Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Ветераннар батырлыгы мәңге онытылмас

96 нчы яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны Минһаҗетдин Ибраһимов вафат булды.

Минһаҗетдин Сәлахетдин улы 1926 нчы елның 22 нче февралендә Биектау районының Ташлы Кавал авылында туа. 1942 нче елда аны Арчага хезмәткә чакырып алалар, хәрби эшкә өйрәтәләр. Башкалар белән беррәттән Минһаҗетдин Сәлахетдинович агач аудара, землянкалар төзи, танкка каршы канаулар, окоплар казый, пулеметтан атарга өйрәнә. 1943 елның сентябрендә аны фронтка җибәрәләр, ул 997 нче полкта рядовой булып хезмәт итә. Минһаҗетдин башта Мәскәү астында, аннары Балтыйк буенда хезмәт итә. Литва, Венгрия, Польшаны азат итүдә катнаша, Германиягә кадәр барып җитә. Минһаҗетдин кулына корал тотып, беренче тапкыр көрәш кырына чыгуын бер дә онытмый. Яшь сугышчылар, курку хисен җиңү өчен йөзәр грамм аракы эчеп, тәҗрибәле фронтовиклар белән иңгә иң куеп дошман утына каршы ташланалар. Пулялар сызгыра, бертуктаусыз пулеметлар тырылдый. Яшь сугышчылар бер-берсеннән аерылмаска тырышалар. Барысы белән бергә Минһаҗетдин дә йөгерә. Аның беренче сугышчан чыныгуы шундый була.

Солдат Ибраһимов ике тапкыр яралана, икенче тапкыр бу үзенең туган көнендә була. Исән калгач, ул моны икенче тапкыр туу дип исәпли. Җиңүне Германиядә каршылый. 1945 нче елда аны Мәскәүдә госпитальгә салалар. Хирурглар аягын кисәргә туры килер, диләр. Әмма Кунцеводан бер табиб, 19 яшьлек егетне күргәннән соң, мин сиңа үзем булышырмын, операциягә ризалык бирмә, дип киңәш итә. Һәм ул чынлап та булыша. 1945 нче ел азагында Минһаҗетдин, култык таягы белән булса да, өенә үз аякларында әйләнеп кайта. Ә аягыннан, бик тирән кергәнлектән, мина кыйпылчыгын ала алмыйлар, ул шунда кала.

Сугышчан казанышлары өчен М.Ибраһимов I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков һәм “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Документлары арасында Шауляй шәһәре янында Балтыйк буенда немецлар оборонасын өзгән вакытта күрсәткән геройлыгы һәм батырлыгы өчен 1944 нче елның 8 октябрендә бирелгән Сталинның Рәхмәт хаты кадерләп саклана.

Дәвалау учреждениесеннән чыкканнан соң ул Сызрань шәһәренә китә һәм анда сланец шахталарында эшли. Аннары Кемерово өлкәсе тимер юлында хезмәт куя.

Реклама

1 9 5 1 н ч е е л н ы Минһаҗетдин авылдашы Тәскирә Гыйлаҗиевага өйләнә. Яшь гаилә бәхетне чит җирләрдән эзләп карый - алар ике ел Себердә эшлиләр, әмма чын бәхетне барыбер үз районнарында гына табалар. 1953 нче елда Бөреле җәнлек совхозы бистәсенә кайтып төпләнәләр. Минһаҗетдин “Бөреле” совхозының төзелеш бригадасында эшли башлый, күпмедер вакыт узганнан соң аны бригадир итеп куялар.

“Хезмәт ветераны” медале, бик күп Мактау грамоталары, “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Социалистик ярышта җиңүче” билгеләре белән бүләкләнгән. М.Ибраһимов берничә тапкыр “Иң яхшы төзүче” исеменә лаек була.

С о ң г ы в а к ы т л а р д а Минһаҗетдин Сәлахетдин улы үзен бик начар хис итә. 2022 елның 16 нчы мартында ул хастаханәдә үлә.

Соңгы ике елда 10 Бөек Ватан сугышы ветераны безнең аралардан китте. Бөек Ватан сугышы ветераннарына мәңгелек дан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев