Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Ул кыю көрәшкән дә, туган җирендә тырышып эшләгән дә

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан без Бөек Ватан сугышы ветераннары турында язуыбызны дәвам иттерәбез. Бу юлы безгә үзенең әтисе турында Биектау авылында яшәүче Александр Савельев сөйләде.

Александр Савельевның балачагы сугыштан соңгы елларга туры килгән, шунлыктан ул әти-әнисе кичергән барлык авырлыклар, газаплар турында нәкъ менә алардан ишетеп үскән. Әтисе малайның тормышында үрнәк алырлык герой була, ул аның белән горурлана. Борис Петрович сугыш кырында кыю сугышчы булса, тыныч тормышта ул тырыш хезмәтчән, гаилә җанлы ир, ата була. Әтисе турындагы истәлекләр гомер буена саклансын өчен, Александр Борисович аның тормыш юлы турында сөйләргә кирәк, дигән карарга килгән. Александр Савельев янына кунакка килгәч, без дә әтисенә бирелгән бик күп медальләрне, фронтта төшкән фотосурәтләрне, бүләкләү кәгазьләрен күрдек. Аның әтисе - сугыш каһарманы, чын герой.

Борис Петрович 1925 нче елның 4 нче ноябрендә Биектау районының Камаево авылында туган. 11 яшендә әтисез калган. 1943 елның гыйнварында 17 яшьлек егетне Совет Армиясе сафларына чакырып алалар. Берничә ай танкистлыкка өйрәтәләр дә, аннары алгы сызыкка җибәрәләр. Ул Белоруссия фронтындагы сугышларда катнаша. Өч тапкыр яраланса да, дәваланып алганнан соң тагын сафка баса.

1944 елның октябрь башларында Польша территориясендә берничә көнгә сузылган каты сугышлар бара. Борис Петрович үзенең танк экипажы составында дошманга каршы геройларча көрәшә. 4 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр ул “Тигр”, “Пантера” тибындагы немец танкларын, үзйөрешле “Фердинанд” пушкасын атып тончыктыра, дошманның 6 контрһөҗүмен кире кайтара һәм 95 немец солдатын һәм офицерын юк итә. Тиңдәше булмаган шушындый батырлыгы, кыюлыгы һәм тәвәккәллеге өчен аны Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр.

Башыннан нинди генә авырлыклар узса да, Борис Савельев сугыш турында бер дә сөйләргә яратмаган. “Мондый рәхимсез, дәһшәтле сугышта исән калулары бик авыр булды” - сөйләгән очракта да бары менә шушы берничә сүз. Фронттан әнисенә язган хатларында да беркайчан да зарланмаган. Ул көрәшә-көрәшә Германиягә барып җиткән. Ә 1945 нче елда өенә әйләнеп кайткан. Сугыш тәмамланганда Борис Савельев гвардия өлкән сержанты званиесендә була. Сугыштан соң Усад училищесын тәмамлый. Көрәш кырында танкист булган бик күпләр кебек, башта тракторчы, аннары бригадир булып эшли.

Реклама

- Минем әти тракторчы булып эшләде. Аның “ДТ54” тракторында эшләгәне һәм бу тракторның кабинасында ишеге булмавы хәтердә. Алар бу тракторда ике кеше, сменалап, 12шәр сәгать эшлиләр иде. Әйтик, әти көндез эшләсә, икенче тракторчы төнгә чыга. Алар колхоз басуларын сөрделәр, иген чәчтеләр, уңышны урып-җыйдылар. Авылдан бик ерак булган басуда эшләгән вакытларында мин аңа ашарга илтә идем, - дип сөйләде ул чактагы вакыйгалар турында Борис Савельевның улы Александр Савельев.

Борис Савельев сугышта ничек курку белмәс, кыю булса, гадәти тормышта да шундый ук була. Гомере буена туган ягының иминлеге, тынычлыгы, бәхете өчен көчен кызганмый эшли һәм шуның өчен бик күп бүләкләргә лаек була.

Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев