Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Гадел хөкем аллеясына яңа үсентеләр утыртылды

    Биектау районының йөзек кашы булган “Казан арты” паркында яшел үсентеләр артканнан-арта бара. Чөнки моннан 4 ел элек,​ 2017 елда,​ ​ Татарстан Республикасы Югары суды хезмәткәрләре​ биредә Гадел хөкем аллеясын булдырган иде.

    Коллектив Биектау районы суды белән берлектә елга ике тапкыр​ паркта яңа үсентеләр утырта. Республиканың Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев әлеге чарада ел саен үзе катнаша. Җитәкченең шәхси үрнәге коллегаларын да рухландыра. Фемидага хезмәт итүчеләр, кулларына көрәкләр тотып, җитез генә эшкә дә керештеләр. Берәүләр үрентеләрне утырту өчен чокыр казыган арада икенчеләр су ташып тордылар, тамырлары казып куелган чокырның уртасына җайлап урнашсын өчен, яшь агач кәүсәләрен тотып тордылар. Барысы да башкарган эшләре әйбәт, нәтиҗәсе күзгә күренерлек булсын дип тырыштылар. Чөнки бары шундый очракта гына Гадел хөкем аллеясы матур булу өстенә әле тагын файда да китерер - һаваны чистартып торыр. Кызып-кызып эшләгәндә әледән-әле көлешкән авазлар һәм көннең төп темасы - агачлар утырту буенча эшлекле тәкъдимнәр ишетелеп торды. Мондый акциядә беренче генә тапкыр катнашмаучылар хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашып та алдылар.
    “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясе кысаларында уздырыла торган чара һәркемнең күңеленә хуш килде. Чөнки урманнарны саклау һәм торгызу темасы бүгенге көндә иң мөһим һәм көнүзәк темаларның берсе булып кала.

    “Без үзебезнең Гаделлек аллеясын яратып та өлгердек инде. Беренче елны утырткан агачлар тамыр җәеп, ныгып үсеп тә киттеләр. Аларга карап сокланабыз, әлбәттә, горурланабыз да. Чөнки аларны без үз кулларыбыз белән утырттык, карап үстердек. Алар инде кешеләрнең игътибарын җәлеп итә башладылар. Бирегә ял итәргә килгән кешеләр дә Гадел хөкем аллеясын яратып өлгерерләр дип уйлыйбыз. Безнең агачлар гадел хөкемнең генә тантана итүен дәлилләп торыр дигән өметтә калабыз”, - дип билгеләп үтте Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев.

    Әлеге чараның ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәкле булуын белеп, экологик акциядә катнашырга теләүчеләрнең һаман арта баруын, урманнарны торгызу эшенә үзләреннән өлеш кертүен аңлаудан суд хезмәткәрләренең күңелләрен шатлык хисләре биләп ала. Судья ярдәмчесе Алия Сабитова мондый акциядә беренче генә тапкыр катнаша икән. Утырткан агачларга су сибеп торуны үзе сайлап алган. “Минем җиңел кулдан, күңел җылым кушылган шифалы судан агачлар да матур булып үсеп китәрләр, - ди Алия Сабитова. – Бу безнең өчен бик мөһим акция”. ​

    «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе быел 4 – 10 октябрь көннәрендә уза. “Казан арты” паркының Гадел хөкем аллеясы бу көннәрдә тагын җитмештән артык агач белән баетылды.

    Реклама

    “Шәһәр яны урманчылыгы” җитәкчесе Илнур Кашафиев суд системасы хезмәткәрләре эшенә профессионал яктан бәя бирде: “Кунаклар чын урманчылар кебек, эшнең рәтен, тәмен белеп эшлиләр. Безнең районны, авылны яшелләндерүдә керткән хезмәтләре өчен аларга бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә”.

    Тирә-якка учак төтене таралды. Акциядә катнашучылар өчен учакта хуш исле пылау әзерләнгән. Аның янында суы кызу күмер белән кайнатылган борынгы самавыр утыра. Тирә-якта көзге алтын табигать балкый. Назлы җил Гадел хөкем аллеясының ​ яңа үсентеләре тирәсендә шаярып йөри. Берничә елдан алар да тирә-юньгә матурлык бөркеп, гаделлекнең тантана итүенә ишарә ясап, горур кыяфәттә үсеп китәр.

    Эрнест АБДУЛАЕВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: