Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • «Эверест» кунактан җиңеп кайтты

    Футбол буенча Татарстан Республикасы югары лигасы беренчелегенә финал ярышларының 5 туры тәмамланды.

    Биектауның «Эверест» командасы соңгы матчны Бөгелмә шәһәрендә үткәрде. Эверестлылар икенче тапкыр инде көндәшләре кырында уйнаганда оптималь состав җыя алмый. Моңа кадәр Ижевск шәһәрендә дә «Эверест»ның иң көчле уенчылары матчта катнаша алмады. Бөгелмәдә дә нәкъ шундый ук хәл кабатланды. Матч Бөгелмә шәһәренең «Энергетик» стадионында узды. Җирле «Нефтяник» командасы уенны стандарт кагыйдәләргә нигезләнеп алып барды. Нефтяниклылар командасы капитаны беренче тупны да биектаулылар капкасына штраф мәйданыннан кертте. Әмма хуҗаларның шатлыгы озакка бармады. Ике минуттан соң «Эверест» командасы уенчысы Ильсур Сәмигуллин тупны көндәшләре капкасына, бернинди каршылыксыз, туп-туры юнәлтте. Капкачы мондый төгәллекне көтмәгән иде, күрәсең, берничә секундка югалып та калды. Беренче матч ахырында Биектау командасының тагын бер уенчысы - Марат Сагиров - «Эверест»ны бер очкога алга чыгарды.

    Тәнәфестән соң «Нефтяник» командасы уенчылары «Эверест» капкасына тагын бер туп кертергә өлгерде. Исәп тигезләшеп, 5 минут үткәннән соң, Биектау командасы футболчысы Камил Нусамиев көндәшләренең тагын кәефен төшерде - туп яңадан бөгелмәлеләр капкасында иде. Исәп 3:2 булды. Аз санлы булуларына да карамастан, исәп буенча өстенлек алган «Эверест» командасы уенчылары, вакыт үтсенгә дигән принцип белән тупны үзләрендә генә тоту ысулын сайламады, ә көндәшләре капкасы ягында күп тапкырлар хәлиткеч һөҗүмгә күчте. Һөҗүм итеп уйнау үзенең нәтиҗәсен бирде - 60 нчы минутта Марат Хәйруллин һәм Марат Сагиров тырышлыгы белән «Нефтяник» капкасы тагын бер тупны “кабул итеп алды”. Матч ахырында бөгелмәлеләр бар көчләрен җыеп һөҗүмгә күчеп карадылар - вакыт җитми калды. Әмма барыбер бер туп кертергә өлгерделәр. Уен биектаулылар файдасына 4:3 исәбе белән тәмамланды.

    Реклама

    Эрнест АБДУЛАЕВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: