Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Ветераннар китә, мәңгелеккә китә...

Районыбызда Бөек Ватан сугышы мәхшәрен җилкәләрендә татыган, аның бар авырлыкларын кичергән һәм соңыннан илебезне хәрабәләрдән торгызуда катнашкан ветераннар санаулы гына калып бара. Бу атнада Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Павловна Баранова да арабыздан китте.

Анастасия Павловна 1924 елның 24 апрелендә Чуаш Республикасында туа. Узган гасырның 20 нче елларында туганнарга язмыш мәңге онытылмаслык авырлыклар бирә. Анастасия мәктәпне тәмамлаганнан соң төзелеш техникумына укырга керә. Әмма сугыш аңа техникумны тәмамлап чыгарга мөмкинлек бирми. 17 яшь тулгач та ул фронтка китәргә, фашист илбасарларыннан туган илне сакларга омтыла. Хәрби комиссариатка баргач, яшь көчләр тылда да бик кирәк дип, аның гаризасын кабул итмиләр. Анастасиянең абыйсы аңа хәрби заводка эшкә урнашырга ярдәм итә. 3 ел дәвамында кыз корал ташый торган хәрби вагоннарга авиабомбалар төяп тора. Хәрби заводта берничә тапкыр шартлаулар була. Шулай итеп, фронтта гына түгел, ерак тылда да бомба шартлаудан кешеләр үлә.

1943 елда Анастасия Баранованы Эчке эшләр халык комиссарлыгы частьләренә (НКВД) чакырып алалар һәм ул илне сакларга ант бирә. 1943 - 1945 елларда Анастасия Чабаксар янындагы авиабомбалар эшли торган яшерен хәрби заводның пропусклар бюросында өлкән кизү торучы булып эшли. 1945 елда Казандагы хәрби госпитальдә ята. Шулай итеп, кыз Татарстан башкаласына килә. Госпитальдә терелеп чыкканнан соң 1946 - 1949 елларда Казан күкерт заводының яшерен бүлегендә яшерен шифрлы радиограммаларны танучы (расшифровщик) белгеч булып эшли. Аның кабинетына Совет Армиясендә хезмәт итүче өч кенә кешенең керергә хакы була. Анастасия көне-төне радиограммалар укый. Хезмәт иткән чорында яшерен документларны фаш итмәскә ант иткән кыз тыныч тормышта да хәрби антына тугры кала.

Анастасия Павловна фашистларга каршы фронтның үзендә көрәшергә өлгерми кала. Әмма аны сугыш кырында көрәшкән хәрбиләргә генә бирелә торган медальләр белән бүләклиләр. «Хәрби казанышлары өчен», «Сталинград оборонасы өчен», «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре шундыйлардан.

Реклама

1949 ел башында Анастасия Павловна демобилизацияләнә. 1950 елда ул телеграфистлар курсын тәмамлый һәм элемтә бүлегенә эшкә урнаша. Элемтә бүлегендә 40 елдан артык хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та Анастасия Павловна үзенең хезмәттәш дусларын сагынып, аларны еш кына кунакка чакырып яши.

Узган ел аны туган көне белән котлаганда шаяртып та алган иде: “100 еллык юбилеема да күп калмады, нибары өч кенә ел”. Әмма ул үзенең чираттагы юбилей көненә кадәр яши алмады. Кызганыч, ХХ гасырда дөнья күләмендә дан-шөһрәт алган буын китеп бара. Без аларның батырлыгын киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы арадашчы буын.

Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев