Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • "Ватан" фестивале талантларны җыя (ФОТО)

    Бүген Биектау районында "Ватан" дип аталган район халык иҗаты фестивале узды. Әлеге чарада Биектау районы мәктәпләре укучылары катнашты һәм ул Биектау районы халыкларының милли мәдәни традицияләрен торгызу максатларында уздырылды. Фестиваль 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырыла. Аның оештыручылары һәм гамәлгә куючылары - Биектау муниципаль районы мәгариф бүлеге һәм...

    Бүген Биектау районында "Ватан" дип аталган район халык иҗаты фестивале узды. Әлеге чарада Биектау районы мәктәпләре укучылары катнашты һәм ул Биектау районы халыкларының милли мәдәни традицияләрен торгызу максатларында уздырылды. Фестиваль 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырыла. Аның оештыручылары һәм гамәлгә куючылары - Биектау муниципаль районы мәгариф бүлеге һәм "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр Үзәге.

    Әлеге фестиваль - патриотик мәсьәләләрдә, Туган як тарихын өйрәнүдә, мәдәни мирасны саклауда һәм популярлаштыруда балалар үсешенә йогынты ясауның үзенчәлекле формасы, бу дуслык һәм толерантлык өчен милләтләр маршы, дип белдерәләр фестивальне оештыручылар.

    Фестиваль берничә номинациядә уздырылды: вокал-соло, дуэтлар, ансамбльләр, нәфис сүз.

    "Биектау ТВ" каналында "Яшьләр яңалыклары"н алып баручы Энҗе Гәрәфиева "COLOR MUSIC" ансамбле составында беренче урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: