Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Биектау районы Айбаш авылыннан Әлфинур Низамиева: "Сыер асрауның хезмәте буш инде"

    Якташыбыз сыер асрау серләрен сөйләде.

    -Без бер сыер асрыйбыз. Арткан сөттән каймак аертып, эремчек ясап сатам. Сыерыбызның сөте генә сыеграк. Сораучылар булса, өч литрлы банкасын 120 сумнан бирәм. Каймагын аерткач, сатарлык әллә ни калмый да инде. Казанга якынрак авылларда күптәннән 150-160 сумнан саталар, диләр.

    Эремчекне килограммын 160 сумга, каймакның 100 граммын 36 сумга сатам. Каймакны мин граммлап үлчәп салам. Каймак сыеграк булгач, банкасы җиңелрәк килә. Кешегә яхшы булсын, дим.

    Сөт җыючылар бездә 20 сумнан алып китә. Бигрәк арзан инде. Әни колхозда сөт җыючы булып эшләде. Ул сөтнең литры өчен кешегә 33 тиен түләдек дип әйтә иде. Ягулык 16 тиен торган. Советлар Союзы заманында бер литр сөткә ике литр ягулык алганнар. Хәзер бөтен әйбер кыйммәт, ә сөтнең бәясе юк.

    Сыер асрауның хезмәте буш инде. Саткан ризыктан бераз акча керсә дә, ашлыкка тотылып бетә ул. Кичә генә узган елгы арпаны 13 сумнан алдык. Әле ярый ирем печәнне үзе әзерли.

    Реклама

    Без сыерсыз, сөтсез яши алмыйбыз шул. Көн саен кешегә банка күтәреп керү әллә ничек кебек. Сөтен, каймагын, эремчеген, катыгын ирем дә бик ярата. Көн дә алар өстәлдән өзелми. Олыгайгач ничек яшәрбез дип борчылам.

    Хәзер авылда мал бик нык кимеде. Кызым авыл советында эшли. Күптән түгел генә субсидия түләү өчен авыллардагы сыерларны барладылар. Биш авылга 52 сыер калган икән. Күпме инде ул? Субсидия алу өчен район үзәгенә барып белешмә җыеп йөрисе юк. Аллага шөкер, авылда бөтен кәгазен эшләп бирәләр. Ветеринарларыбыз да бик әйбәт, белемле. Кайчан чакырсаң, шунда килеп прививкасын ясыйлар, башка ярдәм кирәк булса да булышалар. Алардан башка гына мал асрап булмас иде. Рәхмәт үзләренә.

    Подробнее: https://intertat.tatar

    Фото: Владимир Васильев 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: