Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау районында руль артында утыручыларга яктылык кайтаргыч жилетлар бирделәр

    Районда халык саны артканнан арта бара. Әлеге вазгыятькә бәйле рәвештә юлларда хәрәкәт тә көчәя. Хәрәкәт күп булган урында юл һәлакәтләре саны да арта. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Россия территориясендә 132 меңнән артык авария теркәлде, аларда 15 меңләп кеше һәлак булды. Районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлтранспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлтелгән чараларны еш уздыралар. Әле шушы көннәрдә генә тагын бер файдалы акция үткәрелде.

    Дәүләт автоинспекторлары, машинаны туктатып, руль артында утыручыга: “Сезнең машинада яктылык кайтаргыч жилет бармы?” дигән бердәнбер сорау бирделәр. Җавапка шофер башын гына чайкый.

    Әйе, машинада жилет булмый, ә аның һәр шоферда булуы гаять мөһим. Ул аеруча авыллардан тыш юлларда һәм юлның яктыртылмый торган урыннарында кирәк. Яктылык кайтаргыч жилет тәүлекнең караңгы вакытында юлдан баручы кешене ерактан күрергә ярдәм итәчәк. “Күзгә күренерлек бул” акциясен уздыру нәтиҗәсендә әлеге иратның машинасында хәзер бик тә кирәкле атрибут бар инде.

    - Без яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру максатында “Күзгә күренерлек бул” дип аталучы акция уздырабыз. Мондый эш балалар белән, ата-аналар җыелышларында белем бирү учреждениеләрендә, шулай ук урамнарда җәяүлеләр белән дә уздырыла. Монысында әлеге акция шоферларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында оештырылды. Һәр шоферга яктылык кайтаргыч элементлары булган жилетлар бирәбез, - дип сөйләде “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” Дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина.

    Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Юл хәрәкәте иминлеге бүлеге җитәкчесе белән берлектә акция уздыру өчен кемнәрнедер махсус чакырып тормаганнар. Район үзәгендәге спорт комплексы янындагы машина кую урынына үзләре чыгалар һәм руль артындагыларга һәм җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч жилетлар бирәләр. Сүз уңаеннан әйткәндә, җәяүлеләргә дә үзләренең иминлеге турында кайгыртырга һәм караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементлары булган киемнәр кияргә кирәк. Аның тиешле кагыйдәсе дә бар.

    Реклама

    - Бу очракта Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1 пункты күздә тотыла. Анда һәр җәяүленең авылларга карамаган урыннарда һәм машина юлларының яктыртылмый торган участокларында яктылык кайтаргыч жилеттан булырга тиешлеге, шулай ук юлны бары тик җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннан гына чыгарга кирәклеге күрсәтелгән, - дип өстәде Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенә караган ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айрат Әсәдуллин.

    Районның ЮХИДИ бүлеге җ и т ә кч е се н н ә н м о н д ы й көтелмәгән бүләк руль артында утыручыларны гаҗәпкә дә калдырды, шулай ук сөендерде дә.

    Мондый жилет шоферларда да, җәяүлеләрдә дә һәрвакыт булырга тиеш. Әгәр дә аны кимәгәнсез икән, сезне административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.

    Эрнест АБДУЛАЕВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: