Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • "Ябык тимер юл кичүенең ачык проблемасы"

    «Кайчан тимер юл кичүе ачылыр?». Әлеге сорау барлык Биектау районы халкын борчый. Кичү бер айдан артык ябылган иде, ачылу-ачылмавы әле һаман билгеле түгел. Бүген Биектауда яшәүчеләр әлеге кичүнең ачылуын өмет итеп пикетка чыктылар. - Полиция участогы, хастаханә, барлык администрация биналары барысы да тимер юл станциясе бистәсендә урнашкан. Әйтик, башкарма комитеттан...

    «Кайчан тимер юл кичүе ачылыр?». Әлеге сорау барлык Биектау районы халкын борчый. Кичү бер айдан артык ябылган иде, ачылу-ачылмавы әле һаман билгеле түгел.

    Бүген Биектауда яшәүчеләр әлеге кичүнең ачылуын өмет итеп пикетка чыктылар.

    - Полиция участогы, хастаханә, барлык администрация биналары барысы да тимер юл станциясе бистәсендә урнашкан. Әйтик, башкарма комитеттан алган бер документны дәлилләү өчен тимер юл кичүенең икенче ягында урнашкан бинага барыр өчен кичү аркылы гына чыгасы урында, әллә никадәр ара урап, нотариль конторага барырга кирәк. Аннан соң кире документны администрациягә кертәсе бар. Шулай шактый гына километр үтәргә туры килә.

    Биектау авылында яшәүче Андрей Цветоков менә нәрсә ди:

    - Хәзерге вакытта кичү эшли торган халәттә. Ут, тавыш сигналлары, шлагбаумнар урнаштырылган. Күптән түгел генә кичүне ремонтладылар. Барысы да яхшы иде. Кичү ябык булгач урап узарга туры килә. Ә бу 20 км га якын юл дигән сүз. Аннан соң Дөбьяз ягына китә торган светофорда зур бөке җыела башлады. Полиция участогы, хастаханә, барлык администрация биналары бер якта, пожар бүлеге, спорт һәм боз сарае икенче якта.

    Биектау Үзәк хастаханәсендә психиатр-нарколог улып эшләүче Рәйсә Галимова ашыгыч ярдәмнең соңрак килүе турында искәртә:

    - Ашыгыч ярдәм һәрвакытта да иң кыска юл белән барырга тырыша. Ә кичүнең икенче ягындагы авыру янына элек 4 минутта барып җитәргә мөмкин булса, хәзер иң тиз дигәндә 20 минут вакыт кирәк.

    Башкарма комитет җитәкчесенең урнбасары Дамир Шәйдуллин район администрациясенең дә тимер юл кичүе өчен көрәшүен белдерде:

    - Район хакимияте тарафыннан да кичү ачылсын өчен көч куела. 11 октябрьдә "Россия тимер юллары"ннан 8 октябрьдә кичүнең билгесез вакытка кадәр ремонтка ябылуы турында хат алдык. Хаттан соң, кичүне ачуны сорап, Татарстан Президентына хат юлладык. Хәзерге вакытта сорау ачык булып кала. Ләкин шунысын әйтергә кирәк, рәсми рәвештә дә ашыгыч ярдәм хезмәтләренең гадәттән тыш хәл булган урынга килеп җитү вакыты озынаюы факт. Ә бу бер дә әйбәт күренеш түгел.

    Тимер юл кичүе белән ни булыр, анысын вакыт күрсәтер. Әммә Биектауда яшәүче халык әле бирешергә җыенмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: