Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзара салым - отышлы алым

Биектау районы авылларында халык җыеннары башланды. Һәр елның гыйнвар аенда, гадәттәгечә, авыл халкы район җитәкчелеге белән бергәләп узган елгы эшләргә йомгак ясый, агымдагы елга планнар билгели.

Бу атнада Дачныйда һәм Мүлмә авылында да халык җыеннары узды. Дачный бистәсе халкы алдында аның авыл җирлеге башлыгы хисап тотты. Узган ел башкарылган эшләр дә саллы гына булган. Республика программасы буенча канализация системасы яңартылган, Үзәк урамга яңа челтәр сузылган. 2020 елда ташландык урыннарны тәртипкә китерү, чистарту каралган. Пландагы эшләр яз килү белән тормышка ашырыла башлаячак. Үзара салым акчасына юллар өчен вак таш кайтарылган. Җирләр бераз кибү белән аны җәю эшенә керешәчәкләр. 2019 елда Дачный бистәсендә халыкны аварияле йортлардан яңаларына күчерү эше тәмамланды.

Республикада үзара салым тәртибе 2013 елдан кулланыла. Кайбер авыллар моның бик файдалы алым булуына тиз төшенде. Чөнки кеше биргән һәр сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлә. Дачный халкы үзара салым җыю эшендә актив катнашты. Чөнки аның нәтиҗәләре күз алдында. Һәр елны бертавыштан салым күләме расланып килә.

2019 елда үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар кайтарылды. Мәйданчыкта монтажлау эшләре яз көне башланачак. Урам баганаларына лампочкалар урнаштырылды, юлларга вак таш түшәлде.

Реклама

Әлеге эшләр 2020 елда да дәвам итәчәк. Чүп җыю урынын булдыру һәм булганнарына ремонт ясау, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү иң беренче планда тора.

Мүлмә авылы халкы да узган елгы эшләргә йомгак ясады. 2019 ел авыл халкы өчен истәлекле булды. Биредә “Мүлмә фест” фестивале узды. Фестиваль республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән кунакларны берләштерде. Елның иң әһәмиятле вакыйгасы турында хискичерешләр, күтәренке кәеф Яңа ел бәйрәменә кадәр дәвам итте. Ә Яңа елны биредә үзенчәлекле итеп оештыра беләләр. Быел Яңа ел алдыннан кар да булмады. Әмма авыл халкы быел да боз шәһәрчеге төзү җаен тапты. Тырышкан - табар, дип юкка гына әйтмиләр. Авыл халкы өчен Яңа ел мәдәни программасы тагын да кызыклырак итеп оештырылган иде. Авылның олысы-кечесе боз шәһәрчегендә күңел ачты. Шуңа күрә бүгенге рәсми җыенда да, фикер алышуларда актив катнашып, авыл халкы күтәренке кәеф белән утырды. Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да туган җир язмышына битараф булмаган авыл халкына рәхмәт хисләрен җиткерде, авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итүгә корылган республика программалары белән таныштырды. Мүлмә халкы, үз чиратында, район җитәкчелегенә авыл үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев