Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Яңарыш сизелә

    Седмиозерка ирләр монастыреның 400 елдан артыклык тарихы һәм могҗизасы бар. Шушы гасырлар дәверендә ул ниләр кичергән дә, бу җирләр ниләр белән дан тота соң? Кайчандыр, 17 нче гасырда, әлеге территориягә дәрвиш монах Евфимий килгән. Риваятьләргә караганда, ул күңеленә Тәңре иңдергән теләк буенча шушында тукталырга булган. Аның янына монах булырга җыенучы...

    Седмиозерка ирләр монастыреның 400 елдан артыклык тарихы һәм могҗизасы бар. Шушы гасырлар дәверендә ул ниләр кичергән дә, бу җирләр ниләр белән дан тота соң?

    Кайчандыр, 17 нче гасырда, әлеге территориягә дәрвиш монах Евфимий килгән. Риваятьләргә караганда, ул күңеленә Тәңре иңдергән теләк буенча шушында тукталырга булган. Аның янына монах булырга җыенучы башкалар да арынлап нигез кора башлаган.

    Тиздән биредә Седмиозерка ирләр монастыре калкып чыккан. Әлеге җирләрдә гыйбадәт кылулар дүрт гасырдан бирле алып барыла. Монастырьда дүрт гасырдан бирле илебезнең һәм чит илләрнең төрле почмакларыннан зиярәт кылучыларны - хаҗиларны кабул итәләр.

    - Монастырьның эшли башлавы, елъязмаларга караганда, 1613-1615 елларга туры килә, - дип аңлатты чиркәү рухание, Авраамий атакай. - Безнең тарихыбыз бик зур.

    Шушы гасырлар дәвамында монастырьның төп ядкарьләреннән берсе - Смоленск Алла Анасы иконасы, хәзер ул Седмиозерный дип йөртелә. Риваятьләргә караганда, әлеге икона кайчандыр Казанны чумадан коткарган. Шул вакыттан монастырьның эшләре алга китә. Бирегә меңләгән зиярәт кылучылар агыла, ә территорияләр шактый киңәйтелә.

    - Үләт чиреннән Казанны нәкъ менә ул коткарды да инде. Һәм шуны истә тотып, ул вакытта хакимлек иткән архиерей тарафыннан ел саен тәре йөрешләре билгеләнә, - дип сөйләде Авраамий атакай.

    Әмма бу җирләрнең тарихында фаҗигале вакыйгалар да бар. Революциядән соң күп тә үтми, монастырь бөлгенлеккә төшә. Чиркәүдәге бик күп кыйммәтле әйберләрне тартып алалар, ә нәрсәнедер утта яндыралар... Монастырьның Смоленск соборы әле җимерелгәнгә кадәр үк күңелсез яктан таныла. Аның диварлары янында большевиклар монахларны һәм монастырьны җимерүгә каршы төшкән кешеләрне аталар.Әмма мондагы җиргә турылыклы булган монахлар туган җиргә әверелгән территориядән беркая да кимтиләр. Кайбер ядкарьләрне могҗиза белән булса да коткарып калалар.

    - Бөек Евфимий - безнең монастырьга нигез салучы иконасы. Ул шул көннәрдән бирле сакланып калган. Иконаны чиркәү ябылганда коткаралар, - диде Авраамий атакай.

    Бүгенге көндә монастырь, акрынлап булса да, яңара. Чиркәүләрне бөтен кеше ярдәмендә торгызалар. Бирегә тагын дин тотучылар йөри башлаган. Бу урыннарны тарих белгечләре дә тикшерә икән. Зур дөнья ыгы-зыгысыннан еракта урнашкан әлеге җирләр елның елында зиярәт итүчеләрне үзенә күбрәк җәлеп итә бара.

    Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА

    Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: