Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Яшь армиячеләр сафы ныгый

    "Бишкә бишне кушарга, иҗектән сүз ясарга, өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә”, дип җырлый идек. Хәзерге мәктәпләрдә Ватанны сакларга, якларга, төрле вакыйгаларга һәрвакыт әзер булырга да өйрәтәләр. Мисал өчен, районның юнармиячеләре шундый сыйфатларга ия.

    Май аенда илебез халкы Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Әлеге юбилейга багышланган чаралар узган ел ук башланган иде инде. Мәктәпләрдә, мәдәният йортларында әзерлек программалары күптән расланган инде. Районның яшь армиячеләре дә бу изге эшкә әзерлек эшләрен башлап җибәрде. Чөнки һәр елны 9 майда уза торган чаралар алар катнашыннан башка узмый.

    Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 28 маенда Россия Президенты Владимир Путин указы буенча «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшьүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтенең региональ бүлеге булдырылды. Бу инициатива белән Россиянең Оборона министры Сергей Шойгу чыкты. Хәрәкәт яшьләр арасында ватанпәрвәрлек дәрәҗәсен арттыру максатыннан булдырылды.

     

    Юнармиячеләр янында без дә булып кайттык. Аларның омтылышына, тырышлыгына, талантына спецназның элиталы частьләре дә кызыгырлык. Яшь армиячеләрнең һәр хәрәкәте төгәл, системалы. Яшь армиячеләр чын Ватанны саклаучы булыр өчен яхшы укырга да, физик әзерлек белән шөгыльләнергә дә, барлык яктан да үрнәк булырга тиеш икәнлеген аңлап эш итә. Һичшиксез, күбесе үзенең булачак язмышын армия белән бәйләр. Армия белән бәйләмәгән  очракта да тормыш өчен отрядта алган күнекмәләр бик кирәк булачак. Физик яктан гына түгел, теоретик белемне дә яхшы үзләштерә алар. Ватан тарихын, Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнәләр.

    «Яшь армияче булу — ул зур дәрәҗә, чөнки биредә балаларны  Ватанны, гаиләләрне, якыннарны яратырга, якларга өйрәтәләр. Бу яшь буын  үсеше өчен тагын бер мәйдан, - ди Биектау районы мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Рания Гайнетдинова. – Ә Бөек Ватан сугышы тарихы, шул сугышта башларын салган райондашлар, авылдашлар язмышы бик күп еллар өйрәнелергә, буыннан буынга тапшырыларга тиешле мирас булып тора».

     

    «Тулпар» мәктәптән тыш эшләр үзәге балаларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә зур эшләр башкара. Биектау районында гына да 300 дән артык мәктәп укучысы Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан уздырыла торган акцияләрдә, бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнаша. «Тулпар»га йөрүчеләр район һәм респубдлика күләмендә җиңү яулыйлар.

    «Ел саен безнең үзәк «Виктория», «Беренче пост» дип исемләнгән хәрби-патриотик җырлар фестивале уздыра. Ә май аенда районның хәрби-патриотик клублары арасында «Йөрәгең белән батырлыкка кагыл» дигән  бәйге игълан итәбез. Балалар һәр чарага зур җаваплылык белән әзерләнә һәм һәр чара югары профессиональ дәрәҗәдә уза», - ди Тулпар» үзәге директоры  Наталья Кутенина.

    Биектау районы мәктәп укучылары Җиңү көненә мәктәп газеталары чыгара, шигырьләр, җырлар иҗат итә,  сугыш һәм тыл ветераннары белән очраша.

     

    2020 ел башланды гына. Ә планда  берсеннән-берсе әһәмиятле юбилей чаралары. Алар барысы да балаларда Ватанга мәхәббәт, үткәннәргә хөрмәт тәрбияли, тарихны бөртекләп тупларга, сакларга өйрәтә.

     

    Эрнест Абдулаев, Фәнил Мөхәрләмов фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: