Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Хәзерге яшьләр нәрсәне проблема дип саный: «Ел буе кул салу турында уйландым...»

    Хәзер яшьләр рәхәткә котыра диючеләр бар, ә яшьләр киресенчә, «сез яшәгәндә» бер проблема да булмаган икән, ди. Бүген яшьләр өчен проблема нәрсә? КФУ студенткасы Алсинә Рәхмәтуллина «Интертат» өчен яшьтәшләре белән шул хакта сөйләште.

    Кешенең белем һәм тәрбия алуы, эш сайлавы, гаилә коруы, балалар үстерүе — болар барысы да яшьлек чорына барып тоташа. Нәкъ менә хәзерге яшьләр «проблема» сүзенә еш мөрәҗәгать итә. Алар кайчак төшенкелеккә бирелә, үз эченә бикләнә, юктан да проблема ясый. Минем яшьтәшләрем нәрсәне проблема дип саный?

    Алсу, 19 яшь:

    — . Башкаларның елмайганын, кочаклашканын, каядыр ашыкканын күзәткән арада мин үземне ялгыз хис иттем. Ел буе үз-үземә кул салу турында уйландым. Соңыннан исә күңелемдәгене диктофонга, дәфтәр битенә төшерә бардым. Психологка язылдым.

    «Пассив депрессия», диде психолог. Начар уйларым шуңа китереп чыгарды да инде. Якыннарым нинди халәттә булуымны күрсәләр дә, берничек тә ярдәм итә алмыйлар. Кызганыч, тормышымда таяныч булырдай кешем юк, дөресрәге, инде безнең арада түгел. 4 ай элек дәү әнием якты дөньялардан китеп барды һәм мин әле дә депрессия халәтеннән чыга алмыйм.

    Елмая башлаганыма да бер ай гына әле. Бүгенге көндә үземне бик үк әйбәт хис итмәсәм дә, шуны әйтә алам: тормыш — искиткеч. Үзеңне тыңлый һәм ишетә белү генә кирәк. Әбием бөтен проблемаларыма болай дип җавап бирә иде: «Бу — олы тормыш. Сине анда яратачаклар да, күрә дә алмаячаклар. Гадирәк яшәргә өйрәнергә генә кирәк».

    Минем өчен хәл итә алмаслык проблемалар була алмый, кешеләргә нибары «көчсезлек» дигән халәт кенә комачаулый. Чыгу юлын һәрвакыт эзләп табарга мөмкин. Иң мөһиме — төшенкелеккә бирелмәскә. Мин һәрвакыт үз-үземне «Барысы да контрольдә!» — дип тынычландырам. Бу юлда комедия, классик музыка тыңлау да ярдәм итә.

    Йолдыз, 22 яшь:

    — Үземнең һәм якыннарымның сәламәтлеге белән бәйле проблемаларны иң авырларыннан саныйм. Аларны чишү юлында төрле вариантларны уйлыйм һәм иң җиңелен сайларга тырышам: дога кылам, кайчакта башкалардан киңәш сорыйм. Башыма начар уйлар кергән мәлне аны якын кешемә сөйләп бушанам.

    Проблема килеп чыгуда мин бервакытта да үземне гаепле санамыйм, гел башка бер кешене яки әйберне гаеплисе килә. Элегрәк тигез җирдән дә проблема ясап, шундук кәефемне 180 градуска үзгәрткән вакытларым күп булды. Мондый халәттән котылырга шоколад булыша иде.

    Соңгы арада тормышка карашым үзгәрде. Күп кенә вак проблемаларның, мәсәлән, әйберне кайдадыр онытып калдыруның әһәмияте булмавын аңладым. Аннан тыш, якыннарымның киңәш бирүләре дә ярап куя, ләкин һәр очракта да түгел, чөнки фикерләр туры килеп бетми. Нәтиҗәдә, янган учакка утын гына өстәлә.

    Самат, 23 яшь:

    — Машина ватылды икән, әлбәттә, егет кешенең моңа нервлары кузгала. Әмма тырышып, көч түгеп ул соңыннан барыбер хәл ителәчәк. Шуңа да үз-үземә киртәләр булдырмаска тырышам. Кәефне төшермәскә, позитив фикер йөртергә кирәк. Башка начар уйлар керергә тиеш түгел, югыйсә, берни дә килеп чыкмаячак.

    Каршылыкларны чишү юлында бары үземә генә таянам, якыннарыма бу хакта белгертмәскә тырышам. Килеп чыккан проблемаларда да минем гаеп юк түгел, чөнки тормышның инструкциясе юк. Бары тик ялгышлар ясап кына кеше дөрес яшәргә өйрәнә ала.

    Диләрә, 18 яшь:

    — Чыгу юлын тапмаган һәр кыенлык минем өчен проблема инде ул. Хәтта яраткан фәнемнән начар билге алып, соңыннан аны төзәтергә мөмкинлек бирмәсәләр дә кәефем төшә. Моны мин уйлап эш итмәүгә бәйләп карыйм һәм еш кына үземне гаепле табам. Студент булгач, матди якка кагылышлы проблемалар да туа. Акчаны юк-барга әрәм итмәскә, саклап тотарга тырышам. Җитмәгән вакытта үзем эшләп табам: акчага рефератлар, курсовойлар язам, җәен чүп утыйм. Нинди генә авырлыклар булмасын, әти-әнием, дусларым гел ярдәмгә килә. Шуңа да үземне чиксез бәхетле хис итәм.

    Диния, 16 яшь:

    — Максатка ирешә алмау, сәламәтлек какшый башлауны үзем өчен проблема дип саныйм. Моннан тыш башлангыч сыйныфта ук барлыкка килгән проблема турында сөйлисем килә. Кайчандыр якын дустым дип йөргән кыз шатлыкларымнан, җиңүләремнән көнләште һәм бу соңыннан безнең бөтенләй аралашмавыбыз белән тәмамланды. Шул вакыттан бирле чын дуслыкка ышанмый башладым һәм бүген дә әлеге позиция яклы торам.

    Күп очракта үзем үк проблемалар уйлап тапканга күрә кайгырам, хәтта паникага биреләм. Башымдагы начар уйларны оныту максатыннан китап укыйм, я булмаса кино карарга керешәм. Әмма беркайчан да кыенлыклардан качмыйм. Качу проблеманы хәл итми. Әйтик, тиздән БДИ тапшырыр вакыт җитәчәк. Бик нык куркам, киләчәгем, сайлаячак һөнәрем турында күп уйланам. Тик шулай да бу авыр сынауларны үтәргә тиешлегемне аңлап, бөтен игътибарымны укуга юнәлттем. Әлегә үз көчемә генә таяна алмыймын, шуңа туганнарым ярдәм кулын суза. Алар миңа үз киңәшләре белән дөрес юлны сайларга булыша.

    Илсаф, 20 яшь:

    — Мин тормышның һәр киртәсен, һәрбер сынавын проблема дип атарга күнеккән. Аларны берничә төргә бүлеп карыйм: кече проблема, уртача һәм зур. Кече проблемаларга минут эчендә хәл итеп була торган ситуацияләр керә. Әйтик, кечкенә аңлашылмаучанлык яки ноутбукның программаларны яңарта башлавы. Уртачасына инде бераз борчуга сала, баш эшләтүне таләп итә торган проблемаларны кертәм. Мәсәлән, имтиханнан начар билге алу. Зур проблемалар — тормышны үзгәртергә мөмкин кыенлыклар. Мондыйлары, ялгышмасам, тормышымда әлегә булганы юк. Аллаһка шөкер!

    Чыгу юлына килгәндә, һәрбер очракта үз чыгу юлыдыр инде ул. Әгәр проблема кеше белән аңлашылмаучанлыктан гыйбәрәт икән, бу очракта мин компромисс эзлим. Үз-үземә проблемалар да уйлап тапкан булды. Иң зур проблемалар минем прокрастинат (эшне һәрвакыт «аннан соң» га күчерү гадәте) булуымнан килеп чыга. Ахырга калдырам да эшләрне, аннары ашыга-ашыга эшли башлыйм. Моңа минем кәефем китми, чөнки сабыр кешемен. Гомумән алганда, киртәләрне үзем ерып чыгарга ияләнгән, тик кайбер специфик очракларда ярдәм дә көтәм, әлбәттә. Проблема килеп чыгуда кем гаепле булуын эзләүгә караганда, тизрәк чишү юлын табу күпкә файдалырак дип саныйм.

    Реклама

    Алсинә, 20 яшь:

    — Кечкенә, я булмаса зур киртәләр аша узып, тәҗрибә туплауны мин проблеманы хәл итү буларак кабул итәм. Ваграк кыенлыкларга җиңел карарга тырышам, зур проблемаларның да кайчандыр узачагын белеп яшим. Телефон ватылды икән, мин аның өчен елап утырмыйм, чөнки яңасын алырга хәлемнән килә. Ә менә машина йөртү таныклыгын алыр алдыннан тулысынча уйларга китеп каты гына борчылырга туры килде.

    Тормышымда ике зур проблемага юлыктым. Бу ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле һәм БДИ. Йөрәгемә кереп урнашкан кешемнең уртак кыенлыктан чыгу юлын эзләргә теләмәве минем өчен проблемага әверелде. Аның миннән нигә баш тартканын әле бүген дә аңламыйм. БДИ турында сөйләгәндә, һәрвакытта да үзем теләгән баллны җыя алмадым. Миңа гел вакыт җитми иде. Күбесенчә гаеп миндә, чөнки тормышта һәрнәрсә үзебезнең кулларда. Мәсәлән, шул ук уку буенча берәр проблема килеп чыга икән, бу очракта үзеңнән башка кемне гаепләп була соң? Кызганычка каршы, язмыш сиңа карата яхшы мөнәсәбәттә булган кешеләр белән генә очраштырмый. Кайберәүләр тормышыңны чәлпәрәмә китереп, сине гаепле дә итеп калдыра. Мондый вакытта үзеңнең фикереңне әйтә белү кирәк. Кеше бары тик каршылыкларны җиңү юлында гына үзен көчле дип хис итә башлый.

    Алинә, 19 яшь:

    — Сәламәтлек, гаилә хәле, якыннарым белән килеп чыккан ниндидер кыенлыкларны чын мәгънәсендә проблема буларак кабул итәм. Бу урында чагыштырмача күптән түгел генә булган бер хәлне мисалга китерәсем килә.

    Икенче курсны тәмамлаганда университеттан китәргә булдым. Әлбәттә, бу минем гаеп иде, чөнки югары белем алам дип үзем теләмәгән, юнәлеше күңелемә ятмаган уку йортына кердем. Алга таба бу чын проблемага әверелде: рәтләп укый, зачет һәм имтиханнарга әзерләнә алмадым. Соңгы тамчы — аңымны югалту булды. Табигатем белән дә үз-үземә проблемалар уйлап таба торган кеше мин. Шуңа киртәләрне узмыйча, ул хактагы уйларымнан котыла алмыймын. Бу күп кенә кызларга хас сыйфаттыр инде ул. Китү турындагы карарны да әти-әнием белән бергә уйлашып, үзем һәм сәламәтлегем өчен иң кулай хәл итү юлы буларак таптым.

    Ранил, 22 яшь:

    — «Проблема» сүзе үзе үк негатив эмоцияләрне күз алдында тота һәм шуңа каршылыкларны хәл итүдә салкын канлы булып калу кирәк. Һичшиксез, мондый вакытта башка төрле уйлар килә, ләкин мин үземне кыенлыкларга бирешмәскә мотивациялим: тизрәк бу дискомфорт халәттән чыгу юлын эзләргә керешәм.

    Чынында эше булмаган кеше генә үзенә проблемалар уйлап чыгара һәм аларны башында бик теләп үстерә. Мин исә бу этаптан уздым инде. Чын ир-атларга хас булганча, проблемаларымны үзем чишәм. Шул ук вакытта дога кылу, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү дә күңел тынычлыгын табарга ярдәм итәсен әйтә алам. Кирәкмәгән уйлардан котылу өчен яраткан эшегез белән мәшгуль булу зарури. Нәтиҗәдә, сезнең юк-барга бөтенләй вакытыгыз калмаячак.

    Яшьләр арасында сәламәтлек, уку процессына, матди якка, дуслык һәм шәхси мөнәсәбәтләргә кагылышлы проблемалар калкуын күрәбез. Иң мөһиме: бу кыенлыклар алар өчен җиңә алмаслык булып күренми. Сораштыруда катнашкан һәркем дә киртәләрне җимерергә әзер тора: кайгысы булса, якын кешесе белән уртаклаша, акча җитмәгәндә эшли, әйбере ватылса аны ясый яки яңасын ала. Шул рәвешле яшь буынның проблемаларны мөстәкыйль чишәргә күнегүе аның үз-үзенә ышанычын арттыра, үз фикере булганлыгын күрсәтә. Бу юлда өлкән буынның аңлап булышлык итүе дә зур роль уйный. 
    Яшьләр проблемалары: сәламәтлек, имтиханнар, максатка ирешә алмау, үзара мөнәсәбәтләр
    Чулпан Нигъмәтҗанова, психолог:

    — Җитди проблемага юлыгулар баланың нәкъ менә өйдән чыгып, мөстәкыйль тормышка аяк баскан дәвереннән башлана. Бу чорда җаваплылык яшүсмернең үз җилкәсенә күчә. Сораштыруда катнашкан яшьләрнең җавапларын анализлап, иң актуаль проблемаларның «пьедестал» ын билгеләп була. Беренче урында сәламәтлеккә кагылышлы авырлыклар, икенчедә укуга, имтиханнарга бәйле кыенлыклар, өченче позицияне максатларга ирешә алмау, дуслык һәм үзара мөнәсәбәтләргә бәйле килеп чыккан киртәләр тәшкил итә.

    Ситуациянең начар ягын гына уйлаган вакытта баш мие тискәре эмоцияләрне генә үз итәчәк. Әйтик, алда китерелгән мисаллардан Алинә дигән кызның хис-кичерешләре өстенлек ала. Нәтиҗәдә, тәне авырлыкларга түзә алмыйча, нәрсәне дә булса үзгәртергә вакыт дип аңа сигнал бирә һәм ул аңын җуеп егыла. Уку йортыннан китү карарын кабул итүгә дә нәкъ шушы вакыйга этәрә.

    Ә менә кешеның начар уйларын куып, яхшылары турында гына уйларга теләве — иң сәламәт позициядән санала. Бу фикерне аеруча да егетләр куәтли. Алар тормыш сынауларын адекват кабул итә һәм эффектив рәвештә чыгу юлларын эзләргә керешә.

    Психология өлкәсендә кеше өчен бердәнбер таяныч — ул үзе булса, Алсу исемле кызның ышанычлы кешесе — дәү әнисе икәнлеген күрәбез. Ул оныгын гадирәк яшәргә өйрәнергә өнди. Әбинең бу киңәше миңа да ошады. Аны психологлар икенче төрле негативтан читләшә белү дип атар иде. 

    Гомумән алып әйткәндә, бүгенге яшьләрнең акыллы фикер йөртүе, әти-әниләренең терәк була белүе дә чиксез куандыра, чөнки күбесенчә олы буын үз фикерен «тагарга» ярата. Яшь буын авырлыклар алдында куркып калмый: хәлләреннән килсә, үзләре, булмаса якыннары ярдәме белән чыгу юлын таба.

    «Яшүсмер чакта биткә бетчә чыгу да зур проблема кебек күренә»
    Халисә Ширсән, Казан федераль университеты галимәсе, язучы:

    — Гомер төргәгеннән еллар күбрәк сүтелгән саен, нәрсәнең проблема һәм нәрсәнең гади бер борчу икәнен яхшырак аңлый башлыйсың. Проблема ул — синең бәхетле рәхәт тыныч тормышыңа зыян салган кыенлык инде. Яшүсмер чакта биткә бетчә чыгу да зур проблема кебек күренә. Яшьлектәге проблема сөю-сәгадәт тирәсендә бөтерелә. Олыгая төшкәч, мәхәббәтнең нәтиҗәсе булган гаиләнең проблемалар оясына әйләнгәнен аңлый башлыйсың. Әмма болар барысы да индивидуаль, һәркемгә — үзенеке. Универсаль рецепт юк. Проблемалардан котылуның ике генә юлы бар: я җиңәсең, я җиңелеп, яраклашасың. Башкача булмый.

    Проблемасы булган кешегә киңәшем шул: әлеге «проблема»га үзеңнең каланчадан түгел, ә чит кеше күзе белән читтән кара. Тынычлан. Уйла. Шуннан соң да бу кыенлык синең өчен проблема булып кала икән, ул вакытта тырыш, көрәш, җиң. Я яраклаш. Дейл Карнеги сүзләре белән әйтсәк, «Тормыш сиңа лимон каптыра икән, син аңардан лимонад яса». 

     

     Тулырак: https://intertat.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: