Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Ярый әле җыеннар бар…

«Ярый әле җыеннар бар. Югыйсә, бер авылда яшәп тә, берберебезне айлар буе күрмәгән чаклар да була». Җыенга килгән халык клубта берберсен әнә шундый сүзләр белән сәламли. Кочаклашып күрешеп, бер-берсенең хәләхвәлен сорашалар алар.

Сүз, һәрвакыттагыча, балалар, оныклар, хуҗалык эшләре, сәламәтлек торышы турында бара. Авыл кешесе бик самими. Ул берни яшерми, аннан да берни яшереп калып булмый. Җыенга килгәч һәркем авыл тормышы, район яңалыклары, халыкның тормыш-көнкүрешен ях- шырту максатыннан баш- калада кабул ителгән программалар, тагын бик күп төрле кирәкле мәгълүмат алып кайта. Шуңа күрә авыл кешесе җыенга теләп килә.

Районда халык җыеннары бу атнада Олы Кавал авылында узган җыен б ел ә н т ә м а м л а н д ы . Биредә дә, гадәттәгечә, авыл җирлеге башлыгы халык алдында 2019 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясады, 2020 елга бурычлар билгеләде. Р а й о н в ә к и л л ә р е авыл җирлекләре өчен республикакүләм алып барыла торган социальикътисадый программалар турында сөйләде.

Реклама

Яшь белгечләрне авылда эшләргә җәлеп итү максатыннан кабул ителгән программа яшьләр арасында кызыксыну уятты. Программа авылда эшләргә теләгән яшь белгечләрнең тормышкөнкүрешен, яшәү шар- тл а р ы н я х ш ы рт у га юнәлтелгән. 2020 елда яшәү шартларын яхшыр- ту юнәлешендә дәүләт федераль программасын- нан файдаланырга теләк белдереп республиканың 18 районы чыккан. Бу сан 2019 ел белән чагыштырганда өч тапкырга артыграк. Агымдагы елда Татарстаннан федераль программа шартлары буенча сайлап алынган 12 гаилә торак төзү өчен субсидия алачак. Андыйларга Биектау районы яшь гаиләләре дә керде. Әлеге программада катнашу өчен 35 яшькә кадәр булган яшь парлар үзләренең түләү мөмкинлеген исбатларга һәм яшәү урыны буенча Башкарма комитетка исәпкә басарга тиеш. Мондый гаиләләргә торак йортның 35%ы бушка бирелә. Ике баласы булган гаиләгә, мәсәлән, 2020 елда Дәүләт торак фондыннан торак алу өчен 1,3 млн. сум акча бирелә. Бу акча белән торак төзү максатыннан алынган ипотеканы да капларга мөмкин.

Энҗе ГАРӘФИЕВА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев