Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Биектау хәбәрләре” газетасы хат ташучылар арасында бәйге игълан итә

    Биектау районы хат ташучылары арасында “Һәр өйгә - газета” дигән бәйге игълан ителде.

    Биектау районы хат ташучылары арасында “Һәр өйгә - газета” дигән бәйге игълан ителде. Тырыш хат ташучыларның кайсы үз участогында 2022 елның беренче ярты елына “Высокогорские вести” - “Биектау хәбәрләре” газетасына язылучылар санын иң зур процентка арттыра, “Һәр өйгә - газета” бәйгесенең җиңүчесе була.

    Бәйгенең кагыйдәләре белән таныштырып үтәбез.

    “Һәр өйгә - газета” бәйгесен Биектау муниципаль районы Советы һәм «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Высокогорские вести» газетасы редакциясе гамәлгә куйды. Бәйге кагыйдәсенең тулы варианты «Высокогорские вести» һәм «Биектау хәбәрләре» газеталарында басылачак, «Высокогорские вести» http://biektaw.ru сайтының “Бәйгеләр” бүлегендә урнаштырылачак.

    2021 елга йомгак ясау буенча район күләмендә уза торган тантаналы чарада бәйгедә җиңеп чыгучыларга Дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылачак.

    Җиңүчеләр “Почта элемтәсенең авыл бүлегендә иң яхшы почтальон” дигән номинациядә ачыкланачак. Җиңүчеләр өчен 3 призлы урын бирелә:

    I урынга - 5 мең сум;

    II урынга - 3 мең сум;

    Реклама

    III урынга - 2 мең сум акча каралган.

    Бәйге районның төп басмасы «Высокогорские вести» һәм «Биектау хәбәрләре» газеталарының укучысына барып ирешүе өчен күп көч куючы почтальоннарны зурлау һәм, шулай ук, район газетасын укучылар арасында популярлаштыру, аның тиражын арттыру максатында уздырыла. Авыл җирләрендә почтальоннар бик кирәкле кешеләр, алар һәр өйгә мәгълүмат алып килүчеләр. Һәр кеше аларны таный, аралашу өчен генә булса да зарыгып көтеп ала. Бүген тармакта кыенлыклар булуга карамастан, почта хезмәткәрләре үзләренә йөкләнгән вазифаны намус белән башкара. Алар тырышлыгы белән район газетасына язылучылар саны да артып тора.

    Редакция үзенең тиражын арттыру буенча районның бюджет учреждениеләренә зур өметләр баглый. Газета корреспондентлары балалар өчен дә, яшьләр һәм өлкәннәр өчен дә кызыклы, файдалы темалар белән баетырга тырышалар.

    Бәйгене гамәлгә куючылар район газетасының тиражын узган елның шул чорындагы тираждан күпкә арттыру максатын күздә тота. “Һәр өйгә - газета” бәйгесенең кагыйдәсе буенча аны оештыручылар яңа елның беренче ярты еллыгында тираж элеккеге күрсәткечләрдә генә калган очракта җиңүчеләрне ачыкламаячак.

    Бәйге 2021 елның 24 ноябреннән 25 декабренә кадәр уздырыла. Аның барышы белән «Высокогорские вести» һәм «Биектау хәбәрләре» газеталары, җирле радио-телевидение каналлары аша танышып барырга була. Почтальоннарның бәйгедә катнашу дәрәҗәсен редакция коллегиясе Биектау районы почтамты белән бергәләп күзәтеп барачак.

    Бәйге турында тулырак мәгълүматны 2-36-48; 8-987-292- 71-05 телефоннары аша алырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: