Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәйге ялларны планлаштырабыз: туристларга кая барырга, бәяләр күпмегә арткан?

Февраль ае вакыйгаларыннан соң тормыш икегә бүленгән сыман. Көннән-көн Россиягә карата кертелгән санкцияләр арта бара. Самолетлар очмый, һава юллары ябыла. Яңа шартларда җәйге ялларны ничек планлаштырырга, кая барырга?

Евросоюзның Россия самолетлары өчен һава киңлекләрен япканы турында хәбәр иткән идек. Россия авиакомпанияләре самолетларына Европа берлеге территориясенә төшү, һавага күтәрелү һәм очып узып китү тыелды. Беренчеләрдән булып әлеге тыюны Польша, Болгария һәм Чехия кертте. Аннан соң әлеге исемлеккә Европа берлегенең калган илләре дә өстәлде.

«17 көнгә килеп, өч кенә көн ял итүчеләр дә булды»
Февраль ахырында, март башында күп кенә туристлар әле ял итеп өлгерде. Казанда яшәүче Айгөл гаиләсе белән күптән түгел генә Мисырның Хургада шәһәренә барып кайтканнар. Банк карталары һәм түләүләр белән кыенлыклар булмаган. Ял итәргә алар 23 февраль көнне очканнар, кире 5 мартта кайтканнар. «Хургададан киткәнче, бер көн алдан безгә очу сәгате үзгәрүен хәбәр иттеләр. Казанга оча торган рейс 5 сәгатькә тоткарланды. Аны алдан белү әйбәт булды: вакытны аэропортта түгел, отельдә үткәрдек.

Белмим, анысы ни белән бәйле булгандыр, әмма һәр кешене бик озаклап тикшерделәр, аяк киемнәренә хәтле салдык. Безнең очу вакыты кичке сәгать сигезләр тирәсендә иде. Без аэропортка килгәндә, иртәнге 9да Мәскәүгә очарга тиешле кешеләр әле һаман аэропортта утыра иделәр. Аэропортның көтү залын икегә бүлгәннәр: руслар һәм чит ил кешеләре өчен», — дип сөйләде ул.

Рейслары берәр тәүлеккә тоткарланган шәһәрләр дә булган, ди Айгөл.

«Безнең отельдә Украинадан да кешеләр бар иде, бөтен кеше дә үзен тыныч тотты. Екатеринбург шәһәреннән килгән бер гаилә белән таныштык. Менә аларны вакытыннан алда - хәтта экскурсиядән чакыртып алып аэропортка илтеп куйганнар. Шул танышым әйтүенчә, бездән соң 17 көнгә килүчеләр арасында өч кенә көн ял итеп калучылар да булган. Без әле вакытында барып, кайтып өлгердек», — ди Айгөл.

«Киләчәктә Сочи яки Санкт-Петербургка барырбыз»
Психолог Светлана Ямашева санкцияләр кертелеп, самолетлар очудан туктаганчы ире белән Европада булырга өлгергән. Алар 8-15 февральдә Будапештта булганнар. «Билетларны декабрьдә үк алып куйган идек. Будапешттан без Милан һәм Прага шәһәрләренә дә барып кайта алдык. Гринпасларыбыз булмаганга, борчылсак та, бар да яхшы үтте, тикшермәделәр. 15е кайттык, рейслар тоткарланмады, бар да гадәттәгечә үтте. Дөрес, ул вакытта инде Россия Украинага һөҗүм итәргә җыена икән дигән сүзләр йөрде. Яңалыклар да шул хакта иде», — ди ул.

Ямашевлар гаиләсе елына өч тапкыр чит илгә барып ял итә. Бүгенге көн вәзгыятен истә тотып, хәзер алар билетлар алырга уйламый. «Гадәттә, без ял итү өчен Төркия, Мисырны сайлый идек. Европага менә быел гына очтык. Апрель башында ял итәсе килә, бәлки Сочи яки Санкт-Петербург булыр. Калининградка да барасы килә. Алдан турлар алып куймаячакбыз», — диде Светлана.

 Халык өметен өзми
Туризмга кагылышлы төрле форумнарда да кешеләр үзләренең булачак яллары, алып куелган турлары өчен борчыла. «Июнь башындагы турның 25 процентын түләп куйган идем. Хәзерге валюталар курсы белән мин аны түләп бетерә алмаячакмын. Нишләргә дә белмим, хәзер үк баш тартыргамы икән?» — дип язган берсе.

Март ахырында Истанбулга барырга тиешле кешеләр дә үзләренең турлары булмаячагы турында яза. Дубайдан кайтучылар рейслары тоткарланудан зарланган. Шулай да, кешеләр әле өметләнә: «Курс төшәр дә, без дә ял итеп кайта алырбыз…» - диешәләр.

Мисырга җыенган кешеләр бәяләрнең 1,5 тапкыр күтәрелүе хакында хәбәр итәләр. Март уртасына планлаштырылган Мисыр каникулларының вакыты кичектерелүе хакында язылган турфирма хатларын да беркеткәннәр.

Кемдер Кырымга турлар броньлаштырып куйган.

Берәүләр әле ковид сәбәпле кичектерелгән 2019 елгы турның да акчаларын кайтара алмаудан зарлана. «10 көнлек ял иде, хәзер шул акчага 7 көн генә ял итә алабыз, әле 22 мең өстәмә түләргә дә кирәк», — дип зарлана берсе.

Чит илләрдә ял итәргә теләүчеләрнең күбесе нишләргә белми. Шулай да халык турларын аннулировать итәргә ашыкмый. Көтә, хәлләрнең яхшы якка үзгәрәчәгенә өметен өзми.

«Хәзер чит илгә бармый тору яхшырак»
Казанның туристлык агентлыкларына шалтыратып, вәзгыятьне белешергә булдык.

«Бүген туризмда нинди юнәлешләр булуы һәм кайсыларының популяр икәнлеге турында сезгә берәү дә җавап бирә алмаячак. Актуаль мәгълүматлар әлегә юк. Бүген төгәл итеп нәрсәдер әйтү кыен, көтәбез. Хәзер кешеләрдә ял итү кайгысы юк. Барысы да туктаган хәлдә. Киткән туристлар барысы да кире кайтты. Март, апрель айларына алынган турлар буенча әле берни дә хәл ителмәгән, чөнки безнең самолетлар анда очамы, юкмы икәне билгесез», — дип җавап бирде «VIA Tourism» агентлыгы хезмәткәре Оксана.

Реклама

«Сим сим Трэвел» туристлык агентлыгы хезмәткәре Гүзәл: «Март аенда Россия авиакомпанияләреннән алынган турлар буенча беркем беркая очмый. Апрель аена дигән күп турлар да тукталды, нигездә бу — Гарәб Әмирлекләре. Апрельдә кая очарга мөмкин булуы турында әлегә сөйләп булмый.

Визалары булган кешеләр Европага Истанбул аша эләгә алалар.

Хәзерге вакытта чит ил авиалинияләре белән Гарәб Әмирлекләре, Шри-Ланка, Төркия, Әрмәнстан, Катар, Морокко, Иран, Үзбәкстанга барып була. Россиядәге иң популяр юнәлешләр булып Сочи, Кырым, Краснодар крае курорт шәһәрләре — Анапа, Геленджик, Туапсе һәм Абхазия тора», — дип аңлатты.

«Экзотика Тур» туристлык агентлыгы хезмәткәре 28 марттан соң туристлар алынган турлары буенча ял итеп кайта алырлар дип өметләнә. «Март аенда күпчелек авиакомпанияләр рейсларын туктатты. Апрель, май һәм җәйге турлар әлегә актив. Алар буенча туристлар ял итеп кайтыр дип өметләнәбез.

Визалары булган кешеләр өченче илләр аркылы Европага да бара алыр. Моны хәзер төгәл генә әйтү кыен. Шулай да хәзерге вакытта чит илгә чыкмый тору яхшырак. Рейслар алыну сәбәпле, самолетларның очу вакытлары күчерелә, тоткарлана.

Россия буенча сәяхәт итүдә проблема юк. «Кешбэк» системасы да бар. Җәйгә ялларны билгеләп куеп, турлар алып куярга да мөмкин. Соңрак бәяләр дә арта, кунакханәләр дә тулы була, урыннар сайлау мөмкинлеге дә кими. Бүгенге вәзгыятьне истә тотып, Россия курортларына бәяләр тагын да артыр дип уйлыйм.

Безнең халык Төркияне үз итә. Шәхсән үзем әле тур алырга ашыкмыйча, мартта ни буласын күзәтер идем. Җәйгә таба ул юнәлешне дә карарга буладыр дип уйлыйм. Турларның 25 процентын гына түләп кую мөмкинлеге дә бар. Дөрес, аннары калганын шул вакыттагы валюта курсы буенча түләргә кирәк булачак.

Азия якларына да очарга була, ләкин бераз соңрак. Вьетнам, Таиланд, Һиндстанга да очтылар, алар ябылмады. Авиакомпанияләр рейсларын туктату сәбәпле, 28 мартка кадәр анда барып булмый. Бу як юнәлешләрне көзгә кадәр калдырып тору яхшы булыр. Иң мөһиме - хәзер популяр булган Төркия, Мисыр, Гарәб Әмирлекләре кебек илләргә очуларны яңадан башлау», — диде ул.  

«Россия буенча сәяхәт итегез»
Быелгы җәйге ялларны планлаштыру турында ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов белән сөйләштек. Белгеч быелгы ялларны Россия территориясендә планлаштырырга киңәш итте.

Валюталар курсы аркасында, Россия эчке туризмы төп юнәлеш булыр дип уйлыйм. Чит илгә чыгу бик каты кыйммәт була башлады. Россия туристларының иң яраткан юнәлешләренең берсе булган Төркия дә быел алдагы сезон белән чагыштырганда бик кыйммәт. Бу юнәлештә бәя валюта курсына бәйле рәвештә 100 процентка артты. Быел аңа ихтыяҗ минималь булыр, мөгаен. Элек 75 мең торган турлар бүген 150 мең сум. Бер гаилә Төркиягә 150-200 мең сумга барып кайта алса, бүген ул — 400 мең сум. Мондый бәягә Төркиягә бара алучылар күп булмаячак.

Мисыр, Дубай, Морокко, Мальдив утрауларына да барып була, тик бик кыйммәт. Турыдан-туры оча торган рейслар юк. Дубай, Истанбул аша теләгән юнәлешкә барып була, — дип аңлатты белгеч.

Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты ялларны оештыру буенча үзенең берничә киңәшен дә бирде:

Россия эчендә ял итәргә җыенган кешеләргә мин турларны бүген алып куярга киңәш итәм. Кешеләрнең керемнәре артмады, шуңа күрә шушы бер-ике атна эчендә җәйге яллар турында уйланып, алдан ук, отель бәяләре артканчы турлар броньлап куюны кулай булыр дип саныйм. Бәяләр тышкы базар мөнәсәбәтләренә бәйле рәвештә үсә ала. Моңа күп факторлар тәэсир итә: машина ягулыгы, запас частьләренә бәяләр үзгәрүе һ.б. Үссә дә, күп булмас, 5-10% булырга мөмкин.
Рәхәтләнеп бөтен Россия буенча хәрәкәт итәргә, теләгән җиргә барырга була. Мәсәлән, Кавказның минераль сулары яисә Белоруссия шифаханәләре. Сочи, Кырым, Симферополь, Кавказ якларына самолетлар көн саен очачак.
Россия эчендә сәяхәт итүне планлаштырганда кешеләр үзләре генә дә отельләр сайлап, броньлый ала. Ә менә чит илгә чыгуны үзеңә генә оештырмау яхшырак булачак. Туристлар үзләре генә китәләр, ә кире кайта алмыйлар. Туроператор аша барганда исә, төрле экстрен хәлләр вакытында туроператор туристларны үз хисабына чит илдән алып кайта.
Россия эчендә бөтен карталар да эшли. Рәхәтләнеп «МИР» картасын да кулланып була.
15 марттан 30 июньгә кадәр кэшбек системасы кабат эшли башлый. Бу система эчке туризмга кагыла. Кешбэк системасы буенча, Россия эчендә сәяхәт, турлар броньлап, «МИР» картасы белән түләгән очракта, карталарына 20 проценты кире кайтачак. 

 Тулырак: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев