнәр кияргә кирәк. Монысы “чиста зона” дип йөртелә торган урыннан аяк атлаган һәркем өчен мәҗбүри шарт булып тора. “Кызыл зона”да мин нибары 30 минут булдым, ә госпитальдә эшләүче медицина хезмәткәрләре, кагыйдә буларак, саклагыч киемнәрне смена буена салмыйлар, ә бу 6 сәгать дигән сүз.

    Һәр хезмәткәр “кызыл зона”га төптөгәл билгеләнгән вакытта керә һәм үзенең вазифаларын да график буенча тапшыра. Мине әлеге зонага район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Азат Сидуков алып керде. Ул биредәге һәр пациент белән таныш.

    - Тоташ вакцинация уздыру, QR-кодлар кертү нәтиҗәсез калмады. Бик күп кеше прививка ясата. Шунлыктан пациентлар саны да кимеде. Октябрьдә бездә 80нән күбрәк кеше дәваланса, хәзерге вакытта стационарда 50ләп кеше ята, - дип билгеләп үтте район үзәк хастаханәсенең медицина мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Азат Сидуков.

    Реанимациядә, әлбәттә инде, иң катлаулы пациентлар ята. Район үзәк хастаханәсе госпиталендә андыйлар икәү, хәлләре чагыштырмача тотрыклы.

    Гомумән алганда бирегә җиңел авырулар эләкми дә. Барысын да госпитальгә хәлләре уртача авырлыкта булганда салалар. 72 койканың 50сендә диярлек - авырулар. Палаталарда алар атна ярымнан ике атнага кадәр дәваланалар. Палатадан чыгарга рөхсәт ителми. Һәркайсының үз караваты, тумбочкасы һәм кислород маскасы.

    - Табибларның һәркайсына да рәхмәт яусын. Бик әйбәт карыйлар. Аллага шөкер, бүген хәлем яхшырды инде. Зинһар, үзегезне саклагыз. Бу бик куркыныч авыру, - диделәр бертавыштан Зария Гайнетдинова һәм Гөлсинә Вәлиева.

    - Безгә килүче пациентларның күбесенең хәле начараюга юнәлеш алган була. Барысында да аермачык десатурация, сулыш алуда кыенлыклар бар. Һәммәсенә дә генно-инженерлык терапиясе уздырылды. Шунлыктан аларның хәле шактый яхшырып китә, - диде район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Азат Сидуков.

    Реклама

    Мин шулай ук пациентлар хәзерге вакытта ПЦР-тест нәтиҗәсен көтә торган палатага да күз салдым.

    - Әгәр дә миннән ковидны ничек уздырдың, дип сорасалар, мин 10 баллы шкала буенча 10сына да уздым, дип җавап бирәм. Аллага шөкер, коткарып калдылар, - диде Марат Баһавиев.

    Ковид, әлбәттә, болай гына бетми. Әле бик озак вакытлар ул үзе турында сиздереп торачак. Аның нәтиҗәләрен табиблар диспансерлаштыру узганда ачыклыйлар.

    - Мондый чир вакытында нигездә бронх-үпкә системасына зыян килә, чөнки пневмония башлана. Йөрәк-кан тамырлары системасы зарарлана. Төп авырлыгы үпкә һәм йөрәк-кан тамырлары системасына төшә, - дип аңлатты район үзәк хастаханәсенең медицина мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Азат Сидуков.

    Бүгенге көндә без чирнең кими баруына сөенәбез. Әмма авыручылар санының күп дигәндә унлап кешегә кимрәк булуын истән чыгарабыз. Элеккечә үк йөзләгән кеше авырый. Әгәр дә бөтен кеше дә авыруны массакүләм вакцинация узу гына киметәчәгенә төшенсә, менә шул вакытта саннар да башкача булыр һәм авыручылар саны нык сирәгәер иде.

    Ә әлегә исә хәл ничек бар, шулай. Биектау районында яшәүчеләрнең 46 проценты прививка ясаткан. Тагын 54 % COVIDның организмга нинди катлаулылыклар алып килүенә ышанмыйлар. Рәсми мәгълүматларга караганда, бу чир 300 мең россияленең гомерен өзде бит инде. Пандемия башланганнан бирле Биектау районында COVID диагнозы 587 кешегә куелган.

    Энҗе ГАРӘФИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: