Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ул бүген хәрби постта

    Без бүген медицина өлкәсенең алгы сызыгында халыкка ярдәм күрсәтүче кешеләр турында язмаларыбызны бастыруны дәвам иттерәбез. Көн саен район буенча йөзәрләгән кеше “ашыгыч ярдәм” табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Телефоннан «03» номерын җыеп шалтыраткан һәр кеше иң элек Нина Михайловна Гритчина тавышын ишетә. Ул Үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә диспетчер булып эшли.

    Нина Михайловнаның бер генә минут та телефоннан аерылып торганы юк. Шалтырату артыннан шалтырату. Тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, телефон бер генә дә тынып тормый. Диспетчерлар 12 шәр сәгать эшли. Бер 8 дән икенче 8 гә кадәр. Алар шалтырату гына кабул итеп утырмыйлар, кешенең хәлен беләләр, авыруы турында тәфсилләп сораштыралар, тынычландыралар, авыруның хәле кискен булганда ашыгыч ярдәм җибәрәләр.

    2020 елда шалтыратулар берничә тапкырга арткан. Өстәвенә, табиблар да җитешми. Аларның күбесе госпитальгә күчерелгән. Диспетчер да, киңәшче дә, табиб та буласың икән, диләр станция операторлары.

    «Авырулар белән сөйләшергә дә авырлашты соңгы вакытларда. Чөнки һәркем вәсвәсәлеккә бирелә, үзендә, һичшиксез коронавирус инфекциясе дип уйлый. Гади генә тамак-тын юллары авыруы булса да. Авыручылар үзләрен хастаханәгә салуларын үтенәләр, амбулаториядә дәваланырга куркалар. Ә без кешенең нинди халәттә икәнлеген тавышыннан ук аңлыйбыз инде хәзер”, - ди Нина Гритчина.

    Ни генә булмасын Нина Гритчина авыру кеше белән уртак тел табарга тырыша. Ул инде күптән үз эшендә оста психологка әйләнгән. Бусы да тәҗрибәле медицина хезмәткәренә генә хас сыйфат. «Ходай биргән табиб ул» - диләр аның турында күп санлы рәхмәтле пациентлары һәм кайчандыр Нина Михайловнадан осталык дәресләре алган коллегалары.

    Нина Михайловна үзе Яшел Үзәндә медицина училищесында фельдшерлык бүлеген тәмамлый. Юллама белән Биектауга килә. Ул Биектауда тәҗрибәле табиб Нурия Низамова кулы астында эшли. Остазыннан һөнәренең иң яхшы сыйфатларын гына туплаган Нина Михайловна бүген үзе яшьләргә медицина һөнәренең нечкәлекләрен төшендерә.

    “Минем беренче остазым Нурия Низамова һәрвакыт әйтә иде: әгәр авыру янына баргач аның хәле сине шөбһәгә сала икән, беркайчан да өендә калдырма, табибка алып кил. Чөнки төрле хәлләр булырга мөмкин. Кеше гомере кыл өстендә генә. Табиб яхшылап карар, диагноз куяр. Остазымның шул киңәшләрен гомерем буе хәтердә саклыйм, ул әйткәнчә эш итәм. Мең рәхмәт аңа, - ди Нина Гритчина. - Мин бүген тормышымны үземнең коллективымнан башка күз алдына да китерә алмыйм. Безнең коллектив әгъзалары үзара дус-тату эшли. Барысын да яратам һәм хөрмәт итәм”.

    Район үзәк хастаханәсе дә Нина Михайловна кебек тәҗрибәле фельдшерга бик рәхмәтле. 2021 елның апрель аенда Биектауга килеп эшли башлавына да 36 ел була инде. Шул еллар эчендә аның кулыннан меңәрләгән кеше язмышы узган, аларның һәрберсе район фельдшерына мең рәхмәтле. Ә бүгенге көндә Нина Гритчина һәм аның бик күп коллегалары үзләрен хәрби хезмәттә кебек хис итә, алар һәр секунд постта тора. Бу минутта да кемдер телефон элемтәсенең теге башында фельдшерга ялвара: “Ярдәм итегез, зинһар, доктор. Минем үләсем килми”.

    Энҗе ГАРӘФИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: