Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Аеклык чаңгы юлы” - сәламәтлек, көч, күңел күтәренкелеге

    Кемнәрдер Яңа ел табынына әзерләнгән тәм-томнар белән сыйланган арада икенчеләр бергәләп спорт белән шөгыльләнеп алуга өстенлек бирделәр. Биектау районында 2022 елда иң беренче чара итеп “Аеклык чаңгы юлы”н уздырдылар. Ярыш Биектау районының дини җәмгыятьләре инициативасы белән оештырылды.

    Чаңгыда узышырга яратучылар өчен Яңа ел күтәренке рухта башланып китте. Районның иң зур ике дини җәмгыяте инициативасы белән ачык һавада спорт бәйрәме үткәрелде.

    - Аеклык чаңгы юлы - бергәләп уйланылган фикер. Мондый идея миндә дә, безнең хәзрәттә дә һәм чаңгы базасы директорында да бер үк вакытта барлыкка килде, дисәк тә була. Гыйнвар каникулларында биектаулылар өчен күңелгә ятышлы һәм файдалы чара уздырасыбыз килде, - диде Биектау районы благочинные Александр Ермолин.

    - Безнең өндәмәгә күп кешенең игътибар итүенә бик шатландык. Дин әһелләре барлык заманнарда да массакүләм спорт чараларын хуплаганнар һәм хуплыйлар. Сәламәт тәндә сәламәт акыл дип юкка әйтмиләрдер. Әгәр дә тәнең сау түгел икән, рухың да төшенке булачак. Шуңа күрә без, вакытны бөтенебез бергә җыелып файдалы һәм кызыклы итеп уздыру өчен, чаңгы узышлары оештырырга булдык, - дип өстәде Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать Гайфуллин.

    Ярышта катнашучылар бары биектаулылар гына түгел иде. Станислав Шамшурин, мәсәлән, гаиләсе белән Казаннан килгән. Узыш нәтиҗәләре буенча уңай хис-тойгылардан тыш ул әле истәлекле бүләк тә алды.

    Реклама

    - Безнең гаилә сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирә, барыбыз да спорт яратабыз. Әлеге бәйрәм көннәрендә без чаңгыда шуу, ярышта катнашу өчен балалар белән бергә килдек. Биредә бөтен нәрсә бик шәп оештырылган. Ә һава торышы безне куркытмый, киресенчә, дәртләндерә, рухландыра гына, - дип белдерде үзенең фикерен ярышта катнашкан Станислав Шамшурин.

    Стартка барлыгы чаңгы узышларын яратучы 40 кеше чыкты. Аларның барысын да яшь төркемнәренә бүлделәр. Спорт белән шөгыльләнүдән тыш, чәй эчү йоласы һәм конфессияара сөйләшүләр дә булды. Ярышка килүчеләр уңай хис-тойгылар алдылар, ә призлы урыннарны яулаучылар өйләренә узышны оештыручылар әзерләгән истәлекле бүләкләр белән дә кайтып киттеләр.

    Эрнест АБДУЛАЕВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: