Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Александр атакай: «Бозлы суда коену чиркәү кануннарына бәйле түгел»

    19 гыйнварда православие динен тотучылар олы бәйрәмнәрнең берсе - Хач мануны билгеләп үтәләр (Крещение). Суны элек-электән үк иң изге табигать байлыгы дип санаганнар. Хач манылган су тереклек суы дип йөртелгән, ул авырулардан дәвалый, кешегә тән көче генә түгел, рухи ныклык та бирә дигән ышану бүгенге көнгә кадәр яши. Кач ману - Инҗил (Евангелие) буенча, Гайсә Коткаручының (Иисус Христос) Иордан елгасы суында Чукындыручы Яхья (Иоанн) тарафыннан аруландыру вакыйгасына бәйле христиан динендә урнашкан бәйрәм. 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында бәйрәм ителә. Халык календаренда, «керәшен суыклары» буларак искә алына. Бу турыда без тулырак мәгълүмат алу өчен Биектау районы Благочинные Александр Ермолинга мөрәҗәгать иттек.

    - Александр атакай, бүген Хач ману бәйрәме. Әйтегез әле, православие динен тотучылар бу көнне нинди вакыйганы бәйрәм итәләр?

    - Бу көнне без Инҗилдә язылган вакыйгаларны искә алабыз. Безгә Гайсә пәйгамбәр ничек чукынырга кирәклеген үз мисалында күрсәтеп калдырган. Гайсә пәйгамбәр 30 яшендә, димәк, аңлы рәвештә Иордан елгасына килә һәм чукындыручы Яхья ярдәмендә елга суына кереп арулана. Шуның ярдәмендә Гайсә пәйгамбәр православие христианнарына чиркәү кануннарына буйсынуны нәкъ менә чукынудан башларга кирәклеген әйтеп калдыра. Туганнан соң чукынган кеше тагын бер тапкыр, монысында инде мәңгелеккә, яңа кеше булып туа.

    - Кышкы салкында коенуның моңа нинди катнашы бар?

    - Моны бер мәгънәдә генә әйтеп булмый. Чиркәү кануннары бар, халык тарафыннан туган гореф-гадәтләр бар. Чиркәүдә бу көнне гыйбадәт кылына, су изгеләндерелә. Чөнки бу көнне Коткаручы үзе Иордан елгасы суына кергән. Без бу көнне җир шарында булган барлык суларның да изгеләнгәненә ышанабыз. Аны Коткаручы изгеләндерә. Шуңа бәйле рәвештә чиркәүдә Чумылдыру йоласы үтәлә. Әмма йолага бәйле иң мөһим гамәлне билгеләп үтәргә кирәк: без бу көнне коену урынын түгел, ә суны изгеләндерәбез.

    - Димәк, бозлы суда коену - халыкта күп гасырлар дәвамында килә торган гореф-гадәт?

    Реклама

    - Нәкъ шулай. Бозлы суда коену - ул гореф-гадәт. Белгәнебезчә, изгеләндерелгән суда коену Палестинада башланып китә. Анда бик җылы. Хач ману көннәре килеп җитә башлаганда мин һәрвакыт искәртеп үтәм, Палестинада бу көнне 25 градус җылы була. Ә бу вакытта безнең киңлектә 20 градус һәм аннан да артыграк салкыннар булырга мөмкин. Бозлы суга керер алдыннан ахырын уйларга кирәк. Хач ману көнендә Иордан елгасы суында коенуның үз мантыйгы бар - анда Коткаручы үзе коенган.

    Кайберәүләр бозлы суга бернинди дини кануннарга сыймый торган теләкләр белән керә. Имеш, ул изге суда үзенең гөнаһларын юа. Алай түгел. Мондый гадәтнең чиркәүгә бернинди катнашы юк. Әгәр кеше Раштуа постын төгәл үтәсә, даими рәвештә чиркәүгә йөрсә, гыйбадәт кылса, бәйрәм уңаеннан коенып алу комачауламый. Бу очракта дин тотучы кеше, дөрестән дә, үзен физик яктан да, рухи яктан да чистарынып калган кебек хис итә.

    Ә бездә, кызганычка каршы, башкачарак эшлиләр шул. Хач ману көнендә кешеләр тән җылыту өчен спиртлы эчемлекләр кабып, алдан ук әзерләнгән бәкегә киләләр һәм суга чумып чыгалар. Алар арасында чиркәүгә йөрүчеләр бик аз була. Мондый коенуга мин, гомумән, каршы. Шуңа күрә тагын бер кат кабатлыйм, Хач ману көнендә бозлы суда коенуның чиркәүгә бернинди катнашы юк. Бозлы суның сәламәтлек өчен зарары күп булырга мөмкин. Чиркәүгә килеп, Аллаһыдан үзеңнең гөнаһларыңны ярлыкавын үтенү өчен үз-үзеңне җиңәргә кирәк шул. Монысы инде бәкегә кереп чыгудан күпкә чыдамлырак , ныклырак, рухи яктан сәламәтрәк булуны сорый торган гамәл. Хач ману көнендә чиркәүгә килеп гыйбадәт кылудан да изгерәк гамәл юк.

    - Александр атакай, әңгәмәгез өчен Сезгә зур рәхмәт. Сезнең үзегезне дә чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Ә инде христиан динен тотучы райондашларыбызның бу изге бәйрәм көне күңелләрен җылытсын, чын күңелдән ышану ел буена изге гамәлләргә көч бирсен.

    Әңгәмәне Галия ИЛДАРОВА алып барды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: