Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Яман шештән вафат булган Айгөл Фазыйлованың улы Әмир турында: «Елап интектермәде»

Дүрт елдан артык яман шеш белән көрәшкән Айгөл Фазыйлованың фаҗигале тарихы бөтен илгә билгеле. Дүртенче стадия рак белән авыручы ана, сөекле улы Әмирне җылы кулларга тапшырасы килеп, телевидениегә чыкты. Айгөл үлгәннән соң өч ел узды. «Интертат» Әмир янына кунакка — Тукай районы Теләнче-Тамак авылына барып кайтты.

2019 елда Айгөл Фазыйлова Андрей Малахов тапшыруында халыкка мөрәҗәгать белән чыкты: ул озакламый үләчәк, баласына ана эзли. Бу тапшыруда ул 2014 елдан бирле яман шеш белән авыруын сөйләде. Биш ел элек рактан әнисе вафат булганын да әйтте. 2015 елда Айгөл сөт бизләрен алдыра. Соңыннан 21 курс химиотерапия һәм нурланыш терапиясе ала. 2019 елда аның үпкәләренә, бавырына, баш миенә һәм сөякләренә метастазалар китә.

Айгөлнең сәламәтлеген бөтен ил күзәтеп торды. Могҗизага өметләнделәр. Кызганыч, ул 2019 елның 15 ноябрендә җомга көнне иртә белән мәңгелеккә китеп барды. Ул вакытта улы Әмиргә нибары 7 яшь була...

Айгөл ире белән никахын рәсмиләштермичә генә яшәгән. Ир аңа аборт ясатырга куша, Айгөл баш тарткач, Әмир туганчы ук аларны ташлап киткән.

Айгөлнең улы Әмир хәзер Раушания һәм Тәлгать Фасыйховларда тәрбияләнә. Тәлгать абый — Айгөлнең әнисе Гүзәлия апаның бертуган абыйсы була. Әмирнең хәлләрен белергә теләп, Фасыйховларның йортларына бардык. Безне минутын-минутка көтеп торганнар — әңгәмәне чәйләр эчкәч кенә башлап җибәрдек.

Әзерләнгән арада Тәлгать абыйларның өйләренә игътибар иттем: монда шундый рәхәт иде. Үз өемә кайтып кергәндәй булдым. Шәһәр өемени диярсең — бөтен нәрсә бар. Әмир бик рәхәт урында тора икән дип, күңелем тынычланды.

Шулай итеп, Тәлгать абый белән Раушания апаны диванга утыртып, әңгәмәбезне башлап җибәрдек. Сорауларга күбрәк Раушания апа җавап бирде, Тәлгать абый җавапларны тулыландырып, Раушания апага кушылып утырды.

«Айгөл рәтләнер, терелер дип өметләндек»
— Айгөл апаның киткәненә өч ел була. Сезнең өчен, Әмир өчен Айгөл Фазыйловасыз тормыш нинди?

— Ансыз күңелсез. Бушлык. Бик яшьли китте бит. Без кешенекен генә күреп өйрәнгән, үзеңә андый хәсрәт килер дип уйламыйсың шул. Хастаханәләрдә яткач, Айгөл рәтләнер, терелер дип өметләндек. Улы да бик бәләкәй. Телевизордан андый авырудан терелүчеләр бар дип сөйләгәч, яңалык булыр да терелеп китәр сыман тоелды. Бөтенебез күңелебез белән шуны теләдек. Атасыз бала — ярты ятим, анасыз бала — бөтенләй ятим, диләр.

Бик авыр булды. Бу авырудан туганнарыбыз да авырды: Айгөлнең әнисе дә, Тәлгатьнең бертуган апасы да шул чир белән китеп барды. Нәселләрендә бар. Тәкъдирдә язылган, күрәсең. Ике ел гомер хастаханә-хоспис арасында йөреп, мәет җирләү белән үтте. Кырылдылар гына… Бер яктан өметләнсәк, икенче яктан, шикләнеп, нәрсә булыр икән дип, азагын көттек.

Хоспис эчләренә кереп йөрербез дип уйламаган идем. Хосписка кешене үләр алдыннан — интегеп үлмәсен дип яткыралар инде. Айгөлнең әнисе Гүзәлия — Тәлгатьнең сеңлесе аннан дүрт яшькә кечерәк иде. Ул 48 яшендә җан бирде.

— Гүзәлия апаны да коткарып калып булмадымы?

— Гүзәлиянең диспансеризация вакытында күкрәгендә тап табылды, Казанга анализлар бирергә җибәрделәр. Анализлар биреп кайтканнан соң хәле начарланды. Кан басымы нормаль түгел дип, Нурлат хастаханәсенә салдылар. Шуннан соң микроинсульт булып, бер як күзе йомылды. Хәле бер дә яхшырмагач, Казанга ашыгыч машинасы белән МРТ ясатырга җибәрделәр. «Неоперабельная опухоль мозга» дигән диагноз куйдылар.

Диагнозы сентябрьдә билгеле булган иде, декабрьдә китеп тә барды.

— Бигрәк тиз…

— Китәм дип уйламады ул. Шул елны ябыккан иде. 45 яшемә апрельдә кайткан иде, озатырга чыккач, матурлангансың, ябыккансың дип озатып калдым. «Эшем күп, бозаулар карыйм бит», — дип сөенә-сөенә китеп барды.

Ул вакытта Айгөлнең баласы бар иде, Нурлат районы Әхмәт авылында бергә яшәделәр. Гүзәлия киткәндә Әмиргә яшь тә дүрт ай булгандыр. Оныгын күреп калды. Оныгы тугач, бик яратты, Айгөл авырлы икәнен белгәч, миңа онык кирәк дип, теләп таптырды. Әмирне яратып, үзем үстерермен дип уйлаган иде.

«Үлгән бу дип, Айгөлне башка палатага чыгарып куйган булганнар»
Айгөлнең әтисе эчкән, шуңа да әнисе Гүзәлия ханым аерылырга мәҗбүр булган.

— Айгөл апа үз әтисе белән үстеме?

— Юк. Әнисен Айгөлнең булачак үги әтисе белән таныштырдылар. Бергә яши башладылар. Гүзәлия үлгәч тә Айгөлгә нык авыр булды. Ул аның бердәнбер сөекле кызы иде бит. Берүзе калды ул. Туганнары да әнисе ягыннан гына.

Кыскасы, Айгөлгә Нурлатта урын калмады. Тәлгать Әмир белән Айгөлне Нурлаттан безгә — Теләнче-Тамакка алып кайтты. Матбугатта, телевидениедә: «Бер җирдән икенче җиргә бәргәләнеп йөргәннән соң, Казанга киткән», — диделәр, тарихның бу өлеше матбугатта гел төшеп кала. Әмиргә ул вакытта 1,6 яшь иде. Безгә килгәч, Әмирне балалар бакчасына алдылар, Айгөл кибетче булып эшкә урнашты. Белеме буенча кибетче иде ул.

Берзаман Айгөл «күкрәгем авырта» дип әйтә башлады. Шулай дигәч, Тәлгатьнең апалары Айгөлне хастаханәгә алып барды. Тикшеренгәч, яман шеш барлыкка килгәне билгеле булды. Хастаханәгә йөрергә якын була дип, апаларында калды.

— Яман шеш икәнен үзе баштан белдеме?

— Тикшеренгәч тә белде. Хәзер диагнозны авыруның үзенә әйтәләр. Ул яман шеш таралды, үсте. Дүртенче стадиягә җиткән иде. Тора-бара яман шеш бөтен органнарына зыян салды.

Бервакыт Айгөл аңын югалтып егылды. Айдан артык палатада ятты. Аңына килә алмагач, үлгән бу дип, башка палатага чыгарып куйган булганнар. Шуннан соң аңына килгән һәм яңадан башка палатага чыгардылар.


«Әмир безгә калыр инде дип эчтән генә уйладык»
— Айгөл апа Андрей Малахов тапшыруында да катнашты. Тапшырудан соң аның диагнозы турында бөтен ил белеп алды. Баланы кемдә калдырасы билгеле идеме?

— Айгөл хосписка урнашканнан соң, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил: «Әмирне кемгә калдырасың?» — дип, үзеннән сораган булган. Айгөл баланы безгә бирәм дип язган. Шуны безгә әйткәч, атна саен Чаллыга тәрбиягә алган ата-аналар мәктәбенә йөрдек, шуннан соң таныклык бирделәр. Таныклык булмыйча, безгә баланы бирмәсләр иде. Шулай акрынлап әзерләнә тордык.

«Үзем исән чакта улыма торыр урын әзерләп калдырыйм», — дип тырышты. Фатир алып калдыра алмам микән дип уйланды. Үзенең дә торыр урыны юк иде, туганнарда да, фатир арендалап та торды.

«Россия-1» каналына волонтерлар ярдәме белән барып эләкте. Тапшыру чыкканнан соң хәйрия фондлары Айгөлгә ярдәм итте, Татарстан Президенты да күреп, ярдәм кулын сузды.

Дөресен әйткәндә, тапшыруга чыгуның максаты башкачарак иде, дәваланырга бераз ярдәм булмасмы дип өметләнде ул. Бөтен Россия, хәтта чит илдән ярдәм иттеләр. Шактый гына акча калды, без аны Әмиргә мирас итеп рәсмиләштереп куйдык.

Шалтыратулар күп булды, күчтәнәчләр җибәреп тордылар. Битараф булмаучылар бихисап икән. Мәсәлән, Әмиргә 7 яшь тулгач, Дилбәр исемле ханым Әмирне көн саен иртән апаларыннан килеп алып, мәктәпкә илтеп, мәктәптән каршы алып, өенә кадәр алып кайтып йөрде. Бер тиен алмады, болай гына ярдәм итте.

Айгөлнең сыйныфташлары, авыл үзидарәсе рәисе, Айгөлнең әнисенең сыйныфташлары акчалата булышты, чардуган, таш ясаттылар.

Тапшыру чыкканнан соң Айгөлгә кыйммәтле яхшы уколлар кададылар. Без инде рәхәтләнеп китмәсме, исән калмасмы, дип өметләндек. Үзен барып күргәч, и, Аллага шөкер, рәтләнә икән Айгөл дип сөендек. Кәефе әйбәт иде, яшисе килде аның.

Андрей Малахов белән алар гел хәбәрләшеп, телефоннан сөйләшеп торды. Без баштагы мәлдә үзебезне өлкән кешеләр дип хис иттек, баланы карый алырбызмы, булдыра алырбызмы дип уйладык. Үзебезнең балаларны үстердек, укыттык, өйләндердек. Дүрт оныгыбыз бар. Шулай да, эчтән генә Әмир безгә калыр инде дип уйладык.

Әмир үз әтисе турында: «Әтине җенем сөйми»
— Айгөл апа үлгәннән соң Әмирнең үз әтисенең килеп хәлен белгәне юкмы?

— Юк, бер тапкыр да килмәде. Әмир үз әтисе барлыгын белә, һәрчак: «Әтине җенем сөйми», — дип әйтә. Әтисен бер тапкыр да күргәне юк аның. Әмирнең әтисенә карата зур нәфрәте бар. «Үскәч, мин аны барыбер табам, кирәген бирәм әле», — дип әйткәне булды.

Мин инде: «Алай димә, синең аны күргәнең юк, ул әйбәт кешедер, әниең белән торып китә алмагандыр, мөмкинлеге генә юктыр. Син үсәрсең, ул да олыгаер, күрешерсез. Аннан да якын кешең юк бит, ул синең үз әтиең. Төсе-битең белән син аңа охшагансың», — дип аңлатам. Дөрес эшлим микән, белмим.

Кайтса — рәхим итсен. Улының ничек үскәнен күрсен. Без бер сүз әйтмибез. Әти нинди булса да — әти инде ул. Әнисе булмаса да, әтисен күреп торыр иде.

— Әмир сезгә ничек ияләште?

— Бала белән бабайның мөнәсәбәте бала белән ата-ананың мөнәсәбәте кебек үк түгел инде. Чагышмый. Балаларыбыз да Әмирне карашырга булыша, олы малай белән килен бу авылда тора, берәр җиргә барсак, Әмирне аларга калдырып торабыз.

Балалар белән күнегеп китәр өчен күпмедер вакыт кирәк булды. Хәзер инде ияләштеләр, бергә-бергә уйныйлар.

Узган ел җәен авырып торганда Казандагы туганнарга илттек. Баштан китмим дип елады. Бер атна Казанда торганнан соң килеп алыгыз, дип сорады. Авылда рәхәт инде, шәһәрдә контроль кирәк. Монда ул иптәш малайлары белән уйный, урамга чыга, спорт-залга йөри, мәктәпкә баралар. Җәен — сәпиттә, кышын шугалакта.

Каникулда көне буе өйдә берүзе була, күбрәк ялгызлыкны ярата ул. Курыкмый да, шикләнми дә. Кич булса да курыкмый — утны, телевизорны кабызып куя. Әнисе авырган вакытта тынычлыкта берүзе калырга өйрәнгәндер дип уйлыйбыз. Әнисе белән хастаханәләрдә, хосписта күп йөрде, күпне күрде инде ул.

Чаллыга барырга чыксак, шәһәргә бармыйм, ди. Киемнәрен дә буйга чамалап кына алып кайтабыз, авылдан бер дә китәсе килми аның.

Реклама

«Әмир әнисенең үлемен тыныч кына уздырып җибәрде»
— Әмир әнисенең авырганын күреп үсте, шулай бит.

— Әйе. Хосписта булганда әнисе соңгы тапкыр күтәрелеп караганнан соң, юл буе Әмир елап кайтты, дип сөйләделәр. Шуннан соң ул әнисе янына барырга да сорамаган.

— Әмиргә Айгөл апаның үлеме турында кайчан әйттегез?

— Үзе дә сорамады, без дә әйтмәдек. Әмирне барып алганнан соң ул хакта сүз кузгатмадык. Ләкин Әмир үзе чамалый иде ахры. Хосписта булганда ук Әмиргә әнисе турында психологлар: «Авырганын күрәсең бит, андый диагноз белән озак яшәмиләр, күккә китәчәк», — дип әзерләделәр.

Әмир бездә бераз торганнан соң әнисенең үлгәне турында язылган хәбәрне интернетта күреп, шуны укып, минем янга телефонын тотып чыкты. Әмир белән икәү елаштык. Елап, тынычланганнан соң, Әмиргә: «Син шулай буласын белә идең бит», — дидем. «Әйе», — диде Әмир. «Шуңа күрә сорамадыңмы?» — дим. «Әйе», — ди.

Тыныч кына уздырып җибәрде, елап интектермәде, «китәм» дип тә әйтмәде. Нишләп кайттым мин дигән сүз булмады. Песи баласын өйгә алып кайткач, бөтен җирне йөреп чыга да, кайда җылы — шунда барып йоклый бит, Әмир дә шул песи баласы сыман булды. Үзенә бер бүлмә бар, өйдә тыныч, кайчан тели — шунда урамга чыга.

…Хоспис Айгөлне җирләргә алып кайтырга машина бирде, мәетне шунда ук юдылар, хәзрәт дога укыды. Айгөлне әнисе янына — Иске Камка авылы зиратында җирләделәр.

Әмир белән әнисенең һәм дәү әнисенең каберләре янына барып, күреп кайттык. Алла бирса, быел җәен тагын бер барып карап кайтачакбыз.

Эш өстәлендә әнисе белән төшкән фотолары тора, дәрес хәзерләгәндә дә гел шул фотоларга карый.

«Әмирне тәрбиягә алып, батырлык эшләдек дип санамыйм»
Әмирнең психикасына зыян салмас өчен, әнисе турында Тәлгать абый белән Раушания ападан сорадым.

— Әмир әнисен исенә төшерә торгандыр инде барыбер.

— Күмәкләшеп туганнар җыелганда сөйләшәбез. Әни белән Мәскәүгә, Сочига, Казанга барган идек дип, исенә төшереп сөйли. Елап, күз яшьләрен чыгарып утырмый.

— Төшенә дә керми микән?

— Юктыр. Айгөл төшенә керсә, безгә дә сөйләр иде, мөгаен.

— Шушы вакыйгалардан соң дәүләттән тагын ярдәм булдымы?

— Мәчеттән хәер бирделәр. Ярдәм итәргә теләүчеләр булды, без рәхмәтле генә. Ләкин Аллага шөкер, үзебез мул тормыш алып барабыз.

Сез зур батырлык эшләгәнсез, диючеләр булды. Мин Әмирне тәрбиягә алуны батырлык эшләдек дип санамыйм. Үз туганыңның баласын алып, тәрбияләү бит инде ул. Сугыш заманнарында ачлы-туклы балалар өстенә балалар алып үстергәннәр бит. Хәзер үзебез тар күңелле без. Өйләребез зур, тамакларыбыз тук, ашарга бар. Үзебез дөньяга чыдый алмый торган ачулы кешеләргә әйләнәбез.

Безгә хәзер Әмирне тәрбияләүдә сабырлык кына кирәк. Дәрес караганда нервылар гына чыдасын (көлә). Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен.

Әмир класста беркемнән дә калышмый, узып та китми — бөтенесе бертигез. Инглиз теле бераз авыррак бирелә, чөнки без немец телен укыган идек, алай булыша алмыйбыз, укытучылар дәрестән соң да алып кала. Билгеләрен карап кына торабыз, «өчле»ләр ала башласа, тартырга тырышабыз, укытучыларына мөрәҗәгать итәбез.

— Әмир инде буйга шактый үскән. Аның үскәнен Айгөл апа да күрергә хыяллангандыр инде…

— Әйе. Әмирнең институтка укырга кергәнен күрергә хыялланды. Ул диагноз белән Айгөл шактый озак — 4,5 ел яшәде. Табибларга алданрак күренгән булса, бәлкем соңгы стадиягә кадәр дә җитмәгән булыр иде. Ләкин ул инде табибларга күренгәндә соңга калган — шеш үскән булган.

Өч ел үтте, тормыш дәвам итә. Башың белән җирдә йөрсәң дә, барыбер яшәргә кирәк. Әмирне кеше итәсе бар. Үсә-үсә баланың психикасы, тәртибе үзгәрә. Яхшы якка гына үзгәрсен иде, — дип сөйләде Тәлгать абый белән Раушания апа.

Әмир Фазыйлов: «Кешеләрне якларга, тәртип сакларга хыялланам»
Без килеп кергәндә Әмир дуслары белән мәш килеп уйнап йөри иде. Аны уеннан бераз бүлеп торып, аралашып алдык. Әмиргә хәзер 10 яшь, ул Теләнче-Тамак мәктәбендә 3нче сыйныфта укый. Раушания апа әйтүенчә, ул әле дә ачылып бетә алмый.

— Әмир, нинди уеннар уйныйсың?

— Дустым Данияз белән һәркөн диярлек күрешәбез. Качышлы, куып тоту уеннарын уйнарга яратабыз. Спорт-залга йөрим.

— Авылга килгәч, дуслар тиз табылдымы?

— Хәзерге дусларым белән мәктәпкә баргач таныштым, малайлар белән дуслаштык. Мин килгәндә мәктәптә бәйрәм оештырганнар иде. Бездә концертлар әле дә булгалый.

— Соңгы тапкыр нинди китап укыдың?

— Китапның исемен хәтерләмим, анда авыру кыз бар иде, әти-әнисе кызның күңелен күтәреп йөрде.

— Күңелеңә нинди дәресләр якын?

— Рәсем, татар теле, физик культура. Кышын чаңгыда шуабыз. Классыбызда балалар күп, партадашым — кыз кеше. Кайчак аннан күчергәлим дә әле (елмая). «Икеле» алганым юк, ләкин калганнардан төшеп калмаска тырышам.

— Рәсем дәресендә нәрсәләр ясадыгыз?

— Ваза, табигать, этләр ясадык.

— Музыка тыңлыйсыңмы?

— Бөтен музыканы да тыңлыйм, кайберләренә кушылып та җырлыйм әле.

— Нәрсәләр ашарга яратасың?

— Борщ, бәлеш — яраткан ризыкларым.

— Киләчәктә кем буласың килә?

— Полиция хезмәткәре булырга телим. Кешеләрне якларга, тәртип сакларга хыялланам, — дип фикерләре белән уртаклашты Әмир.

Әмирнең хыялы әнисе вафат булганнан соң да бер дә үзгәрмәгән. Андрей Малаховның тапшыруында Айгөл Фазыйлова исә улы турында мондый сүзләр әйткән булган: «Яхшы кеше булсын иде, начар юлга эләкмәвен телим. Хәзер ул полиция хезмәткәре булырга хыяллана — яхшы кешеләрне яман кешеләрдән якларга тели». Киләчәктә Әмир нәкъ әнисе әйткәнчә гадел кеше булыр, җирдә бары яхшылык кына эшләп йөрер дип өметләнәм.

Тулырак: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев