Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Янгыннан берни дә калмый

Эссе, коры һава торышы  янгын сүндерү бүлекчәләре өчен  кызу эш чоры. Мондый  көннәрдә чыгулар саны да кискен арта. Чөнки авыл торак пунктларында, урман-парк зоналарында, авыл хуҗалыгы җирләрендә һәм бакча яны участокларында коры үлән һәм чүп-чар януга бәйле янгыннар саны арта. Эсселек 30 градус һәм аннан да югарырак булганда янгын чыгу өчен бер очкын да җитә.

Күптән түгел тимер юл буенда үскән үлән яна башлый. Юлдан ерак түгел югары вольтлы электр линияләре үтә. Янгын яшен тизлегендә шул линияләргә таба үрмәли.  Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр якында гына була. Алар 5 минут эчендә янгынны сүндерәләр. Янгын электр линияләренә зыян салган очракта аның нинди нәтиҗәләргә китерүен күзаллап  та булмый.

- Ел башыннан алып Биектау районында 78 янгын чыгу очрагы теркәлде, -ди районның күзәтү  һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Алексей Разгулов. – Шуларның яртысыннан артыгы коры үлән һәм чүп-чар  ягу белән бәйле.

Соңгы айларда Инеш авылында берничә янгын чыгу очрагы күзәтелде. Һәр очракта да авыл халкы үз өйләренә куркыныч яный башлагач   янгын сүндерүчеләргә шалтырата. Янгын сүндерүчеләр, әлбәттә, үз эшләрен бик төгәл һәм оператив башкаралар. Әмма кара көеп калган җирләр тиз генә яшәрә алмаячак.

- Мин ишегалдында йөргәндә янгын сүндерүчеләр машинасын күреп алдым. Соңыннан гына, социаль челтәрдән, авылдан ерак түгел агачларга ут капканын белдем, - ди Инеш авылында яшәүче  Александр Осокин.

Тәмәке төпчеге, шашлык пешергәч сүндерелми калган  утлы күмер һәм башкалар... Янгын чыгуга сәбәпче булган факторлар байтак. Әмма һәр очрак өчен хокук саклау органнары җинаять эше кузгатырга мөмкин. Янгын сүндерүчеләр белән бергә һәр очрак вакытында сорау алу, тикшерүче дә килә. Күптән түгел генә коры үләнгә ут төртү белән бәйле булган тагын бер янгын чыкты.

Реклама

- Глонасс системасы аша Коркачык авылы янындагы тимер юл буенда коры үлән януы турында хәбәр килеп иреште, - ди районның күзәтү  һәм профилактик эшләр бүлеге тикшерүчесе Рамиль Бариев. – Без килгәнче 500 кв. метр мәйданны янгын чолгап алган иде инде.  Әлеге очрак җинаять-процессуаль кодексы нигезендә тикшереләчәк һәм гаепле үз җәзасын алачак.

Күзәтү  һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре, иң беренче чиратта, халык арасында кисәтү эшләре алып бара. Алар көн саен район территориясен йөреп чыга, шәхси биләмәләрне тикшерә, оешма, предприятиеләрдә янгынга каршы профилактик эшләр алып бара. Мондый чаралар нәтиҗәсез калмый: 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда (85 очрак) быел янгыннар саны 7 гә кимрәк.

Эрнест Абдулаев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев