Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Үз телебезгә һәм тарихка хөрмәт белән карасак иде

    Туган телне кеше нәни чагыннан ук күңел түрендә саклый. Үз туган теле - татар телендә сөйләшүчеләр саны кими бара. Күпмилләтле Россиядә рус телен яхшы белү, инглиз телен өйрәнү гадәткә кергән. Татар теле исә татар халкына гына кирәк. Аны мәктәпләрдә өйрәнәләр, әмма телнең гүзәллеген һәм күптөрлелеген аның чын кыйммәтен аңлаучылар гына белә һәм кадерләп саклый.

    Шундый кешеләрнең берсе - “Биектау FМ” радиосы алып баручысы Гүзәлия Вафина. Ул әзерләгән чыгарылышларны тыңлаган кешеләр Гүзәлиянең туган телендә ничек матур һәм аһәңле, йөрәккә ятышлы итеп сөйли алуын беләләр.

    - Кешенең бөтен тормышы сөйләм белән тыгыз бәйләнгән. Телебез ачылганнан башлап, соңгы сулышыбызга кадәр без сөйләшеп яшибез, ә сөйләмнең нигезе - сүз. Фикерләрең нинди генә матур, килешле булсалар да, син аларны сүзләр белән аңлатып бирә алмыйсың икән, аларны берәү дә ишетмәячәк, - диде “Биектау FM” радиосы алып баручысы Гүзәлия Вафина.

    Син яши торган мохит тел өчен нигез булып тора. Гүзәлия Мидхәтовна әйтүенчә, телне өйрәнергә теләгән кешегә бернинди киртәләр дә була алмый, чөнки нәрсә укырга, нәрсә тыңларга, кем белән аралашырга икәнлеген син үзең сайлыйсың.

    - Гаиләдә, мәктәптә укыганда, дуслар белән очрашканда барыбыз да татар телендә аралаштык, мин бит татарлар арасында үстем. Шунлыктан мин татар телен беләмме, әллә белмимме дип уйланмыйм да кебек. Мин шушы телдә сөйләшәм һәм шушы телдә уйлыйм һәм бу минем өчен табигый халәт, - дип дәвам итте әңгәмәбезне Гүзәлия Вафина.

    Әмма уйлый калсаң, тел әле ул мәдәният, үзенчәлеклелек төшенчәсенең бары тышкы ягы гына. Татар мәдәниятен, аның гореф-гадәтләрен, тарихын өйрәнүче, татар халкына күңеле белән тартылучы кеше телне белүнең генә җитмәвен, үзең яши торган җөмһүриятне хөрмәт итәргә, этник төрдәшлекнең һәм үз халкыңны саклауның мөһимлеген аңларга кирәклегенә дә төшенер.

    - Заман белән бергә кешеләр дә үзгәрә, бу аеруча балаларда чагыла. Бүген бөтен кешенең кулында телефон, компьютер, ә телевизордан кызыктыра, мавыктыра торган тапшырулар күрсәтәләр. Бу баланы әти-әниләре аралаша торган телдән, аларның мәдәниятеннән читләштерә. Хәтта бик еракта урнашкан авылларда да балалар хәзер рус телендә сөйләшәләр, монысы менә борчулы хисләр тудырмый калмый. Шуңа күрә дә балаларың белән кечкенәдән үк туган телеңдә сөйләшергә кирәк, - дип, үзенә тынгы бирмәгән фикерләре белән уртаклашты “Ак калфак” район бүлеге рәисе Гөлсинә Шакирова.

    Татар телен өйрәнергә, шул телдә сөйләшергә теләүчеләргә ничек ярдәм итәргә соң? Аның ниндидер йогынтылы алымнары бармы икән? Шушы сорау белән без Гүзәл Равиловага мөрәҗәгать иттек.

    - Өйрәнү методикасына һәрвакытта да татар теле грамматикасы керә. Текстларны тәрҗемә итәргә, җөмләләр төзергә, сүзләрнең мәгънәләренә төшенергә өйрәтәбез. Әлеге текстлар бик күп сүзләрдән тора. Нәтиҗәдә алар тәрҗемә итәргә өйрәнәләр, әмма әңгәмәдәшен, радионы тыңлый, ул телдә аралаша алмыйлар. Миңа калса, мәктәпләрдә башта балаларны татарча сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Башта телнең үзенчәлекләренә төшендерергә, бары шуннан соң гына тиешле белемнәрне бирә башларга, - дип үз фикерен белдерде Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбенең милли мәгариф буенча директор урынбасары, “Нечкәбил-2019” конкурсында катнашкан Гүзәл Равилова.

    Телнең үзенчәлекләренә төшендерү нәрсә соң ул? Ул - мәдәниятне өйрәнү теләге, үзеңне тел уртаклыгының бер өлеше итеп кабул итү. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына җибәргән юлламасында татарлар - күпмилләтле Россиянең аерылгысыз өлеше, дип язган һәм халыкларның кабатланмаслыгына, үзенә бер төрле аерым үзенчәлекләргә ия булуына карамастан, төп кешелек кыйммәтләре барыбыз өчен дә бер. Аларның нигезен узганнарга һәм үз телеңә хөрмәт белән карау тәшкил итә.

    Туган тел безне башкалардан аерып тора. Һәм без, киләчәктә үзебезне халык буларак саклап калу өчен, телне, горефгадәтләрне, мәдәниятне саклауда җаваплылыкны үз өстебезгә алырга тиеш.

    Галия ИЛДАРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: