Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Айдар Камалов - алдынгы укытучы

    Иң мөһим һәм катлаулы һөнәрләрнең берсе булган укытучы һөнәренә барлык заманнарда да ихтыяҗ зур булган. Укыта, өйрәтә белү сәләте һәркемгә дә бирелми. Педагог булуы җиңел түгел, аның өчен таләпчәнлек һәм сабырлык, балаларны ярату, аларга карата шәфкатьле булу, моңарчы күрелмәгән серле дөньяга ишекләр ачып, белемеңне тапшыра белү сәләте дә кирәк.

    Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айдар Камаловның педагоглык юлы 1983 нче елда, Казан педагогия институтын тәмамлап, шушы уку йорты бусагасын атлап кергәннән соң башланган. Дөресен генә әйткәндә, ул тормышта башка юлны сайламаган да булыр иде, чөнки әти-әнисе дә, әби-бабалары да, башка туганнары да педагоглар булганнар. Әле нинди генә педагоглар! Айдар Ленаровичка үрнәк алырлык кешеләр дә, киңәш сорап мөрәҗәгать итәрлек туганнар да булган.

    Б и е к т ау м ә к т ә б е н дә эшли башлавының беренче көннәреннән үк Айдар Камалов үзен килеп туган барлык бурычларны хәл итәргә сәләтле педагог итеп таныткан, эшендә үзенчәлекле иҗади алымнар кулланган. Ул укучыларны үз фәне белән кызыксындыра, аларга тарихның коры саннар һәм күп санлы исемнәр һәм вакыйгалар гына түгел, ә узганга мавыктыргыч сәяхәт, тарихта эз калдырган шәхесләр яшәгән чорга күз салу мөмкинлеге дә булуын төшендерә алган. Җәмгыять белемен һәм тарихны өйрәнү анализлауны һәм тәнкыйтьчел фикер йөртүне дә үстерә, ә болар тормышта бик мөһим роль уйный.

    Айдар Ленаровичка укучылар белән уртак тел табарга аның мавыгулары - музыка, спорт, туризм, спорт ориентирлашуы һәм башкалар ярдәм итә. Укучыларны яшь педагог янында булу һаман күбрәк кызыксындыра, алар бер үк төрле фикер йөртә башлыйлар. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки укучыларга барлык заманнарда да гадел, таләпчән, битараф булмаган һәм алдынгы фикерле укытучылар ошаган. Ә ата-аналар өчен иң мөһиме - педагогның балаларның күңелләренә ачкыч табуы, аларның укытучыларын яратулары, хөрмәт итүләре. Аның янында һәрвакыт кызыклы, ул нинди дә булса мавыктыргыч нәрсә уйлап тапмый калмый.

    Педагогның тормышта, яшәештә гел актив булуы Айдар Камаловка бары укытучы гына булып калырга ирек бирми. Студент чагында туризм белән мавыгуы аны мәктәп командасын туристлык слетына әзерләү эшенә керешергә этәрә. 1990 нчы елда Биектау районы укытучылары командасы республиканың туристлык слетында 3 нче урынны ала. Һәм моның нәкъ менә шулай булуына Айдар Ленарович үзеннән зур өлеш кертә. Ә 2014 нче елда ул тагын бер үрне яулау эшенә керешә: биш ел буена республика күләмендәге ачык геологик олимпиадада катнашу өчен укучылардан геологик команда әзерли.

    Укучылары белән бергә аларның педагоглары Айдар Камаловның да һөнәри осталыгы арта бара. Ул педагоглык осталыгында югары үрләрне яуларга омтыла һәм үзенең туплаган методик эшләнмәләрен яшь хезмәттәшләре белән дә теләп уртаклаша, балаларны уку белән ничек кызыксындырырга икәнлеген аңлата.

    Булачак тормыш иптәше Рәмзия Римовна белән дә ул Биектауның 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә таныша. Рәмзия Римовна да бирегә педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң юллама буенча килә. Бер-берсен ошатып йөрүләр акрынлап тирән хискә әверелә һәм тагын бер укытучылар гаиләсе барлыкка килә, шуның белән Камаловларның Айдар Ленаровичның бабалары нигез салган педагоглар династиясе дәвам итә. Тиздән яшь гаиләдә уллары Аяз белән Алмаз, соңрак кызлары Әдилә туа.

    Реклама

    Укытучы хезмәте һәрдаим зирәклекне һәм сабырлыкны, һөнәри осталыкны һәм күңелнең иң күркәм сыйфатларын сыный. Айдар Камалов һәрвакытта да белемгә омтыла. Тәҗрибәле остаз буларак, аңа яшь укытучылар еш мөрәҗәгать итә. 2000 нче елда, конкурста катнашып, укытучылар алмашу программасына кушыла һәм ике ай Америка Кушма Штатларында була. 2006 нчы елда ул “Мәгариф” милли проектында җиңү яулый, 2012 елда “Безнең иң яхшы укытучыбыз” грантына ия була.

    Төрле бәйгеләрдә катнашып, ул кыйммәтле тәҗрибә туплый. 2013 нче елда, муниципаль турда абсолют җиңүче булып, “Ел укытучысы” һөнәри конкурсының республика этабында Биектау районы намусын лаеклы яклый. Камалов - югары категорияле укытучы. Аның казанышлары күп төрле бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Аңа “ТР мәгарифендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе тапшырылган, “РФның гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре”, “Хезмәт ветераны” исеме бирелгән.

    Айдар Камалов - тәҗрибәле укытучы, аның күп укучылары БДИ һәм ТДИны тапшыру өчен тарих белән җәмгыять белемен сайлыйлар. Әле ул өстәвенә БДИ һәм ТДИ эшләрен тикшерү буенча эксперт та булып тора. Ул күп тапкырлар Россия дәрәҗәсендә тарих буенча яңа дәреслекләр һәм уку программаларын сынап караган. Аның укучылары арасында укытучылары үрнәгендә педагоглык һөнәрен сайлаучылар да бар.

    Педагогның моннан да зуррак бүләкләре бар. Үзе укыткан балаларның тормышта уңышка ирешүләре, аларның дөрес юлны таба алулары, аларның үзләренең һәм әти-әниләренең рәхмәт әйтеп шалтыратулары барлык мактаулар һәм котлаулардан да кадерлерәк. Педагогның осталыгы укучыларының уңышлары буенча бәяләнә. Мәктәптә 38 ел эшләү дәверендә Айдар Ленарович 5 сыйныф тәрбияләп чыгарган, укучылары өчен дә, аларның әти-әниләре өчен дә иң якын кешегә әверелгән.

    Елена МАРТЫНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: