Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • ЯНГЫН ТАГЫН ИКЕ КЕШЕНЕҢ ГОМЕРЕН КИСТЕ

    Янгын сүндерүчеләр Бимәр авылында янгын чыккан йортны сүткәндә һәм ялкынны су сибеп сүндергәндә бер ир-ат һәм бер хатын-кызның үле гәүдәсен табып алалар. Янгын 11 февральдә кичке сәгать сигездә чыга. Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәндә торак йортны ялкын тулысы белән чолгап алган була, йортның түбәсе һәм бүлмәләр арасындагы түшәмәләр җимерелеп төшә....

    Янгын сүндерүчеләр Бимәр авылында янгын чыккан йортны сүткәндә һәм ялкынны су сибеп сүндергәндә бер ир-ат һәм бер хатын-кызның үле гәүдәсен табып алалар.
    Янгын 11 февральдә кичке сәгать сигездә чыга. Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәндә торак йортны ялкын тулысы белән чолгап алган була, йортның түбәсе һәм бүлмәләр арасындагы түшәмәләр җимерелеп төшә. Күршеләре әйтүенә караганда, һәлак булучылар еш кына исерек булалар, тәмәке тарталар. Бәлки, янгынның да сәбәбе шушыдыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: