Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзебезнеке. Рөстәм Миңнехановның Биектауда эшләгән еллары турында

Изге урын буш тормый: киләләр дә китәләр, китәләр дә киләләр. Биектауга хакимият башлыгы булып Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килгәч тә әллә ни ис китмәгән кебек иде. Чөнки моңарчы да башлыкларны күргән бар иде инде. Биектаулылар шулай дип фикер йөртте. Ләкин яңа җитәкченең эш алымнарын күргәч, әлеге фикер «җеби» төште. Рөстәм...

Изге урын буш тормый: киләләр дә китәләр, китәләр дә киләләр. Биектауга хакимият башлыгы булып Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килгәч тә әллә ни ис китмәгән кебек иде. Чөнки моңарчы да башлыкларны күргән бар иде инде. Биектаулылар шулай дип фикер йөртте. Ләкин яңа җитәкченең эш алымнарын күргәч, әлеге фикер «җеби» төште.
Рөстәм Нургалиевич икенче көнне үк районның элекке җитәкчеләрен, ветераннарын җыйды һәм турыдан-туры: «Миңа сезнең киңәшегез кирәк!» - диде. Аксакалларның башлыктан мондый сүзләрне ишекәннәре юк иде моңарчы. Дөрес, аларны сукмадылар, какмадылар, бәйрәм саен чәй өстәле янына җыеп, рәхмәт сүзләре әйтеп, бүләкләр бирделәр, җилкәләреннән кагып, башларыннан сыйпадылар. Ләкин киңәшкә чакырган җитәкче юк иде әле. Киңәш дигәннән, әйе, алар гомерләрен районга багышлаган кичәге белгечләр, абруйлы кешеләр бит. Аларның «сандыклары» буш түгел, чөнки төрле елларда төрлесен күрделәр, әйтер сүзләре дә, бирер киңәшләре дә һәр очрак өчен бар, әлбәттә.
Кыска, әмма туры сүзле Нургали агай малае, чыннан да, эшләргә килгәнлеген һәрдаим раслый барды. Яңа җитәкченең холкына карап, әүвәл элекке-салынкы йөрүчеләр дә итәкләрен җыя төштеләр. Башлыкның «талканы коры», әмма күңеле нечкә, күзе үткен иде. Әйткән сүзен җилгә очырырга ирек бирмәде ул.
Р.Н.Миңнеханов эшләгән дәвердә районда байтак изге эшләр башкарылды. Бүгенгесе көндә дөньяга танылган автодромнан тыш та күп булды әле андый гамәлләр.
Ул газлаштыру планын эшләтте. Бүгенгесе көндә биектаулылар җылы өйләрендә утырып бу шәхескә дога укып рәхмәт әйтәләрдер.
Авыл халкының үзәгенә үткән нәрсә юл икәнлеген һәркем белә. Яңа җитәкче район күләмендә юллар төзү һәм булганнарын яңарту эшенә ныклап кереште.
Шуларның кайберләренә аерым тукталсак та буладыр, өстәвенә Рөстәм Нургалиевич үзе дә буш сүзләрне түгел, төгәллекне ярата.
Рөстәм Миңнеханов хакимият башлыгы булып өч елдан артык вакыт эшләү дәверендә Биектау районы шактый алга китте, һәм бу барлык өлкәләргә дә карый: ул чорда авыл хуҗалыгы, сәнәгать, иҗтимагый тармаклар бермә-бер үсеш алды, базар мөнәсәбәтләре ныгый башлады. Авыл хуҗалыгы оешмалары үзләре җитештергән продукцияне, мөстәкыйль рәвештә эшкәртеп, кулланучыга җиткерә башлады. Шәхси эшмәкәрләргә бизнесларын төзүгә ярдәм итә торган программалар гамәлгә кертелде, альтернатив җитештерү һәм сату өчен уңай шартлар тудырылды. Әлбәттә, болар барысы да сәяси эшчәнлекнең алдынгы формалары.
1995 елда 18,1 центнер ашлык, 154 центнер бәрәңге, 185 центнер яшелчә, 27 центнер терлек азыгы хәстәрләнде. 1996 елда район 28 мең тонна ашлык сатып, дәүләт заказы нормасын үтәде.
Әгәр дә 1992 елда беренче сортлы сөтнең бары тик 70 проценты гына сатылган булса, 1996 елда әлеге сан 86 процентка җитә. Бу вакыт аралыгында сортланмаган продукцияне тапшырудан югалтулар кичергән хуҗалыкларның саны 4,5 мәртәбә кими. Майлы сөтне сату «Урак һәм чүкеч» авыл хуҗалыгы кооперативының кассасына 80 миллион сум табыш китерә, бары тик 1996 ел дәвамында гына да «Правда» авыл хуҗалыгы кооперативы - 105 миллион сум, КГАВМ учхозы 82 миллион сум табыш эшли.
Халыктан сөт сатып алу күләме арта. 1995 елда Әлдермеш үзидарә советы буенча бер сыердан - 1694 килограмм, Зур Битаман буенча - 1699 килограмм, Шәпше советы буенча - 1742 килограмм сөт җыелды.
1995 елның 5 мартында җирле Советларга һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау уздырылды. Аның нәтиҗәләре буенча элеккеге авыл советлары урынында 27 җирле үзидарә советы төзелде.
1995 елның уңышын арттыру максатыннан район хуҗалыклары 32 мең тонна минераль ашлама белән тәэмин ителде. Бу ел эчендә АООТ «Агро-химсервис» үзенең эшчәнлеге белән 2 миллиард 200 миллион сум табыш алды.
Бу еллар дәвамында иң зур уңышка капиталь төзелеш өлкәсендә ирешелә. 1995 ел дәвамында гына да бу өлкәдә 66 миллиард 666 миллион сум дәүләт капиталь чыгымнары тотыла. Нәтиҗәдә 26748,5 квадрат метр торак эксплуатациягә кертелә.
1995 ел эчендә район авылларын газ белән тәэмин итү өчен дәүләт бюджетыннан 4916,8 миллион сум акча җәлеп ителә. 2002 фатирга газ кертелә һәм 128,5 километр газүткәргеч сузыла. 1995-1996 еллар аралыгында 10 мәктәп һәм балалар бакчасына, 16 сәнәгать объектларына газ кертелә.
1995 елда машиналар өчен 6 километр асфальт юл түшәлә һәм ремонтлана.
Алдагы елларда да төзү темплары кимеми. Моның ачык дәлиле булып түбәндәгеләр тора: 14 кечкенә авылда кибет төзелә, Биектау, Чыршы, Наратлык авылларында мәктәпләр сафка баса, Кече Клык авылындагы мәктәп реконструкцияләнә, Дөбъяз хәстәханәсен төзү дәвам итә. 1996 елның ахырында иске райисполком бинасында урнашкан оешмалар һәм Красносельский үзидарә советы яңа бинага күчә. Саклык банкы, Хөкем идарәсе, азык кухнясы биналары эксплуатациягә тапшырыла. Заманча проектлар буенча төзелгән әлеге биналар, район үзәгенә ямь өстәп, аны тулыландырып тора. Су, җылылык һәм электр белән тәэмин итүнең масштаблары киңәйтелә. Мәсәлән, бер ай эчендә генә дә Дөбъяз су үткәргечен төзү һәм реконструкцияләү өчен бюджеттан 1 миллиард сум акча җәлеп ителә; Кече Клык авылындагы инженерлык коммуникацияләре, район үзәгендәге, Коркачык авылындагы котельня һәм су үткәргечләр, Дөбъяз һәм Биектаудагы җылылык һәм электр системаларын төзү өчен дә шундый ук күләмдә акча бүленде. Болар барысы да халык яшәешен яхшырту максатыннан башкарылды.
Райондагы халыкны 100 процент газ белән тәэмин итү максаты куела. Бүгенге көндә барлык авылларга да газ үткәрелгән. Шулай ук барлык авылларга илтүче юллар асфальт белән түшәлгән.
1995 елда зур әһәмияткә ия булган Казаклар-Алат, Әлдермеш-Зур Ковали, Кулбаш-Дөбъяз, Югары Иягә; 1996 елда Киндери-Крутушка, КГАВМ учхозына кадәрге юлларга асфальт түшәлде.
Район хакимияте башлыгы Р.Н.Миңнеханов җитәкче кадрларның көчле үзәген булдыра алды. Күп кенә авыл хуҗалыкларын яшь, дәртле, көчле һәм креатив фикерли һәм эшли торган белгечләр җитәкли башлады. Әлбәттә, бу эштә яшьләргә тәҗрибәле, вакыт сынавын үткән белгечләр дә ярдәм итә.
Районның барлыкка килүенең беренче көннәреннән үк эшләп килгән «Бөреле» агрофирмасы чын-чынлап аның йөзек кашына әверелде. Бүгенге көндә ул - киң даирәгә билгеле булган терлекчелек фермасы гына түгел, ә төрле өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы хуҗалык та. «Бөреле» агрофирмасы карамагында 10 мең гектардан артык җир биләмәсе бар. Агрофирма үз канаты астына «Россия» колхозы, «Алга», «Дуслык», «Коркачык» совхозылары кебек таркалып, артта калып баручы хуҗалыкларны да алды. Алар хәзер заман белән бергә атлаучы, үсеш алган инфраструктуралы агрофирманың бүлекчәләре булып тора.
Ә күпме эшләр башкарылган?! Барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Хохлово авылында Казанка елгасы аша төзелгән зур, капиталь басма, Потанихин басмасы, Мәмдәл авылындагы шәһәр белем йортларыннан калышмаган укыту-тәрбия бирү комплексы, яңа терлек фермалары, «Калининское» кооператив предприятиесендәге сөт, май, сыр һәм башка сөт продуктлары җитештерү комплексы төзү, Чыршы авылында яңа мәктәп, Олы Битаман, Ювас, Бикнарат, Әлдермеш авылларында яңа мәчетләр төзү, Дөбъяздагы көнкүреш хезмәт күрсәтү йорты, 1996 елның февралендә Биектауда яңа үзәк мәчет ачылу, чиркәүләрне тергезү, дистә меңнәрчә квадрат метр торакларны эксплуатациягә тапшыру һәм тагын бик күп эшләр башкарылды. Бу барлык проектлар да Рөстәм Миннихановның актив катнашы белән тормышка ашырылды.
Районның бизәге булып өр-яңа «Биектау» автодромы калкып чыкты. Аның ачылу тантанасы 1996 елның июнендә «Сабантуй» бәйрәме көнне үтте. 30 августта Татарстанның суверенитеты турында декларация кабул ителү көнендә монда Татарстан Президенты Кубогына автомобиль ярышлары үткәрелде, ә 25-26октябрь көннәрендә - машина йөртүчеләр бәйрәменә һәм Россия машинасының 100 еллыгына багышланган автокросс үтте. Автодром барлык Россиядән җыелган спортчыларны һәм кунакларны кабул итеп, сынау үтте - үзенең халыкара ярышларны кабул итә алуын исбатлады. 1996 елда һава флоты көнендә Коркачык аэродромындагы гаҗәеп авиашоу уздырылды. Әлеге чарада Казан, Балтач, Алабуга, күрше район һәм республикалардан килгән парашютчы-осталар катнашты.
1996 елның 22 ноябрендә Биектау авылында яңа 780 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм «Бөреле» агрофирмасында голландиялеләр белән берлектә төзелгән 5 тонна яшелчә саклау мөмкин булган яңа бина ачылды.
Шулай итеп, Тукайның мәгълүм сүзе белән килешергә дә мөмкин: лампа яктысы бик төшмәгән иде Казан артындагы Биектау районына. Шул сәбәпле, күп нәрсәне җиң сызганып эшләргә, үзгәртергә, үстерергә яңартырга туры килде җитәкчегә.
Хәер, кылган гамәлләрне санап кына бетерерлекме соң?
Биектаулылар моны онытмый, аны яратып: «Үзебезнең Рөстәм!» - дип йөртә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев