Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Ватаныбызның диңгез киңлекләрен алар саклый

19 март - Россия хәрби диңгез флоты тарихында үзенчәлекле көн. Моннан 115 ел элек император Николай II 1902 - 1905 елларда су астында уңышлы гына хезмәт итеп килгән, мина йөртә торган 20 су асты көймәсен аерым хәрби көч итеп формалаштыру турында Указга кул куя. Су асты көймәләре, нигездә, хәрби корал итеп кулланыла. Хәрби моряк исемен горур йөрткән, су асты көймәләре дивизиясендә хезмәт иткән, үзенең озак еллар гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, хәрби диңгез флотын яраткан, традицияләрен хөрмәт иткән ир-егетләр 19 мартны да үзләренең бәйрәмнәре итеп кабул итәләр. Бу чын ир-егетләр, Ватанның чын патриотлары, диңгезләр, океаннар романтиклары бәйрәме.

Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләрне хәрби-диңгез флотының иң затлы составы дип юкка гына әйтмиләр. Субмариналарда хезмәт итәргә акыл һәм физик яктан сау-сәламәт, чыдам булган матрос, мичман  һәм  офицерларны гына  гына алалар. Андыйлар безнең Биектау районында да байтак. Андрей Кавдейкин шундыйларның берсе.  Хәрби-диңгез флоты тарихындагы истәлекле дата уңаеннан без аның белән якыннанрак танышырга уйладык һәм су асты көймәсендә хезмәт итүенең барлык нечкәлекләре һәм авырлыклары турында уртаклашуын сорадык.

Андрей Кавдейкин хәрби хезмәткә 1995 елда Оренбург өлкәсеннән чакырыла. Ул кечкенәдән моряк булырга, хәрби диңгез флотында хезмәт итәргә  хыяллана.  Аның балалык хыялы тормышка аша.

“Мин әле кечкенә чагымда ук диңгездә корабльдә йөзәргә хыялландым. Су асты көймәсендә түгел, су өстендә йөзә торган корабльдә хезмәт итәргә теләдем. Кайда, кайсы диңгездә йөзгәнемне беләсем, диңгез өстен күзәтәсем, су өстеннән кояш чыкканын һәм батканын күрәсем килде. Әмма мине су асты көймәләре дивизиясендә хезмәт итәргә алдылар”, - ди запастагы мичман Андрей Николаевич Кавдейкин.

Шул көннән башлап, Андрей беркайчан да су асты көймәсенә килеп эләгүенә үкенми. Моряк булып ул  Кронштадта -  Балтик  флотында хезмәт итә. Соңыннан, хәрби хезмәттә калу максаты белән,  мичманлыкка укый һәм алга таба хезмәт итәр өчен  контракт төзи. Аны Кызыл Байраклы Төньяк флотка -   «Оренбург» су асты атом көймәсенә хезмәткә җибәрәләр.  Хезмәт итү чорында Андрей Николаевичка зур гына сынаулар аша узарга туры килә.  

“1998 елда диңгездә чагында су асты көймәсенең борт арты эшермәсе (клапан-задвижка) атылып чыкты. Көймә бүлекләренә 25 тоннадан артык су керде. Тагын 2 тонна кергән булса, су люкларны да алып ташлар иде һәм көймәнең барлык бүлекләре су белән тулган булыр иде. Бу очракта инде көймә батып, без дә үлемгә дучар ителгән булыр идек.  Безне могҗиза гына коткарып калды. Көймәдә басым көйләү механизмы эшләп китте. Көймә экипажының, морякларның бер-берсе белән килешеп, ипле генә эшләве нәтиҗәсендә без көймәне дә, үзебезнең гомерне дә саклап калдык”, - дип искә ала Андрей Кавдейкин.  

Көймәдә су да, ут та бер үк дәрәҗәдә куркыныч. “Янгын чыккан очраклар да булгалады, - ди запастагы мичман. – Ике тапкыр ут капты. Икесендә дә янгынны үз көчебез белән сүндердек. Көймәнең үзенең гадәттән тыш хәлләр хезмәте бар. Хәлиткеч вәзгыять туганда һәрвакыт алар ярдәмгә килә. Аларны “Үлмәс дивизия” дип тә йөртәләр”.

Су астында ни генә юк! Алар барысы да көймәнең ныклыгын сыный. Андрей Кавдейкин хезмәт иткән көймә  айсберг белән дә очраша, аңа килеп бәрелә. Көймә радары айсбергны абайламый кала, шул сәбәпле су астындагы бозга бәрелә. Бу очракта да «Оренбург» көймәсе үзенең чыдамлыгын күрсәтә. «Оренбург» су асты атом көймәсе хәрби походларда да катнаша.

Реклама

“Без Баренц диңгезеннән Яңа җир утравының атом полигонына ракета җибәрдек. Ракетаның эчендә атом юк иде, кыскасы “кысыр” ракета иде ул.  Ракета уңышлы гына максатына барып иреште. Без ул вакытта тулы хәрби әзерлек сызыгына куелган идек”, - дип дәвам итә Андрей Кавдейкин.   

Су асты атом көймәсендә хезмәт иткән елларын Андрей Николаевич  горурлык хисләре белән искә ала. Чөнки үзенең хезмәттәшләре һәм субмарина турында анда барытик уңай тәэсирләр генә саклана.  Моряклар хезмәте белән бәйле традицияләрне дә елмаеп искә ала ул бүген.

Диңгезгә беренче тапкыр чыккан һәркем морякка багышлау йоласын узарга тиеш. Морякка  диңгез суын бирәләр. Көймә су астында булганлыктан, диңгез суы да бик салкын, өстәвенә, бик тозлы да әле. Егет туктамыйча эчеп бетерергә тиеш.  Карышып булмый, чөнки сине экипаж күзәтә, алар барысы да сине алкышлый, “Әйдә-әйдә”, дип көч биреп тора. Эчәсең инде, берни эшли алмыйсың, - ди, елмаеп, Андрей Кавдейкин. – Айлар буе ябык пространствода яшәү синнән салкын канлылык, сабырлык, чыдамлык таләп итә. Нәкъ менә шундый сыйфатлар халиткеч вакыйгалар килеп чыкканда су асты  атом көймәсен, аның экипажын саклап калырга ярдәм итә дә инде”.

Бер гасырдан артык инде илебезнең курку белмәс ир-егетләре чиксез диңгез киңлекләрендә, океан тирәнлегендә Ватаныбызның тынычлыгын саклап хәрби бурычларын үтиләр,  флотның данлы традицияләрен дәвам итәләр. Алар арасында райондашларыбыз да бар иде һәм бүген дә бар. Без алар белән чиксез горурланабыз.

 

Эрнест Абдулаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев