Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау районын Равил Хисаметдинов җитәкләячәк

    Узган шимбәдә, 9 октябрьдә, Биектау муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясе узды. Анда район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның үз вәкаләтләрен туктатуы мәсьәләсе каралды. Рөстәм Кәлимуллинны озатырга һәм районга яңа Башлыкны тәкъдим итәргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.

    Сессия Россия, Татарстан һәм Биектау районы гимннары белән башланып китте. Искәртеп үтәбез, Биектау районы гимны 2011 елда, Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелек иткән чорда кабул ителде. Районның ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган төп музыкаль әсәре яңгыраганда депутатларга һәм сессия кунакларына соңгы 10 елда район үсешенә багышланган видеоролик күрсәтелде.

    Районда б арган уңай күрсәткечләрнең нигезе - соңгы елларда Биектау районының шактый тотрыклы үсүе. Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелек иткән соңгы 11 елда Биектау районы йөзе танымаслык булып үзгәрде. Ул хәзер республикада аграр өлкәдәге казанышлары һәм үскән инфраструктурасы белән аерылып тора. Республика программалары ярдәмендә соңгы елларда районның социаль йөзе дә бик үзгәрде. Халык саны да ел саен уртача 1 мең кешегә артып барды. Шул еллар эчендә мең квадрат метрдан артык торак мәйданы файдалануга тапшырылды. Халык иске, аварияле йортлардан өр-яңа йортларга күчте. Район үзәгендә генә түгел, Биектау районына кергән авылларда да үзгәрешләр шактый. Халыкның күңеленә иң хуш килгәне - төзелешләр. Мәктәп, балалар бакчалары, спорт комплекслары һәм мәйданчыклары, ФАПларны бер түбә астына алган биналар салынды.

    Биектауның яшь спортчылары Россия дәрәҗәсендәге зур ярышларда катнаша һәм Татарстан данын яклый. Ә Рөстәм Кәлимуллин бүгенге көннән Россия Дәүләт Думасында Биектау районы мәнфәгатьләрен генә түгел, аграр мәсьәләләр комитетында Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен яклау өчен дә тырышачак.

    “Башлык китүне гадәти вакыйга итеп кабул итәргә кирәк, - диде үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. - Апас районында да, Биектау районында да халыкта үкенү хисе бар. Бер гаилә булып яшәгән, дус, тату эшләгән, дистә еллар дәвамында кыенлыкларны бергәләп хәл итеп килгән якын кешенең китеп баруы, әлбәттә, борчылу тудыра. Әмма Рөстәм Галиуллович ташлап китми. Ул федераль үзәккә китә. Дәүләт Думасы депутаты мөмкинлекләреннән файдаланып, республикада социальикътисади программаларны, милли проектларны тормышка ашыруда актив катнашачак. Минем фикеремчә, алга таба биектаулылар Рөстәм Галиулловичның конкрет ярдәмен, һичшиксез, тоярлар, аңа тагын да рәхмәтле булырлар”.

    Рөстәм Галиуллович, үз чиратында, биектаулыларга үзенең чиксез рәхмәтен җиткерде. Иң четерекле мәсьәләләрнең берсе - Каменка авылында тимер юл аша күпер салу эшен искә алып үтте ул. 2011 елга кадәр биредә машиналар сәгатьләр буе поезд үткәнне көтә торган була. Район Башлыгы булып эшли башлаган чорда ул иң беренчеләрдән халыкның үзәгенә үткән проблемаларны хәл итә башлый. Күпер проблемасы нәкъ менә шундыйлардан була.

    “Район Башлыгы булып эшләгән дәвердә депутатлар, җитәкчеләр ярдәме белән бик күп проблемалар хәл ителде, - дип билгеләп үтте Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Галиуллович Кәлимуллин үзенең чыгышында. - Мин сезнең барыгызга да бик рәхмәтлемен. Кайда гына эшләсәм дә, мин үземне Биектау районы кешесе итеп хис итәчәкмен. Кайтырмын, очрашырбыз, проблемаларны бергәләп хәл итәрбез. Равил Фәритовичка теләктәшле булыгыз. Мин аны күптән беләм инде - без бергә эшләдек. Ул эш кешесе. Кыска гына вакыт эчендә Апас районын иң перспективалы һәм актив үсеп килә торган районнарның берсе дәрәҗәсенә күтәрде. Равил Фәритович белән Биектау районының киләчәге матур булачак”.

    Реклама

    Равил Хисаметдинов Буа районында туып үсә. 1999 елда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы каршындагы юридик институтның Казан филиалын тәмамлап, «юриспруденция» белгечлеген ала. 2002 елда ул дәүләт структурасына килә - Буа район администрациясенең оештыру бүлегендә эшли башлый. 2005 елда берничә ай «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе филиалында директор булып эшләп ала һәм яңадан район администрациясенә әйләнеп кайта. Бу юлы аны район Башлыгы аппараты җитәкчесе итеп билгелиләр.

    2006 - 2008 елларда Равил Хисаметдинов Буа район Советы аппаратын җитәкли, соңыннан район Башлыгының беренче урынбасары булып эшли.

    2013-2014 елларда Равил Фәритович Минзәлә шәһәре һәм районы Башкарма комитетын җитәкли. 2017 елга кадәр Апас районы Башкарма комитеты рәисе була. 2017 - 2019 елларда республиканың Баш инвестиция- төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли. Соңыннан аны республика җитәкчелеге Апас муниципал районы Башлыгы итеп билгели.

    “Равил Фәритович та, Рөстәм Галиуллович кебек, җитәкчелек органнарда бик күп тәҗрибә туплаган кеше. Президент тәкъдимен берсүзсез кабул итте. Рөстәм Галиуллович кулыннан эстафетаны ул югары кәеф белән кабул итеп ала. Бездә бернинди шик юк: һәр ике районда да матур традицияләр һәм игелекле эшләр сакланыр, дәвам итәр”, - дип төгәлләде үзенең сүзен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

    Дәүләт Советы Рәисе Рөстәм Кәлимуллинны «ТР җирле үзидарәне үстерүгә керткән казанышлары өчен» дигән медаль белән бүләкләде. Ә Дамир Шәйдуллинга Биектау районы җирле үзидарә органнарын үстерүгә керткән намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

    Эльвира МОСТАФИНА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: