Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ямаширмә халык театры “Идел-йорт” фестивале дипломанты булды (ФОТО)

    Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Идел-йорт" театр фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова да катнашты. Биектау районының Ямаширмә халык театры Р.Батулла әсәре буенча куелган "Кичер мине, әнкәй" спектакле өчен дипломант исеменә лаек булды. Ә спетакльдә чыгыш ясаучы Рәмис...

    Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Идел-йорт" театр фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

    Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова да катнашты.

    Биектау районының Ямаширмә халык театры Р.Батулла әсәре буенча куелган "Кичер мине, әнкәй" спектакле өчен дипломант исеменә лаек булды. Ә спетакльдә чыгыш ясаучы Рәмис Шакиров "Театр сәнгатенең яшь талантлары" номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

    Театр коллективын әлеге дәйгедә уңышлы чын\гыш ясавы белнә котлыйбыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: