Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • "Заяга узмаган гомер"

    Гомерләрне айлар, еллар саный. Саный аны сәгать, минутлар. Гомердән дә озын нәрсәләр бар. Гомердән дә кыска ниләр бар? Шул гомернең кадерләрен белеп Яшәргә дә иде яшәргә. Гомер икәү түгел, гомер бер ул Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә. Әйе, җир йөзенә беркем дә юкка гына килми. Җиргә килгән һәрбер кеше яшен булып яшьнәргә,...

    Гомерләрне айлар, еллар саный.
    Саный аны сәгать, минутлар.
    Гомердән дә озын нәрсәләр бар.
    Гомердән дә кыска ниләр бар?

    Шул гомернең кадерләрен белеп
    Яшәргә дә иде яшәргә.
    Гомер икәү түгел, гомер бер ул
    Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә.


    Әйе, җир йөзенә беркем дә юкка гына килми. Җиргә килгән һәрбер кеше яшен булып яшьнәргә, йолдыз булып атылырга, үзеннән соң якты эзләр калдырырга тиеш. Ярты гасырдан артык гомер яшәгәч, артыңа борылып караганда йөзең кызармаслык була икән, димәк синең бу җирдә яшәвең юкка гына булмаган дигән сүз. Әлеге юлларны мәкаләмнең төп герое, юбилярыбыз Фидания апага карата да әйтергә мөмкин.

    Зур тәҗрибә туплаган грамоталы белгеч, кыю һәм энергияле, җор телле, үз халкын өзелеп яратучы милләтпәрвәр. Күп еллар дәвамында Суыксу балалар бакчасы мөдире, Суыксу мәдәният йорты мөдире вазифаларын башкарган Хәлиуллина Фидания Һадиулла кызы турында авылдашлары яратып һәм хөрмәт итеп әйткән сүзләр бу.

    Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә, авыл халкының мәдәниятен үстерүгә, халкыбызны рухи яктан баетуга, авылдашларының ялларын, бәйрәм кичәләрен оештыруга багышлады ул һәм шушы юлда үзен-үзе аямыйча эшләде.

    1955 елның 1 декабрь иртәсе ачы җилләре, ак бураннары белән бергә Ташсу авылында яшәүче Гөлдания белән Һадиулла Гариповлар гаиләсенә олы шатлык алып килә. Бергә корган тормышларын тагын да түгәрәкләп, тәүге мәхәббәт җимешләре - кызлары Фидания якты дөньяга аваз сала. Әти-әнисенә ярдәмче булып, үзеннән соң туган 3 сеңлесенә ныклы төрәк булып үсеп җитә Фидания. Мәктәптә укыган елларыннан аң-белемгә, яңалыкка, мәдәният- сәнгатькә тартылуы аны Шәпше авылына, баянчылар әзерләү курсына алып килә. 1975 елны Суыксу авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә. Искиткеч җор телле, һәр эшкә бөтен җаны-тәне, бөтен барлыгы белән алына торган күркәм зат булуы белән беррәттән матур итеп җырлавы һәм баянда өздереп уйнавы - мәдәният тармагында эшләүчеләрнең, авылдашларының, гомумән, һәркайсының күңелен үзенә җәлеп итә бу кыз. Күрше Кече Рәс авылының иң чибәр егете Илдус та аңа, шушы сыйфатларын күздә тотып гашыйк булгандыр. Күп гашыйклар сокланырлык мәхәббәт тарихы 1976 елда Хәлиуллиннар гаиләсе булып әверелә. Бәхет өстенә бәхет өстәп бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре, уллары Гөлүс белән кызлары Ләйсән дөньяга килә.

    Нинди генә эшкә тотынса да, бүтәннәргә үрнәк булсын дип, бөтен энергияне биреп, алны-ялны белмичә эшләүче Фидания апаны район җитәкчелеге дә күрми калмый. Суыксу авылында балалар бакчасы оештыру вазифасын да җитәкчелек һич икеләнмичә аңа ышанып тапшыра. Фидания Һадиулла кызының бар эшне дә зур җаваплылык белән, җиренә җиткереп башкаруы, тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә 1983 елда Суыксу авылында "Чишмә" балалар бакчасы беренче сабыйларын үзендә кабул итә. Шулай итеп, Фидания апа үзенең мөгаллимлек эшчәнлеген башлап җибәрә. Сабыйларга белем, тәрбия бирү белән беррәттән ул үз өстендә эшләвен дәвам итә. Читтән торып югары педагогик белем ала.

    Реклама

    Ләкин шатлык-куанычлары белән беррәттән язмыш үзенең ачы сынауларын да әзерләп куйган була аңа. Һәр туган таңга сөенеп яшәп яткан Хәлиуллиннар гаиләсенең ишеген кайгы җиле килеп шакый. Иңне иңгә куеп гомер иткән тормыш иптәше Илдус абый 1994 елда бик нык авырый башлый. Хәләлен аякка бастыру өчен күпме генә тырышса да, яшь бала караган кебек төн йокыларын йокламый тәрбияләсә дә, авыру үзенекен итә: 1998 елны, ике баласын ятим, Фидания апаны тол калдырып Илдус абый якты дөньядан китеп бара. Ләкин шушындый ачы хәсрәт алдында каушап калмыйча, балалары хакына алга таба барырга ул үзендә көч таба. Балаларының икесен дә җәмгыятебезгә файдалы шәхесләр итеп тәрбияли. Әниләре үрнәгендә Гөлүс белән Ләйсән дә югары педагогик белем алдылар. Икесе дә үз гаиләләрен корып, матур итеп яшиләр.

    Еллар узган саен авыл җирлекләрендә барган үзгәрешләр "Чишмә" балалар бакчасын да урап узмады. Авылда балалар саны кимү сәбәпле оптимальләштерү программасы Суыксу балалар бакчасы ишекләренә дә йозак элде. Җыр-моңга гашыйк Фидания апа хезмәт юлын кабаттан Суыксу авылы мәдәният йорты мөдире булып дәвам итте.

    Районда нинди генә чара үтмәсен: зур кунаклар каршы алу, "Сабантуй", "Авыл бәйрәмнәре", төрле мәдәни, республикакүләм чараларда катнашу дисеңме, һәркайсында Фидания апаның башкарган эшләре бәяләп бетергесез. Әлеге чараларның режиссеры булудан, аларны сәхнәгә кую мәшәкатьләреннән тыш, бер үк вакытта аңа алып баручы да, рольләр башкаручы да булырга туры килә. Шул ук вакытта ул яшьләргә кирәк урында үз сүзен үтемле һәм урынлы әйтә белүче үрнәк остаз да әле. Ә иң мөһиме - Фидания апа милли йолаларыбызны, татар мәдәнияте тарихын саклап, үткәннәрне киләчәк белән бәйләүче һәм аны яшь буыннарга тапшыручы, халыкны рухи яктан тәрбияләүче шәхесләрең берсе.

    Хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да, ул һәрвакыт халык арасында. Мәдәният йортларында кичәләр, бәйгеләр үткәргәндә, концерт-тамашалар оештырганда, хезмәттәшләре, электән килгән дуслыкка нигезләнеп, әле дә аның белән киңәшеп эш итә, аның акыллы фикерләренә колак сала.

    Тормышның һәр мизгелендә гел матурлык тудырып яши белүче һәм тирә-юньдәгеләргә дә бары тик яхшылык теләүче Фидания Һадиулла кызы 1 декабрьдә гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Ихластан бәрәкәтле озын гомер, сәламәтлек, иминлек, бихисап шатлык-куанычлар телибез аңа. Алга таба да янәшәдәгеләргә үрнәк, якыннарга терәк-таяныч, оптимист булып яшәргә насыйп булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: