Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташларыбызның батырлыгы - йөрәкләребездә

Җиңү көне - елның иң мөһим, иң көтеп алынган бәйрәмнәреннән берсе. Аның башкача булуы да мөмкин түгел... Сугыш китергән яралардан әле дә булса кан саркый, сугышның хәсрәтле җиле күпме гаиләгә кагылды, күпме кеше туганнарын һәм якыннарын югалтты. Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарның исәннәр арасында булуы һәм ул дәһшәтле еллар турында сөйли алуы барыбыз өчен дә зур бәхет. Әмма, ни кызганыч, аларның сафы елның елында сирәгәйгәннән-сирәгәя бара.

Ә х м ә т җ а н о в Ф ә й з р а х м а н Әхмәтҗан улы, 1917 нче елның 15 гыйнварында туган, 104 яшь. Биектау тимер юл станциясе поселогында яши. Фронтта 1941 елның 15 нче гыйнварыннан 1945 нче елның маена кадәр булган. 6 нчы укчы дивизия составында (Ельня шәһәре), соңрак 102 нче танк дивизиясе составында көрәшкән. ”Германияне җиңгән өчен” медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Мортазин Габдрәхим Мортаза улы. 1927 елның 21 августында туган, 93 яшь. Биектау тимер юл станциясе поселогында яши. Фронтта 1943 елның октябреннән 1945 елның маена кадәр булган. Төньяк флот составында көрәшкән, 602 нче береговой батальон, артиллерист. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Мөлеков Мансур Һидият улы. 1925 елның 25 ноябрендә туган, 95 яшь. Олы Битаман авылында яши. Фронтта 1943 елның 7 июленнән 1945 елның 9 маена кадәр булган. 1 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары составында көрәшкән, 384 нче запастагы укчы, 143 нче укчы һәм 82 нче укчы полклар. Берлинда Рейхстагны штурмлауда катнашкан. II һәм III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

И б р а һ и м о в М и н һ а җ е т д и н Сәлахетдин улы, 1926 елның 15 февралендә туган, 95 яшь. Бөреле җәнлек совхозы поселогында яши. Фронтта 1943 елның 15 ноябреннән 1945 елның маена кадәр булган. Сталинград фронтында көрәшкән, 997 нче укчы полк, шәһәрләр: Мәскәү, Будапешт, Саратов. Шауляй шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак һәм көньяк-көнбатыштарак Балтыйк буенда немецлар оборонасын өзүдә катнашкан. “Германияне җиңгән өчен” медале, Верховный Башкомандующийдан Рәхмәт хаты, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Реклама

Парфенова Анастасия Ильинична. 1921 елның 15 августында туган, 99 яшь. Биектау тимер юл станциясе поселогында яши. Бөек Ватан сугышында 1942 елның июленнән 1945 елның маена кадәр булган. 534 нче истребительләр авиация полкы, Благовещенск шәһәре. “Германияне җиңгән өчен” медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Рамазанов Гомәр Рамазан улы, 1924 елның 30 декабрендә туган, 96 яшь. Ямаширмә авылында яши. Фронтта 1942 елның октябреннән 1945 елның маена кадәр булган. 830 нчы укчы полк, 238 нче укчы полк, аерым чаңгычылар батальоны. Сугышның башыннан ахырына кадәр минометчы булган. II һәм III дәрәҗә Дан ордены, “Батырлык өчен”, “Кенигсбергны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Лядков Павел Петрович, 1927 елның 11 июлендә туган, 93 яшь. Биектау авылында яши. Фронтта 1943 елдан 1945 елның 9 маена кадәр булган. 1 нче Украина фронты составында көрәшкән, НКВД эчке гаскәрләрнең 169 нчы укчы полкы. “Сугышчан казанышлары өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Баранова Анастасия Павловна, 1924 елның 24 апрелендә туган, 97 яшь. Биектау тимер юл станциясе поселогында яши. Ул чордагы барлык яшьләр кебек үк, Анастасия дә фронтка ыргылган. Аның фашист басып алучыларын тизрәк тармар итүгә үз өлешен кертәсе килгән. 1943 елдан 1945 елга кадәр чакырылу буенча Чабаксар янындагы авиабомбалар чыгаручы Хәрби Яшерен заводның пропусклар бюросы өлкән дежурные булып тылда хезмәт итә. 1946 елның гыйнварыннан 1949 елның гыйнварына кадәр Казан шәһәрендәге 40 нчы Дары заводында яшерен бүлектә радиограммаларны шифрлаучы булып эшли. 1949 елда гаилә хәле буенча демобилизацияләнә. 1950 нче елда телеграфист булып почта элемтәсенә урнаша һәм анда 42 ел эшли. “Сугышчан казанышлары өчен”, “Сталинград оборонасы өчен”, “1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев