Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Уңышлы эшли

    Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның берсе Олы Кавал авыл җирлегенең Чуваш Иле авылында. Егерме баш мөгезле эре терлектән тыш, хуҗалыкта сарыклар һәм кош-корт та асрыйлар. Гаилә башлыгы - Рәшит Гыйззәтуллин. Элек ул "Чулпан" колхозында бригадир иде, ә 1999 елдан үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгын оештырып җибәрде. Гыйззәтуллиннар гаиләсе узган ел халыкка...

    Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның берсе Олы Кавал авыл җирлегенең Чуваш Иле авылында.

    Егерме баш мөгезле эре терлектән тыш, хуҗалыкта сарыклар һәм кош-корт та асрыйлар. Гаилә башлыгы - Рәшит Гыйззәтуллин. Элек ул "Чулпан" колхозында бригадир иде, ә 1999 елдан үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгын оештырып җибәрде. Гыйззәтуллиннар гаиләсе узган ел халыкка 52 центнер ит, 420 центнер сөт, шулай ук башка төрле авыл хуҗалыгы продуктлары һәм гөмбә сатты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: