Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Гөлназ Асаева әни булган

    17 октябрь көнн, Гөлназ белән Виллиның кызлары туган.

    Гөлназ Асаева әни булган. Ул бу турыда инстаграмда хәбәр итә.

    «Бүген безнең өчен бик мөһим көн. Безнең сабыебыз дөньяга аваз салды Үзем язам, үзем ышанмыйм. Аллаһка шөкер», — дигән ул.

    Җырчының ире Вильдан Шәмсетдинов та кечкенә кызы белән төшкән беренче фотосын урнаштырып: «Аллаһы Тәгаләгә һәм сиңа рәхмәт, яратканым», — дип язып куйган.

    Җырчыларны сәхнәдәшләре чын күңелдән бу матур вакыйга белән тәбрик иткән. «Сезнең өчен бик шатбыз. Бәбиегез сау-сәламәт, тигез канатлы, озын гомерле булсын», «Бик матур яңалык. Исән-сау үстерегез. Елап аптыратмасын, акыллы, тәүфыйклы бала булсын», — дип язалар.

    Реклама

    Гөлназның авырлу булуы турында белмичә калган инстадуслары да күп булган. «Кай арада өлгердегез?», «Эчең күренмәде дә бит», — дип аптырашкан алар.


     Тулырак: https://intertat.tatar

    Фото: https://www.instagram.com/villi.one/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: