Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Яктылык кайтаргычлар булса, исән калырлар иде

    Юллар көзге сыман шома, һич йөрерлек түгел. Әле җитмәсә тиз караңгылана да. Шуңа бәйле рәвештә юл-транспорт һәлакәтләре дә, аларда зыян күрүчеләр саны да артты. Җәяүлеләр үзләре дә законга буйсынмыйлар, Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1 пунктын бозып, тәүлекнең караңгы вакытында киемнәренә яктылык кайтаргыч әйберләр беркетмиләр. Һәлакәткә юлыкмас өчен яктылык кайтаргычларның булуы җәяүлеләр...

    Юллар көзге сыман шома, һич йөрерлек түгел. Әле җитмәсә тиз караңгылана да. Шуңа бәйле рәвештә юл-транспорт һәлакәтләре дә, аларда зыян күрүчеләр саны да артты.

    Җәяүлеләр үзләре дә законга буйсынмыйлар, Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1 пунктын бозып, тәүлекнең караңгы вакытында киемнәренә яктылык кайтаргыч әйберләр беркетмиләр. Һәлакәткә юлыкмас өчен яктылык кайтаргычларның булуы җәяүлеләр өчен гаять мөһим. Киемендә андый әйберләр булган кешене руль артында утыручы ерактан ук күреп алачак. Әгәр дә машина фараларында якындагы ут янса, ара 25-40 метрдан 130-140 метрга кадәр арта, ә инде ерактагы ут янса - 400 метрга кадәр. Бу шоферга ничек итеп җәяүлене таптатмыйча, аның сәламәтлегенә зыян китермичә узып китәргә икәнлеген уйлап өлгерерлек вакыт бирә. Сәгатенә 80-90 км/сәгать тизлек белән баручы автомобильнең тормоз юлы 35-40 км. тәшкил итә.

    Ноябрь азагында 20.30да Мәскәү-Уфа юлының 811 нче километрында Мәскәү шәһәре ягыннан Уфа юнәлешендә сул яктан чит ил машинасында баручы шофер, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм бер хатын-кызны таптаткан. Җәяүле үзе дә Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1, 4.3 пунктларын бозган: аның киемендә яктылык кайтаргычлар булмаган. Аннары юлны, җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урыннан түгел, ә бәлки сулдан уңга, ике юнәлештә дә машиналар юклыгына инанмыйча, машиналар агымы уңаена аркылы чыгарга маташкан. Бу хатын-кыз фаҗига булган урында ук үлгән.

    Ноябрь азагында Мәскәү-Уфа юлының 817 нче километрында чит илдә эшләнгән йөк машинасы шоферы, Мәскәү юнәлешендә сул яктан барганда Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1 пунктын (тизлекне арттыра) бозып, җәяүлене таптата. Җәяүле дә Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1 пунктын боза (яктылык кайтаргычлары булмый) һәм аеру полосасыннан бара. Бу кеше дә фаҗига булган урында һәлак була.

    Дәүләт автоинспекциясе Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди. Кайбер очракларда кечкенә генә яктылык кайтаргыч та кешенең, бигрәк тә балаларның гомерен саклап калырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: