Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Йорт хайваннары турында кайгыртырга кирәк

    1 декабрьдә Бөреле авыл җирлегенә караган Сосновка авылында җәнлекләрдә котыру чире белән бәйле булган карантин тәмамлана. Әмма бер шарт белән: бу вакытка кадәр авыл җирлегендә котыру чиренең яңа очрагы ачыкланмаса. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы мәсьәләгә багышланган Указга кул куйды.

    Чик ләүләр в акытында әлеге авылда йорт хайваннары белән сату итү, кыргый җәнлекләрне аулау, шикле терлекне ит өчен сую, аларның сөтен куллану тыела. Моннан тыш, сәламәт терлекнең пастеризацияләнмәгән сөтен сату һәм сөтне ризыкта куллану, сәламәт хайваннарның тире һәм йоннарын дезинфекциясез алып чыгу да рөхсәт ителми. Карантин режимы соңгы авыру терлек ачыклаганнан соң ике ай узгач гамәлдән чыгарыла.

    Искәртеп үтәбез, сентябрь ахырында авылда яшәүче бер гаиләнең мәчесе ерткычларча хуҗаларына ташлана. Хуҗалар ветеринария белгеченә мөрәҗәгать итә. Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, мәчедә котыру чире барлыгы ачыклана. Әлеге хәл билгеле булгач та, октябрь һәм ноябрь айларына авылда карантин кертелде. Бу вакыт эчендә халык йорт хайваннарына аеруча игътибарлы булырга тиеш.

    Биектау авылында яшәүче Мадияровлар гаиләсендә 7 мәче, эт, кәҗә, тавыклар, бытбылдыклар яши. Алар барысы да хәтәр зонада дип исәпләнә. Мондый мини-ферма тәүлек буе игътибар үзәгендә булырга тиеш. Чөнки гаилә урман буенда гына яши. Ә анда кыргый хайваннар күп.

    Нурсия Мадиярова йорт я хайваннарына үз вакытында вакцина ясату кирәклегенә күптән инанган. «Кайбер мәчеләр төнлә белән урманда йөри, ә анда нинди генә җәнлек юк. Шуңа күрә йортларында җәнлек асраучылар котыру чиреннән аларга прививка ясатсыннар иде. Башкача ул чирдән котылып булмый», - ди Нурсия Мадиярова.

    Вакцинацияне тәҗрибәле ветеринария хезмәткәре Лилия Локманова ясый. Уколны тәнгә кертер алдыннан ул җәнлекне тынычландыра: «Курыкма, тынычлан, авыртмаячак». Калтырап яткан мәчене әнә шулай сыйпап ала ул.

    Котыру чире аны беркайчан да бөтенләй юк итеп булмау белән куркыныч. Хайван авырый башлаганнан соң 10 көн эчендә үлеп китә. Аны коткарып калу мөмкин түгел. Авыру хайван иркәләнергә мөмкин, әмма анда сәер агрессия күренешләре дә еш күзәтелә. Бу вакытта аннан аеруча сак булырга һәм ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә кирәк.

    «Соңгы ай дәвамында бездә йорт хайваннарының, күбрәк этләрнең, мәчеләрнең үз хуҗаларына ташлану һәм тешләүнең 14 очрагы теркәлде. Шулар арасында 1 очракта котыру чире барлыгы билгеле булды», - ди Биектау районы ветеринария берләшмәсе табибы Лилия Локманова.

    Әлеге авыру белән, гадәттә, кыргый хайваннар авырый. Алар аша йорт хайваннарына, ә аннан соң кешеләргә дә йогу куркынычы зур. Бу авыруга каршы йорт хайваннарына бушка вакцина ясатыла. Аны ике ае тулган этләргә, мәчеләргә ясыйлар. Моның өчен Биектау районы ветеринария берләшмәсенә килергә яисә тору урынында эшләүче ветеринария хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк

    Энҗе ГАРӘФИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: